ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Сокланып, аһ итәрлек булсын

 

Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле, дигән Ризаэддин Фәхретдин. Шөкер, Риза хәзрәт үзе дә шул мәшһүр затларыбызның берсе иде. Былтыр ел башында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтнең юбилеен уздырсак, менә 2019 ел башында тагын бер күркәм бәйрәмне – Риза хәзрәтнең тууына 160 ел тулуны билгеләп үтәбез. Табигый, мондый зур колачлы, киң кырлы шәхесләрнең бәйрәме ел буена сузыла, төрле урыннарда гыйльми-гамәли җыелышлар, искә алу кичәләре белән истә кала.

15-1
Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки бөек­ләребезнең язып-әйтеп калдырган үткен фикерләре, үгет-нә­си­хәт­ләре белән таныша башласаң, алар замандашларыбыз кебек тоела. Әйтерсең лә, кичә генә арабыздан киткәннәр, барысын күреп-белеп торганнар. “Ризаэддин Фәхрет­дин­нең мирасы бүгенге тормыш өчен дә актуаль, катлаулы мәсьә­ләләрне гади итеп тасвирлавы, проблемаларга гадәти мөсел­ман күзлегеннән карый белүе сәбәпле, ул халыкка якын булды. Мөгаен, бар гомерен мәчет имамы һәм казый, мөфти буларак та гади халык арасында үткәрүе үз ролен уйнагандыр. Юкка гына аның “Җәва­мигуль кәлим шәрехе” китабы тиз арада күп мөселманнарның өстәл китабына һәм хәдис гыйлеме буенча уку дәреслегенә әверел­мә­гән”, – дип яза аның турында Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мө­хәм­мәтшин.


Әйе, ел дәвамында әле күп җир­ләрдә Риза хәзрәт телгә алыныр. Шулай да юбилей чаралары “Татнефть” акционерлык җәмгыя­те  химаячелегендә туган көнендә – унҗиденче гыйнварда Әлмәт тө­бәгендә уздырыла башлады. Әүвәл мәгърифәтчебезнең туган авылында – Кичүчатта Татарстан музейлары җитәкчеләре, галимнәр, журналистлар, язучылар, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте әһелләре, Әлмәт район хакимияте вәкилләре, авыл җитәкчеләре катнашында “түгәрәк өстәл” янында фикер алышу, архитектор Илгиз Фәхретдинов эшләгән яңа Ризаэддин Фәхретдин мемориаль музее проектларын тикшерү булды.

Сайгаклары шыгырдый, түшәме – тәбәнәк

Риза хәзрәт музее директоры Диләрә Гыймранова “Түгәрәк өс­тәл” янында сөйләшүне Фәх­рет­диннәр рухын саклаучы бина, аның ихатасы белән таныштырудан башлады. “Беләсез инде: хәз­рәтебезнең туып үскән нигезе шушы булса да, өе сакланмаган. Бу бина – 1995 елда нефтьчеләребез ярдәмендә чамалап кына салынган йорт. Олылар кергәндә – бер хәл, балалар күбрәк керсә, сайгак­лар шыгырдый, уйный башлый; буйчанрак кешеләр керсә, башлары түшәмгә тия яза. Дөрес, теге заманнардан сакланып калган “тере ха­тирәләр” – нарат агачлары исән. Аларны Риза хәзрәтнең әти-әнисе утырткан булган.  Хәзер алты агачтан икесе генә исән. Нинди генә музей төзетсәк тә, ул наратларны сак­лап калырга кирәк. Узган ел бу нигездә зур киңәшмәләр үтте. Анда һичшиксез музейга яңа бина кирәк дигән фикергә килдек”, – дип белдерде ул.


Үз чиратында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте башлыгы урын­­басары  Рөстәм Мөхәм­мә­диев: “Музей төзелә башлаганның беренче көненнән мондагы гамәл­ләргә мин шаһит. Без эшкә тотынганчы, монда балалар бакчасы булган. Музей башта гадәти авыл йорты итеп төзелде. Аннары аңа янкормалар өстәлде. Инде хәзер яңа музей бинасы салу мәсьәләсе күтәрелде. Менә проектларын да карадык. Билгеле, яңа бина кирәк. Хәзер аны ничегрәк төзергә икән дип баш ватабыз. Озак кына сөй­ләш­кәннән соң, Диләрә ханым белән шундый фикергә килдек: аны үзе торган йортка охшатып салыргадыр, шәт. Хәзер алдыбызда ике проект ята. Бергәләп шуны карасак, тикшерсәк, уртак фикергә килсәк иде. Мин ике проект та камил булып җитмәгән әле дип уйлап торам. Сез нәрсә әйтерсез? Бер фикергә килсәк, эшкә тотынырга була”, – дип киңәш итәргә чакырды ул.


Теге заман авыл йортын тер­гезергә теләүчеләрне аңлыйм мин: булачак мәгърифәтче салам тү­бәле йортта туып үскәндер, шәт. Әм­ма Диләрә ханым әйткәнчә, аның бөтен аңлы гомере – Оренбург, Уфа дәвере таш йортларда, таш диварлар арасында узган. Шуңа күрә агачка ябышып ятарга кирәк микән?! Әнә сөйләшүдә катнашкан КФУ прфессоры Фоат Галимуллин биш-алты ел элек Баш­кортстанның Авыргазы районындагы Солтанморат авылында гөр­ләп эшләп утыручы Галимҗан Иб­раһимовның музей-йорты янып көлгә әйләнгәнен бәян итте. Шулай шул: бурдан кала, уттан калмый. Дөрес, таш музейларда да янгын чыгу ихтималы бар. Төзелеш барышында заманчыл, тиз кабынып китә торган материаллар куллан­саң, бинаң шырпы кебек дөрләп янарга мөмкин анысы. Шуңа күрә янгын чыгу, яшен сугу ихтималын күздә тотып, саклану чараларын алдан күреп, чамалап төзү сорала.

Лаеклы бәяне бирсеннәр иде

Ризаэддин хәзрәтнең әнисе ягыннан туганы, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бөек шәхесебезнең мирасын саклауга икенче яктанрак якын килде. “Бүген нәкъ менә туган кө­нендә җыелдык. Мин мәсьәләгә бүтәнчәрәк карарга чакырыр идем. Риза хәзрәт  бүген татар халкы өчен кем ул? Нишләп аның музее шундый гына хәлдә? Без аның туган көнен, 160 еллыгын шушындый масштабта гына җыелып уздырырга тиеш идекме? Әлмәт тө­бә­гендә дөньяви дәрәҗәгә чыккан, шушындый абруйлы шәхесләр тагын бармы? Шушындый уйлар тынгы бирми миңа бүген. Без башта аның татар тормышында тоткан урынын билгеләргә, аннан соң гына музейның нинди булырга тиешлеген хәл итәргә тиештер, мөгаен. Мәгърифәтче, журналист, мөхәр­рир, язучы, тарихчы, дин әһеле дә бит ул”, – дип Римма ханым мондый шәхесләргә урыслар­ның инде күптән һәйкәл куюларын җиткер­де, мәшһүребезне тиешле биек­леккә күтәрергә, Риза хәзрәткә тиешле бәя бирү өчен, галимнәрне җыеп, “түгәрәк өстәл” үткәрергә чакырды. Һәйкәл дигәннән. Ун ел элек, мәгърифәтченең тууына 150 ел тулар алдыннан бу тәкъдим яңгыратылган булган инде. Әмма һавада асылынып калган (шунысы сәер: әлеге сөйләшүдә бер дин әһеле дә катнашмады. Дөрес, соң­рак Әлмәт шәһәрендә, Иске Әлмәт бистәсендәге мәдәният йорты бинасында уздырылган искә алу ки­чәсендә мөхтәсиб ярдәмчесе чыгыш ясады, Коръән укып, Риза хәз­рәт рухына дога кылды).


Әлбәттә, яңа бинада Риза хәз­рәт белән бергә эшләгән, туганлаш­кан, Фатих Кәрими кебек асыл шәхесләребезнең дә эшчәнлеге яктыртылырга тиеш. Аерым алганда, вакытсыз арабыздан киткән шу­шы авыл егете, журналист Тәл­гать Миңнебаевка да бер почмак булдырырга кирәктер, шәт.
Озын сүзнең кыскасы, сөй­ләшүдә катнашканнарның уртак фикере шул: бу музей комплексы Россия туристлары гына түгел, чит ил кешеләре дә сокланырлык, аһ итәрлек булсын.


Сөйләшү барышында әйтелгән тагын бер тәкъдимне телгә алмасак, язмабыз тулы булмас. Этнотуризм маршрутларын төзүче­ләр­нең әйтүенә караганда, ел дә­ва­мын­да Әлмәт аша меңәрләгән Башкортстан, Оренбург туристлары узып китә. Аларның сәфәрендә бер тукталыш Кичүчатта булырга тиештер бит инде?! Туристларны җәлеп итик, берничә көн яшәп китсен дисәк, авылда чәйханә, ку­нак­ханә дә салырга, буаны тө­зек­ләндерергә туры киләчәк. Балаларны, өлкәннәрне татар атларында чаптырыйм дисәң, шөкер, Ки­чүчатта ипподром бар. Аны тө­зек­ләндерү өчен әллә ни зур көч ки­рәкми, ди белгечләр.


Ризаэддин Фәхретдиннең 160 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә билгеләп үтелгәнчә, “Татнефть” күренекле якташыбыз исемен мәңгеләштерү, аның бай рухи мирасын замандашларыбызга җиткерү юнәлешендә бик күп эшләр башкарды һәм башкаруын дәвам итә. Әйтик, бүген Әлмәт шәһәрендә эшләүче, Ризаэддин Фәх­ретдин исемен йөртүче татар гимназиясе,  үзәк мәчет нефтьче­ләр ярдәме белән төзелде. Шул ук Кичүчат авылы заманында перспективасыз дип аталып, юкка чыгуга, таралуга дучар ителгән булса, “кара алтын” табучылар тырышлыгы белән “яңадан туды”: авыл “Елховнефть” идарәсенең ярдәмче хуҗалыгына әйләнде, хуҗалык итү, ферма корылмалары, тегермән, сөт эшкәртү цехы, ипподром, мә­чет төзелде, чишмәләр төзек­лән­дерелде, башка бик күп эшләр башкарылды. Авыл үсте, матурайды, киләчәккә өмет белән яши башлады.


“Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы нә­шрия­тында галимнең “Җәвамигуль кә­лим шәрехе”, 4 томлык “Асар”, “Мәшһүр адәмнәр”, “Дини вә иҗ­тимагый мәсьәләләр”, “Сәлимә, яки гыйффәт” кебек хезмәтләре һәм мәшһүребезнең үзе турында гомуми тиражы 25 меңнән артык унбер исемдәге китап бастырылды. Кичә барышында җәмә­гать­че­леккә шул китаплар тәкъдим ителде, галимнең туганнары Ризаэддин Фәхретдингә кагылышлы ха­тирәләре белән уртаклашты. Әй­тергә кирәк, бөегебезнең нәселен дәвам итүчеләр тырышлыгы белән музей үзенчәлекле ядкәрләргә байый бара.


Соңгы елларда “Татнефть” акционерлык җәмгыяте Ризаэддин Фәхретдин исемен мәңгеләштерү, мирасын саклау максатында зур эшләр башкара. Әлбәттә, галим – бөтен татар халкының затлы, мөгъ­тәбәр шәхесе. Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге, татар тарихын өйрәнүче галимнәребез, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте дә Риза хәзрәткә лаеклы бәяне бирер, зурлау чаралары үткәрер дип өмет­ләник.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 11, 25.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр