ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 166, 17.11.2018/

Сызым сыза беләсеңме?


Соңгы вакытта әти-әниләрдән: “Балабыз тизрәк 9 нчы сыйныфка җитсә, техникумга бирер идек”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кызык, әллә әти-әниләр “ак яка”ларга кызыкмый башладымы, әллә БДИ куркытып бетердеме? Быел техникумнарда вәзгыять ничегрәк икән?

 4-2
Кая бара бу дөнья?

Техникумга җибәрергә те­ләүнең – үз сәбәпләре. “Улыбыз әле 7 нче сыйныфта гына укый. Әмма хәзер­дән үк аны көллияттә укыту турында уйланабыз. Мәк­тәптә начар укымый. Вузда ыштан туздырып йөргәнче, һөнәргә өйрәнә торса, яхшырак бит“, – ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Ләйсән.


Урта һөнәри уку йортына җыенучылар арасында 11 нче сыйныфны тәмам­лау­чылар да бар. “Улыбыз математикадан база имтиханын гына сайлаган иде. Ә вузларга бару өчен катлаулы математика кирәк икән. Менә бәла! Хәзер техникум эзләп аптырап йө­рибез. Үзе дә кем булырга те­ләгәнен төгәл белми“, – ди, юлда туктап, Казан элемтә һәм мәгъ­лүмат технология­ләре тех­никумының адресын сораган әти кеше. Газетабыз укучылары арасында да, кайсы техникумга керсәк, яхшырак булыр иде икән, дип кызыксынучылар бар. Шул ук вакытта оныклары­ның язмышы, белем сыйфаты өчен борчылучылар да юк түгел.


Мәкаләне язып утырганда, Яшел Үзәннән Солтания апа шалтыратты.

“Оныгым инженер булырга җы­е­на. 10 нчы сыйныфта калырга исәбе. “Сы­зым сыза бе­ләсеңме соң?”– дип сораган идем, сүзсез калды. Ишет­кәне дә юк икән. Егылып китә яздым. Хәзер мәктәптә тулы белем бир­миләрмени ул? Без бит мәк­тәптән бөтен фәннең нигезен белеп чыктык. Оныгымнан ничек итеп яхшы белгеч чыгар? Кая бара бу дөнья? Аңлатыгыз ми­ңа бу вәзгыять­не. Киләсе елдан ук сызым дәресе кер­тергә кирәк”, – дип борчыла ул.


Мәктәпләрнең БДИ бе­лән мавыгуын Солтания апа белеп бетерми, ахры. Сызымны хәзер геометрия дә­ресе кысасында гына өй­рәтәләр. Шуңа күрә техник вузга кергән студентларга авырга туры килә. Вуз бел­гечләре үзләре шулай ди. Әйтик, Казандагы 8 нче гим­назиядә вертолет заводы сыйныфы бар. Анда белем алучыларны КАИ галим­нә­ре сызарга өйрәтә. Ә мәк­тәпләр­дә сызым дә­ресләре укытылмый.

16 мең бюджет урыны бар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алын­ган мәгълүматларга караганда, быел 9 нчы сыйныфны 35 меңләп тирәсе укучы тәмам­лаган. Шуларның 60 проценты укуын югары сыйныфларда дәвам итсә, калганнары һөнәр сайлауны кулайрак кү­рә. Республикада барлыгы 90 һөнәри уку йорты исәп­ләнә. Шуның 7се – дәүләтнеке тү­гел. Быел урта һөнәри уку йортларына 16 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирел­гән. Бигрәк тә төзелеш, энергетика, нефть өлкәсенә, укытучы, икътисадчы бел­гечлек­ләренә бәйгеләр зур. Робот техникасы буенча яңа юнә­лешләр эшли.


– Педагогик көллият­ләр­дә бер урынга – 8, төзе­леш буенча 6 кеше дәгъва кыла. Техникумнарга “3ле” гә укучылар гына түгел, яхшы укучылар да керә. Бу – эшче һөнәрләргә карата кызыксыну арта дигән сүз. Квалификация югары бул­ган саен, хезмәт хакы да арта, – ди башкаладагы “Ворлд­с­­киллс”­­ка әзерләнү буенча департамент кураторы Эмиль Гобәй­дуллин.


Без, уку йортларына шал­тыратып, хәлләрне бе­ле­­шер­гә булдык.


– Эшче белгечлекләр буен­ча 176 бюджет урыны бар. Узган елга караганда бу сан кимрәк. Былтыр 255 урын бирелгән иде. Һәр юнәлешкә бераз кимет­те­ләр. Ә пешек­­­че­ләргә хәтта 35 урынны кыскарттылар. Күбрәк чәчтараш, фотограф, пешекче һөнәрлә­ре белән кызыксыналар. Без­дә стилист, визажистка да укып була. Районнан да килә­ләр, әмма тулай торагыбыз гына юк, – ди Казандагы 41 нче көл­лиятнең ди­ректор вазифасын башкаручы Эльмира Динмө­хәм­мәто­ва.


Казандагы педагогика көллиятендә, хәлләр бик әйбәт, диделәр. “Укытучы булырга теләүчеләр елдан-ел арта. Шунысы сөендерә: яхшы укучылар килә. Былтыр 40лап отличникны кабул иттек. Быел көндезге һәм читтән торып уку бү­легенә 175 шәр бюджет урыны бүлеп бирелде. Башлангыч сыйныф укытучысы, тәрбияче булырга те­ләү­­челәр күп. Узган ел физик культура юнәлешенә бер урынга 10 кеше дәгъва кылган иде, – ди көллият директоры Әнфисә Җәләлова.

 

Техникумнарда документларны 15 августка кадәр тапшырырга була. Буш урыннар калганда, документлар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Техникумнар турындагы мәгълүматны edu.tatar.ru сайты һәм Татарстан дәүләт хезмәте порталының (uslugi.tatar.ru.) “Һөнәри белем бирү” бүлегеннән табарга мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр