ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Аралашу теле


Хәләлемнең туган көне Казанда Колумбия белән Польша җыелма командалары арасында футбол буенча дөнья чемпионаты уенын үткәрү көненә туры килде. Бәйрәмне кечтек кенә билгеләп үтү өчен, көн урталарында Идел буе базары янындагы бер сәүдә йор­ты­ның өченче катында ур­наш­кан ресторанга килеп утырдык. Җәмәгать туклануы оеш­масының ишегалды шул тирәдәге кунакха­нәләр­гә тук­талган сап-сары футболкалы кешеләр – төр­ле яшь­тәге Колумбия җана­тарлары белән тулган.

3-1

Кемдер, гадәт­тәгечә, үзенең смарт­фонына текәлгән, кемнәрдер ипләп кенә сөй­ләшеп тора. Араларында балалар һәм хатын-кызлар да байтак. Әйе, Латин Америкасы илләрендә яшәү­че­ләр өчен футбол диннән ким түгел шул. Католицизм диненнән. Их, үзләре белән аралашыр идем дә, испан телен белмим, минәйтәм. Ин­глизчә сүз катуның файдасы юк – күпчелеге бу телне белми.

 
Бераз сыйланып алганнан соң, тәмәке тартырга дип, урамга чыктым. Ә анда инде шул ук Колумбиянең башка җанатарлары җые­лышкан. Карале, минәйтәм, боларның нинди социаль төркемгә керүен ачыклап алыйм әле. Инглизчәрәк итеп: “Колумбиядәнме?” – дим. “Әйе, әйе”, – дип сөенә-сөенә, соравымны үзлә­ренчә җаваплады болар. Нәр­сә әйтерләр икән, дип: “Яшәсен Пабло Эскобар, Медельин!” – дигән булам. Паблоның исә укучыларыбызга бөтен дөньяга “беренче номерлы” наркобарон буларак танылуын, нар­котиклар җитештерү һәм тарату буенча кайчандыр бөтен дөнья күләмендә иң зур мафия оештыруын аңлатып торуның кирәге юктыр. АКШ һәм Латин Аме­рикасының барлык махсус хезмәтләре аны ничәмә-ничә еллар буе аулап та тота алмый. Чөнки Колум­бия­нең яртысы диярлек әлеге җинаятьчел бизнеска тартып кертелгән була. Шушы ата җинаятьче илнең бөтен халкы өчен, әйтик, христи­ан­нарның Иисус Христосы кебек, изге бер җан иясенә әйләнә.

 

Гамәлдәге яки элекке президентлары исемен белмә­сәләр дә, Эскобар исеме аларның һәрбарча­сына би­ләүсәдән үк таныш була. Әмма теләсә нәрсә­дә­ге кебек үк, явызлыкның да бер чиге бар: бервакыт эзенә төшеп, наркобаронны юк итәләр. “Әйе, әйе, Эскобар – Колумбия герое!” – ди болар миңа, күзләрен дә йоммыйча. “Әһә, кем икәнегез аңлашыла. Акны карадан аера белмәвегез өстенә туганнарыгыз да кайчандыр шушы җинаять­чел эшкә бәйле булгандыр әле...” – дип, үземә күрә ачуланып алгандай иттем.

 
Шуннан соң Польша җыелма командасы уенчыларыныкы кебек футболкалар киеп алган ике полякны күрдем. Инглиз телендә: “Поляклармы сез? Россия, Казан сезгә ошыймы?” – дигән булам. “Бик әйбәт, бик ошый!” “Ничек инде алай? “Россия” дигән сүз үзе генә дә сезнең Качинский, Дуда кебек шәхесләрегез тәнендә каз тиресе чыгара лабаса!” “Сәясәткә, бигрәк та мондый политиканнарга безнең бернинди дә катнашыбыз юк!..” Бер-беребез­нең командаларына уңыш­лар теләп, куллар кысышып аерылыштык.


Тәмәке тартырга чыккалап йөргәндә, тагын колум­биялеләргә күзем төште. Болары инде – бер гаилә: зыялырак кыяфәтле ир белән хатын һәм аларның ике үсмер улы. Бернигә игътибар итмәстән, барысының да күзләре – смартфоннарында. Ә инде ресторандагы өстәлебез янына кире кайтканда, ни күрим: Ко­лум­биядән килгән җанатар гаилә әгъзалары безнең күрше өстәл янына тезелешеп утырган. Боларын да тикшереп карыйсым килеп китте. Ингизчәгә күчеп: “Яшәсен Колумбия һәм Пабло Эскобар!”, – диюгә, дүр­тесе дә миңа юләргә карагандай бик ямьсез караш ташламасынмы!..” “Гафу-га­фу, синь­ор­лар! Алайса, яшә­сен Габриель Гарсия Маркес! Ко­лумбиянең даһи язучысы, Нобель премиясе лауреаты!” Шулай диюгә, үзе­мә те­кәлгән карашлар шундук матурайды. “Сез кем буласыз, Маркесның кем икән­леген кайдан беләсез?” – ди кара тәнле гаилә башлыгы. “Биредә яшим мин”. “Русмы, тартармы? “Тартар, ә сезнең Маркесыгыз турында ки­мендә ике сәгать рәт­тән лекция укый алам”. Каршымда Богота университеты профессоры, җит­мәсә әле Маркес буенча докторлык диссертациясен яклаган кеше утыра дип кем уйлаган?.. “Маркес буенча ике сәгать лекция укый алуым” шуның өчен кызыксындырган да инде аны. Шундук телемне тыйдым...


Ә инде рестораннан чыгып барганда, шул синьор Серхио мине туктатып, “Ко­лум­бия–Россия–Татарстан дуслыгы” өчен берәр чәркә текила тотып куярга тәкъ­дим итте. Әлбәттә инде, ике халык вәкиленең үзара аңлашуына ярдәм иткән Колумбиянең бөек язучысы Маркес өчен.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр