ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

“Барыбер сәхнә юлын сайлар идем”

 

Тинчурин театрының яшь актрисасы Айсылу Мөсәлләмова­га, театрга эшкә килү белән, чибәр, хыялый кыз образларын ышанып тапшыралар. Күпчелеге – җырлы рольләр. Балалар әкиятеннән соң көтмәгәндә “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр дә булып куя ул. Җыр­ларга хыялланган, әмма җырчы булырга теләмәгән кыз бүген икеләтә бәхетле: Айсылу – җырчы-актриса. Әмма ул моның белән генә чикләнми, яңа һөнәрләр дә үзләштерә. Буш вакытында фотога төшерергә, аларны эшкәртергә өйрәнә һәм җырлар иҗат итә икән. Айсылу белән якыннанрак танышырга булдык.

4-3

– Кем ул – Айсылу Мө­сәл­ләмова?

 
– Мин – Башкортстан Ре­спубликасының Илеш районында урнашкан Карабаш авылы кызы. Гаиләдә без өчәү, мин – уртанчы бала. Урта мәктәпне тәмам­лагач, Казан дәүләт мәдә­ният һәм сәнгать университетына, театр факультеты­ның эстрада бүлегенә укырга кердем. Җитәкчебез – Салават абый Фәтхетдинов иде. Ә холкыма килгәндә, Кәҗәмөгез йолдызлыгы ас­тында туганга, бар нәрсәгә дә аек акыл бе­лән карарга тырышам. Хис-тойгылар беренче урынга менсә, төрле күңелсез хәл­ләргә юлыгырга мөмкин дигән уй яши миндә.

 
– Сезнең беренче ролегез балалар әкиятендә булды. Тора-бара драматик об­разларга да чират җит­те. Кайсы авыррак бирелә?


– “Әкият китабы” спек­таклендә Гүзәлсылуны уйнадым. Чынлыкта, әкияттә уйнау авыр. Балалар алдына чыгу осталык таләп итә. Аларның игътибарын тотып, балачакка алып кайту, алар кебек фикерләп, шул ук вакытта үзең булып калу – катлаулы бурыч. Моның өс­тенә, сәхнә тәҗрибәм дә юк иде әле. Әмма театр артисты үзен төрле амплуада сынап карарга тиеш. Бу уңайдан үзем­не бәхетле йолдыз астында тудым дип саныйм. Кулыма диплом алуга Тинчурин театрына эшкә кердем. Әле биредә өченче сезонымны гына эшләсәм дә, яратып уйнаган рольләрем бар. Артист өчен эш урынында режис­сер­ның игътибарын, яхшы мөнәсә­бәтен тою – бәхет. Безнең режиссерыбыз Рәшит Заһи­дуллин мактауга артык юмарт кеше түгел, сирәк кенә җылы сүзләр әйткәли. Әнә шул бер җылы сүзе миңа иҗатта кайнарга, эшләргә омтылыш, көч бирә дә.


– Тормышыгыз башка юлдан китсә, нинди һөнәр үзләштерер идегез?


– Мин кечкенәдән сәх­нәдә булдым, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып үс­тем. Шуңа сәхнәнең сихри көчкә ия булуын да иртә аңладым. Ничек булса да, барыбер сәхнә белән бәйле һөнәр сайлап, шул юлдан китәр идем.


– Димәк, Сез – җырчы-актриса. Тавышыгызны саклап калу буенча ниндидер аерым күнегүләр эшлисезме?


– Театрда эшләү өчен дә моңлы, матур тавыш кирәк. Тамашачы сине ишетеп яра­та, күңелендә йөртә. Дүрт ел Римма Ибраһимо­вада белем алдым, ул минем тавышымны профессиональ дә­рә­җәдә ачты, шуның өчен рәхмәт аңа. Табигый тавышны саклау бик мөһим. Шуңа да мин авырмаска тырышам. Үлән чәйләре эчәргә яратам. Менә авылда ялда булуымнан файдаланып, төр­ле үләннәр җыеп, киптереп куйдым.


– Театрдагы яшь буын үзара татар телендә аралашамы?


– Урысча фикер йөртү, аралашу киң таралган кү­ре­неш шул. Үземә килгәндә, мин – авыл баласы. Әнием – татар теле укытучысы, татар теле буенча олимпиадаларда катнаша идем. Татар кызы булуым белән горурланам. Кешегә ияреп, вата-җи­мерә урысча сөйләшеп, үз телемне кимсетергә те­лә­мим.


– Өлкән буын артист­ларның киңәшләренә колак саласызмы соң?


– Театр коллективы, эшли башлагач та, бик җылы кабул итте. Өлкән артист­ла­ры­бызның мөнәсәбәте, игътибары үз-үземдә ышаныч уятты. Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда дулкын­ланасың, һәр спектакль саен борчылу була бит. Менә шун­дый вакытларда аларның ихлас теләктәшлеге бөтен каушауларны юкка чыгарырга булыша.


– Тамашачы истә калдырсын өчен бер шаккатыргыч роль җитәме, әллә бик күп образлар тудырырга кирәкме?


– Минемчә, артист күбрәк рольләр уйнаган саен камилләшә генә. Сәхнәдә герой характерын тулы итеп чагылдыру, образ тудыру – җиңелләрдән түгел. Мәсә­лән, “Соңгы әсәр” драмасында мин Мөршидә ролен уйныйм. Кечкенә генә бер эпизод ул. Тик мин аны бик яратам. Героиняның табигате минекенә туры килә.


– Күпчелек яшь актрисалар Мәйсәрәне, Офелияне уйнарга хыяллана. Сезнең дә шундый хыял бардыр?


– Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Иң зур теләгем – музыкаль әсәрләр­дә матур образлар тудыру.


– Хыял дигәннән, татарча фильмда төшәргә телим, дигән идегез.


– Кино өлкәсендә дә үземне сынап карыйсым килә. Кастингларда еш катнашам. Монда да бер бәхет елмаер әле.


– Артист кеше нинди ки­таплар укый, нинди фильмнар карый икән?


– Бөек классик драма­тургларыбызның әсәрләрен кабат-кабат укырга яратам. Татар телендә күбрәк укыйм. Соңгы арада укыган әсәрем –  Флүс Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет”е. Яхшы сыйфатлы фильмнарны вакыт булганда карарга тырышам. “Кавказская пленница”, “Служебный роман” кебек күп­ләрнең күңелен яулаган кинолар бер дә туйдырмый.


– Сез нәрсәгә ышанып яшисез?


– Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Бәхет касәм мөлдерәп тулган, күзләр тимәсен, дип яшим. Бу дөньяда яшәгән һәр кеше шулай бәхетле булсын иде. Чын күңелемнән те­ләгән бар теләкләрем дә чынга ашып килә, Аллаһка шөкер. “Башкалар өчен якты нур булу – кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мох­таҗ­лык та куркытмый” – бу минем тормыш шигарем.

 
– Бәхетле булуыгыз турында гел искәртеп торасыз. Нәрсә соң ул бәхет? Эшле-ашлы булумы, үз урыныңны табумы?


– Тормышта үз урының­ны табу – эшле-ашлы булу дигән сүз инде ул. Ә мин үз юлымнан барам, үз урынымны таптым. Димәк, бәхет менә шул!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 116, 15.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр