ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 115, 14.08.2018/

Дүрт төрле якынаю: Корбан бәйрәменең әһәмияте нидә?

 

Кулыма бер дини календарь эләкте. ”Корбанның бердәнбер максаты – фәкыйрьләрне сөендерү. Мескен, юксыл кешеләр елга бер мәртәбә булса да, ит ашап куансын”, – дип язылган анда. Элегрәк чыккан календарьларда, корбан чалуның максаты – кеше каны түгүне тыю, шул максатта Аллаһы Тәгалә корбанлыкны хайванга алыштырган, дип язалар иде. Әлеге автор мәсьәләне үтә гадиләштергән, ахры. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез? – дип Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.

i1

– Корбан китерү Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата. Алла­һы Тәгаләгә якынаю өчен кеше үзенә иң якын әйберне бирергә тиеш. Әйтик, иң тәмле нәрсә­ләр­нең берсе – йокы. Тәһәҗҗед намазы төнге йокыны бүлеп укыла. Шулай ук кеше өчен иң кадерле нәрсә – баласы. Аллаһы Тәгалә Иб­раһим пәйгамбәрдән нәзер әйт­тереп улы Исмәгыйльне корбан чалуга этәрә. Шулай иттереп баланың никадәр якын икәнлеген Ибраһим пәйгамбәрнең йөрәге аша үткәреп күрсәтә. Сер түгел: кешене корбан итә торган җаһил заманнар булган. “Миңа якын булу өчен мондый корбан кирәк түгел. Бу – бер сынау гына. Мондый эш начар. Миңа якын булыр өчен тәкә чалсагыз, шул җитә”, – дип Раббыбыз соңгы минутта адәм баласы урынына тәкә чалырга куша, шул рәвешле кеше каны түгелмәсен, хайван каны гына түгелсен, ди. Ибраһим пәйгам­бәрнең улы Исмәгыйльне корбан итеп кабул итми. Шушы рәвешле корбан чалып, без Аллаһы Тәга­ләгә якынаябыз. Малы көмеш нисабы буенча 595 граммга (18,5 мең сум) җиткән кешегә корбан чалу вәҗеб була.

 
Димәк, беренче чиратта кушканны үтәү белән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная. “Син дә Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал. Сиңа хөсетләнүчеләрнең нәселе корыр”, – дигән Ул “Кәүсәр” сүрә­сендә. Кушканны үтәде. Эше бетте. Аллаһы әкбәр! Икенчесе – корбан ите ашап якынаю. Корбанлыкны бер үзең ашап бетерсәң дә, бернинди гөнаһ юк. Табигый, корбан итен гаиләң белән бергә ашыйсың. Корбан ите калебне чистарта. Бай, хәлле кеше корбан итен өчкә бүләргә тиеш. Берсен үзенә калдыра. Икенче өлеше белән туганнарын, дусларын, күршеләрен сыйлый. Чакырып сыйлыйсыңмы, бүләк итеп, таратып чыгасыңмы – үзең чамалый­сың. Үзара аралашсагыз, йөреш­сәгез, калебегез чиста булыр, дигән Пәйгамбәребез. Менә шушы аралашу, якын иткән­нәреңне сыйлау – өченче төрле якынаю. Дүртенчесе – мохтаҗлар өлеше, ягъни мохтаҗларны сөен­дерү. Аллаһы Тәгалә, Миңа якын буласыгыз килсә, мохтаҗлар янын­да булырмын, дигән. Шулай иттереп, бер корбан чалу белән без Аңа дүрт төрле якынаябыз икән. Беренче чиратта, кушканын үтәп, чалып, икенчедән, шул корбан итен ашап, өченчедән, туганнарыбыз, якыннарыбыз белән аралашып, дүртенчедән, мох­таҗ­ларны, ятимнәрне куандырып.

 
– Корбанлык тәкә булса, саваплырак дигәнне ничек аң­ларга? Корбанлык мал ата җе­не­сеннән булса да, ана җене­сеннән булса да мөһим түгел, диләр бит.


– Бер караганда, ата җене­сеннән булса да, ана җенесеннән булса да, аермасы юк. Дөрес, сыер булса, савасың. Сарыкның да, сыерның да буаз булуы ихтимал. Шуңа күрә үгез, тәкә булса, әйбәт­рәк  инде.  Һәр төрле җайсызлык­лар килеп чыкмаячак.


– Ике гает арасы җитмеш көн, дип әйткәннәре истә калган. Быел җитмешкә тулып бетми. Редакциябезгә шылтыратып, нишләп алай икән, дип сорыйлар.


– Һиҗри ел исәпләве буенча, айда егерме тугыз көн дә, утыз көн дә булырга мөмкин. Айның халә­тенә бәйле бу. Икенчедән, корбан гаете зөлхиҗҗә аеның унысына туры килергә тиеш. Быел ул милади ел исәпләве белән 21 августка туры килә. Гомумән, ике гает арасы җитмеш көн дип исәпләүне катгый дип аңламаска кирәк. Якынча, шартлы исәпләү ул.


– Хәзрәт, быел үзегез ни­чән­че мәртәбә корбан чалырга җыенасыз?


– Мин үземне белгәннән бирле гаиләбездә ел саен корбан чалдыралар иде. Бер елны сыер үлде. Тормыш авыррак вакыт: сыер ала алмыйбыз, акча юк. Җитмеш җиденче ел иде бу. Әби-мәрхүмә: “Ярар, ел саен чалган корбанны быел гына калдырып булмас инде. Үлемтеккә дип җыйган акчам бар иде, корбанлык алып кайтып чалыгыз”, – дип әтигә илле сум акча чыгарып бирде. Ул вакытта бу ике ай ярымлык пенсия иде. Пенсия 20 сум булган вакыт бу. Шул вакытта әби-мәрхүмә менә шушылай корбансыз калдырмады. Әби 1980 елны үлде. 1981 елны мин армиядән кайттым. Шулай ел саен корбан чалырга тырыштык без. Бәлкем берәр ел калгандыр да. Шуннан артык булмастыр.


– Туган ягыгызда – Балтач районының Бөрбаш авылында корбан чалучылар артамы, әллә бер дәрәҗәдә торамы?


– Аллага шөкер, ураза тотучылар да, корбан чалучылар да артып бара. Авылыбызда гына түгел, районыбызда да шулай дип беләм. Туганнар бергә җыелабыз да, без гадәттә сыер чалабыз. Бездә сыер чалучылар да, сарык чалучылар да шактый күп.


– Зур мал гадәттә җиде кеше исеменнән чалына. Шунда берсенең генә нияте дөрес булмаса да, корбанлык кабул ителми, диләр.


– Әйе, андый сүз бар. Билгеле, берәү дә ит өчен дип кенә кушылырга тиеш түгел. Алай ярамый. Җидесе дә корбан дип ниятләргә тиеш. Дөрес, урта хәлле кеше гаиләсенә итне үзләре генә ашап бетерсә дә ярый. Таратсаң, өчкә бүлсәң, саваплырак, билгеле. Кайбер кеше, акчам юк, ди. Югыйсә барыбер кибеттән ит ала. Корбанга кушылса, бүген корбан ите ашыйбыз, дип гаиләсен җыйса, үзенең, балаларының калебе чистара югыйсә. Кредит алган идек, кредит түлисе бар, безгә нишләргә, дип сораучылар шактый күп. Беренчедән, кредит алу үзе үк дөрес түгел. Икенчедән, кредит алган очракта да ай саен шуның фәлән хәтлесен генә түлиләр бит. Ай саен фәлән сум гына (әйтик, 5-10 мең) түлисең бар. Менә шул айлык бурычыңны түләгәч, алда әйткән көмеш нисабына җитәрлек, корбан алырлык акчаң кала икән, чалсаң хәер­лерәк. Барыбер иреклерәк акча кала дип әйтмәкчемен. Билгеле, әҗәткә акча алып корбан чал­мавың хәерле.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 115, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр