ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 166, 17.11.2018/

//

Кануннарны белмәү бәхете

 

Россиялеләрнең бер бәхете бар: алар Дәүләт Думасы әвәләп өлгергән йөзләгән һәм меңләгән законнарны белеп бетермиләр.

2-4  
Гадәти россиялеләр ге­нә түгел, ул кануннарны тормышка ашыручы бюрократия дә Дума иҗатын өйрәнеп бетерә алмый яисә аларга бармак аша карарга гадәт­ләнгән. Әгәр барлык кануннарны үти һәм шулар буенча яши башласаң, илдә шундый канунсызлык һәм хаос туар: 1917 елгы революция һәм гражданнар суешы бәр­хет төш кенә булып тоелыр иде. Кануннар исә шәх­си йорт тотучы яисә дача корып яшәүче ватандашларга аеруча бер каныгу белән каныга. Җиргә һәм йортка шәхси милек ия­лә­ренә Административ ко­декс­та саллы гына штрафлар каралган, кайбер тәртип бозулар өчен хәтта җинаять җавап­лылы­гы да вәгъдә ителгән.  Бары тик кануннарны бел­мәгән­лектән генә миллионлаган россиялеләр аларны рәхәт­ләнеп боза һәм төн­лә куркыныч төш­ләр күр­мичә йоклый.

 
Әй­тик, яңа Админист­ратив кодекс­ның 10.12 дип аталган статьясы җиргә аяк басып яшәгән һәр кешегә үз участогында бары тик махсус кибетләрдән сатып алынган орлыклар чә­чәргә һәм утыртырга гына рөхсәт бирә. Үткән ел базга салган бәрәң­геңне кояшта киптереп һәм җилләтеп утырт­кансың икән, син шунда ук канун бозучыга әве­реләсең дә куясың. Мо­ның өчен 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф тү­ләргә туры киләчәк. Рос­сиядә бә­рәң­генең 77 проценты исә шәхси участокларда игелә. Аңлашыла инде: канунны бозып игелә. Менә шул бә­рәңгене мең сумлык штраф­лар белән коен­дыр­саң һәм колорадо коңгызы үрчетүче ул кишәрлекләрне сөреп ташласаң, Путинның яңа Май указларына кирәк­ле сумма­ның байтагы җые­лачак. Дө­рес, хәзергә үз­кыйм­мәте бе­лән бәясе бер тирәдәрәк булган бәрәң­ге­нең кыйммәте яхшы ук үсә­чәк.  Хәер, орлыкны махсус кибеттән  сатып ала башласаң да, бәрәңгегә инвестиция бик күп акча сораячак һәм штраф түләп үз бәрәңгеңне үстерүең, акча түләп алган кибет бәрәңгесен игүгә караганда күпкә очсызрак булачак.


Штрафлар исә бер бәрәңгегә генә түгел, шәхси җирдә үскән агачларга да, анда утырган мунчага ягылган утынга да, үскән чүп үләненә дә, өелгән чүпкә дә каралган. Үз җиреңдә үскән агачны, әгәр дә ул канун тарафыннан якланган нәсел­дән булса, син кисә алмыйсың. Киссәң, 5 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры ки­ләчәк. Краснодар краендагы берәүне хәтта канун белгән чиновниклар андый эш өчен җинаять җавап­лылыгына да тартканнар. Гому­мән, агач кисү, утынны үзең әзерләү яисә күр­шең­нән сатып алу – кыйммәтле мәшәкать. Утын өчен агач киссәң, 4 мең сумга ка­дәр штраф. Моны бензин пычкысы бе­лән эшләсәң, тагын 5 мең сум чыгарып сал, пычкыңны конфискациягә әзерлә. Утынны күр­шеңнән сатып алсаң, шулай ук 5 мең тәңкәдән колак кагасың. Ассызыклап әйтәбез: утынны бары тик махсус урыннардан  сатып алырга гына рөхсәт ителә.


Үз участогыңда чүп ягу тыела. Махсус чүплекләргә чыгарырга кирәк. Кишәрлегеңдә чүп өеп черетәсең икән, 2 мең сумнан алып 5 меңгә кадәр акчаңны штрафка әзерлә. Кишәрлегең бакчачылыкның чигендә булса, сиңа 10 метрга кадәр урманны коры-сарыдан чистартып тору йөкләнгән. Буйсынмаган өчен штраф – 5 мең. Ялкауланып, кишәрлегеңдә чүп үстерсәң дә мең биш йөз сумга кадәр штраф түләтергә мөм­киннәр. Дөрес, моның өчен күршеңнең синең өстән жалу бирүе таләп ителә. Димәк, күршеләр белән килешеп яшәр­гә туры киләчәк. Этле-мәчеле яшәсәң, ызан янында баш калкыткан алабута өчен кесәңне әйләндереп саласың.


Бәдрәфләр – шулай ук кыйммәткә төшә торган корылма исемлегендә. Нормага туры килмәгән бәдрәф өчен 3 мең­нән 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Чиновниклары кануннарны яхшы өйрән­гән һәм йоклап ятмаган төбәктә яшәү­челәргә, шәхси участокларын  сатып, шәһәр фатирына бикләнеп яшәү арзангарак төшәчәк. Ипотека алу да элеккечә үк куркыныч булып тоелмаячак.

Рәшит Фәтхрахманов


Безгә дә борислар кирәк!

 
Россияне күралмаучы дәүләтләрнең берсе булган Британиядә – яңалык. Тышкы эш­ләр министры – тузгак чәчле Борис Джонсон отставкага китүе турында бел­дергән. Сәбәбе – илнең Европа берле­геннән чыгуы мәсьәләсендә дипломатия башлы­гы­ның Хөкүмәт җитәкчесе Тереза Мэй бе­лән бер фикергә килә алмавында.

 

Хә­тер­ләсәгез, июнь аенда Британия Министрлар Кабинеты Европа берлегеннән чыгу процедурасын йомшартып, илләр белән мөнәсәбәтләрне азмы-күпме сак­лап калуны сайлаган иде. Шуннан берлектән ничек тә тизрәк таю ягын караган тышкы эшләр министры Европа берле­геннән чыгуны “үлеп баручы хыял” дип бәяләде. Ул гына да түгел: “Корольлек, берлектән чыгуның өстенлекләрен югалтып, колония статусына таба бара”, –дип тә белдерде әле. Берочтан Джонсон урынына моңа кадәр Бөек­британиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгын җитәк­ләгән Джереми Хант билгеләнүен дә әйтеп үтик.


Тереза Мэй өчен ниндидер бер чорда үзенә каршы килмәгән тышкы эшләр министры кирәк булгандыр, күрәсең. Чөнки ил экспертлары Хантны, сәясәттән ерак торган чиновник, дип исәпли. Алар фи­керенчә, хәзер генә аның кирәге булачак, алга таба кирәге бетәчәк, имеш. Ярар, кем әйт­мешли, теләсә нишләсеннәр, тик безгә генә тимәсеннәр. Британия тышкы эшләр министрының отставкага ки­түен­нән Рос­сиягә карата мөнәсәбәт әллә ни үзгәрмәс, болай да бик начар мө­нәсәбәтне тагын да начарайтып булмас. Шул Борисның як-якка тырпаеп торган сап-сары чәчләрен сагынсак кына... Сәя­сәт белән азмы-күпме кызыксынучы кай­берәү­ләрдән, шуны телевизордан күргәч, елмаеп куясы килә, күңелләр күтәрелеп китә, дип ишет­кәнем бар. Ярар, монысы мөһим әйбер түгел. Әйтәсе килгән төп сүзем: Рос­сиядә дә дәүләт җитәкчелеге фикеренә каршы чыга алучы министрлар булсын иде, дигән теләктә мин. Югыйсә безнең илдә барысын да югары җитәкчелек үзе хәл итеп, министрлар, “ә”гә “җә” дип, рәвешен китерү өчен генә утыра кебек.


Валентина Семенова

 

Кече авылның олы сөенече

 
Заманасы шундый: кешене ни белән булса да шаккатырам димә бүген. Ләкин кечкенә авыл кешесенә йогып өлгермә­гән әле бу авыру. Алардагы ихласлык, самимилек тиресе калынайган кала hәм зур сала халкын да уйланырга, асылларына борылып карарга мәҗбүр итә.


Кече Битаман халкын матур июль көнендә авыл клубы алдындагы чирәм­леккә җыюның сәбәбе бик җитди иде – якташлары, танылган каләм иясе Рафис Корбанның яңа гына табадан төшкән китабын тәкъдим итү. Гадәти генә китап түгел бу, ә авыл тарихы, аның ке­шеләре, гореф-гадәтләре, матур эшләре турында. Әлбәттә, анда Рафисча турыдан бәреп әйтелгән фикерләр дә җитәрлек. Чарага Тукай бүләге ияләре Роберт Миңнуллин, Нәҗип Нәккаш, халык артисты Клара Хәйретдинова, композитор Илгиз Закиров, язучы Солтан Шәмси кебек атаклы затлар да чакырылган иде. Кул сузымында гына утырган тамашачы белән аралашу, сөйләшү ке­бегрәк булды бу очрашу. Шунда ук учакта пешкән кайнар коймак белән сыйлап йөриләр, чәкчәк өләшәләр, чәйгә чакыралар. Район башлыгының әлеге чарада иркенләп утыруы, фикерен әйтүе дә ямь өстенә ямь булды. Аннары балалар Сабан туе башланды.


Нәкъ менә шундый балалар Сабан туеннан башланган бәйрәмне мин быел тагын бер кечкенә авыл – Арча районы­ның Кышкар авылында карап шаккаттым. Заманында Тукайның әтисе укыган данлыклы мәдрәсә тоткан Кышкарга берь­юлы моның кадәр кунак килгәнен тарих белми дияр идем. Әлбәттә, кичке Сабантуйга республика районнарыннан, Казаннан кадәр тамаша күрергә килү­челәр дә күп булгандыр. Әмма авыл халкының күңеле бик тә түгәрәк иде ул көнне: без дә кирәк икән бит әле бу дөньяда, дигән фикер иде күпчелек авылдашларның канәгать йөзендә. Гадәти клуб мөдире булып эшләүче Ләйсәннең менә шундый бик зур эше авылның гына түгел, бәйрәмгә дип килгән меңләгән кешенең фикерен үзгәртте дә куйды: тырышканда, авылны яшәтеп була. Рухын гына булса да сау итеп саклау да – зур эш бит ул аңлаган кешегә. Зарланмыйча, замананы сүкми­чә генә кулыңнан килгән эшне башкар да бүтәннәргә үзенчә уйларга, кулыннан килгән эшкә алынырга этәргеч бир. Рафис Корбан кебек, Ләйсән Шәфигуллина кебек.


Миңназыйм СӘФӘРОВ

Үзебезчә аяк чалу

 
Бу очракта үз-үзеңә аяк чалу була инде. Сүз башы исә болайрак: татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия корылтае эшендә катнашучылар, моннан бер көн элек Кукмара төбәгендә булып, районда белем бирү­нең бүгенгесе, киләчәге белән җентек­ләп таныштылар һәм уңай бәя бирделәр.


Пленар утырышта Татарстан мәга­риф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты.


– Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен сак­лый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаилә­ләр­дә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш. Безгә эшләү өчен шартлар бар, бары тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, – диде ул. – Безне кунакчыл кабул итүләре өчен кукмаралыларга зур рәхмәт. Без сезнең эш тәҗрибәгезгә, тормыш-көнкүрешегезгә сокландык.


Илсур Гәрәй улы үзен борчыган мәсь­ә­ләләрне дә һич яшермичә, уртага салып сөйләшергә кирәк дип тапты һәм үзе үк оеткысын да салды. Борчылу­ла­рының берсе мәктәпне, татар теленнән кала, барлык фәннәрдән дә бары тик “бишле”гә генә тәмамлаган, әмма татар теленнән азрак “аксаган” яшүсмергә бәйле иде. “Йә, җәмәгать, кемгә зыян салабыз?! Күрә, белә торып, үзебезгә үзебез ич! Ниндидер сәбәпләр аркасында татар теленә вакытында игътибар булмый калган, әмма башка фәннәрне “бишле”гә үзләштерергә сәләтле бала­ның тора-бара ана теленнән дә отличник буласына ышанмыйсызмы? “4ле” икән, әңгәмәгә чакыр, икенче тапкыр чакыр да өченчесендә “бишле” куй. Шуннан кемгә зыян?”


Әйе, милли телләргә мөнәсәбәтле болытлар куерган чорда, баланың күңелен яралау, ана теленә нәфрәт уяту, янган учакка утын өстәү – үзебезгә үзебез аяк чалу була инде бу. Үзебезнең үк татар һич кирәкмәгән очракта шундый “гаделлек” күрсәтә. Файдасы кемгә дә, зыяны кемгә?


Габделбәр Ризванов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр