ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Ак каеннар, акбүз атлар...


Рифат Җамал Татарстан Мәдәният министрлы­гының һәм Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. Әлеге бүләк татар шигъриятендәге казанышлар өчен бирелә. Соңгы елларда Р. Җамал иҗаты әдәбият сөючеләрне үзенең зирәклеге, кыскалыгы белән җәлеп итте. Күптән түгел ул “Өн” дип аталган шигырьләр җыентыгын нәшриятка тапшырды.

4-4
Шигырь кешедә өмет уятырга тиеш. Хәтта ахыр­заманның кара айгыры кичке офыкларга ялын таратып, дагалы тоягы белән йөрәгеңә дөп-дөп кагып үткәндә дә, нәни генә ышаныч чаткысын сүндерми торган ниндидер ишарәне син шәйлисең – ак каеннар яктысы күңелеңә төшә, шул аклыкта акбүз атларның шәүләсе аермачык күзал­лана. Рифат Җамал үз укучысын беркайчан да шул өметтән, шул акбүз атлардан аермый. Алар каядыр якында! Үзе фани дөньяда шактый кыенлык күргән кеше генә әлеге халәтне аң­лыйдыр. Шигъриятнең иң бөек вазифасы да юату түгелме соң? Шигырь – күңел юаткычы... Яшәүнең мәгънәсезлеген тирәнтен аңлаган кеше генә мондый юануга ирешә ала.


Рифат Җамал – кыска шигырьләр остасы. Әлбәт­тә, андый шәкел безнең ши­гъ­рияттә яңалык түгел. Дүрть­­юллык робагыйлар шәрекъ­тән килгән мира­сыбызның бер өлешен тәш­кил итә. Дәр­демәнднең халык күңеленә кереп калган кыска шигырь­ләре дә хә­тергә килә. Узган гасыр­ның җитмешенче елларында Равил Фәйзуллин да татар укучысын “нюанслар иле”нә сәяхәткә чакырды. Берь­юллыклар, икеюллык­лар, өчьюллыклар... Дөре­сен әйт­кәндә, бер юлдан гыйбарәт тезмәне шигырь дип атап та булмыйдыр. Ниндидер шигъ­­ри дәгъва белдерер өчен ул парадокска корылырга, канатлы сүз кыяфәтен алырга тиеш, мөгаен. Ул очракта аны афоризм дип тә исемләргә мөмкин. Ирексез­дән Пуш­кинның: “И опыт, сын ошибок трудных, И гений, парадоксов друг”, – дигән мәш­һүр юллары хәтергә килә.


Әлеге юлда шагыйрь искитмәле ачышларга юлыга, сөземтә булып кәгазьгә төшкән сәтыр, гүяки әллә ничә буын карендәшләрнең тәҗрибәсен туплап, мә­каль­гә әверелә: “Күздән чыккан яшь – эреп аккан таш”; “Картайгач, каеннар да карала”; “Елан егылмый”; “Ап-ак чәчәктән – кап-кара шомырт!”


Ләкин монда чама бе­лергә кирәк, сан артыннан куып, баналь хакыйкатьне кабатлавың да бар: “Төшәр өчен менәргә ки­рәк”; “Янмаган йөрәк кемгә кирәк”; “Бөркетләр тычкан тотмый” (Хәер, монысы – бәхәсле сөземтә, тамак тәмугка кер­тә); “Шатлыкларда дуслар күп була, Кайгыларда “дуслар” юк була”.


Бер һәм берничә юлдан гына торганда да, шигырь­дән бигрәк шигырьгә әзер­лекне хәтерләткәндә дә тез­мә-нәзым безнең күңелдә ассоциатив  бәйләнешләр кузгатырга тиеш. Аның бөтен кыйммәте шунда.


Нигә кайбер кешеләр сүзне тезмәгә салырга омтыла? Мин үзем дә шундый. Дөньяның да – үз көе, һәр хәрәкәттә ритм бар, әл­бәттә. Кемдер моны ачыг­рак тоя икән, тезсен шигырь юлларын, аннан кемгә зыян? Ләкин шагыйрьлек ул кафия, вәзен генә түгел, ул – тәкъдир!  “Бу дөньяда юктыр шагыйрь булмаганнар”, – дип яза Рифат Җа­мал. Ахырдан нәтиҗә ясый:


Тик күпләргә илһам килә
Бер минутка...
Бары шагыйрь җаны яна
Мәңге утта.


Шагыйрьлек турында еш уйлана ул. Үзенең бу юлдан китүенә бераз гаҗәп­лә­нә дә бугай. Ләкин маңгайга язылганны күрмичә үлми­сең диләр. Тәкъдир! Югый­сә, ул – бөтенләй бүтән һө­нәр кешесе, галим, һәм аның гыйлеме шигырь бе­леменнән нык аерыла. Әлбәттә, татар авылында туып үскән, үз көй-моң­нарыбызны ана сөте белән канына сеңдергән, мәктәп­тә үз ана телебездә белем алган кеше, нинди һөнәр алса да, әдәбияттан артык ерагая алмый. Шигырь бөреләре дә балачагында ук шыткандыр. Әмма яфрак ярырга, тарихның тыгыз һавасын китергән җилләр иркендә шаулап утырырга форсат булмаган. Соң булса да уң булсын! Ул җилләр барыбер исте, әйтерсең табигать могҗизасы белән пәй­да булган агачның яфраклары, шигырь булып, безнең күңелләргә сибелде.


Ике сүз белән генә ша­гыйрьнең кемлеген әйтеп бирү кыен. Ләкин сүз күпкә китсә дә, шагыйрь­лекнең серенә төшенү кыенлаша гына бара. Кыска шигырь­ләре белән каләм­дәшләре арасында танылган Рифат Җамал турында иркенәеп, тугарылып сөй­ләп тору да оятрак. Ул инде иҗатының әверелешләре хакында кыска һәм оста итеп үзе үк әйткән: “Ком юып ятам, Бәлки алтын чыгар”. Йәисә: “Шагыйрь карт булмый, Карт булса, шагыйрь булмый”.


Кошны да, шагыйрьне дә ике канат һавага күтәрә. Хис. Фикер. Ләкин әлеге тапталган юлдан китсәк, без Рифат Җамал шигърия­те­нең хик­мәтен аңлый алмас идек. Канатлары белән яшен­нәр­не кисеп очкан кошка охшамаган ул. Ул гадәти, күзгә-башка ташланмый; лә­кин аның һәр­вакыт янә­шәдә икән­леген тоясың! Рифат Җамал гадәти тоелган хакыйкатьне, гому­миләш­те­реп, шигырьгә әй­ләндерә белә. Аның фәлсә­фәсе ачык, һәркемгә дә аңлашыла кебек. Аның парадокслардан оста файдалануы турында телгә алган идем, шушы сыйфаты аны еш кына татар мәкальләре бе­лән дә каршылыкка кертә. Кайчагында ул мәгълүм мә­кальгә үз сө­земтәсен кушып, инде билгеле хакый­катькә яңа мәгъ­нәләр өсти: “Ике тәкә башы бер казанга сыймый – Тик тәкәләр генә моны тоймый”. Яки: “Бай­лыкның кысасы булмый, Кәфеннең кесәсе булмый”.


Мондый шәкелдә язганда хискә, кичерешләргә урын да юк сыман. Ләкин
Р.Җамалның кыска гына шигырен укыгач, күңелдә кайчак ниндидер аңлатып булмастай моңсулык кала. Коры фикер хисне уята! Шигъ­риятнең бер могҗи­засы түгелмени бу?!


Кызганыч, хәзерге күп шигырьләр иясез. Ягъни шигырьләрне укыганда, авторны күзаллап булмый. Кем язган аларны? Нигә язган? Шагыйрь юк! Ә Рифат Җамал шигырьләрен укыганда, тормышның ачысын-төчесен күргән ил агасын күз алдына китерәсең. Ихтыяр көче сизелә, табигыйлек, самимилек...


Аның туган авылы Мир­җәм дә зур түгел. Ләкин шул кечкенә генә авылдан  Советлар Союзы Герое, берничә хезмәт батыры чыккан. Иң гыйбрәтлесе – Колымада беренче булып алтын табучы атаклы авантюрист Барый Шәфигуллин шушы авылдан киң дөньяга аяк атлаган. Үзе бер маҗа­ралы роман каһарманы булырлык. Гаярь кешеләр, тормыш сынауларына бирешми торган кешеләр яшәгән Мирҗәмдә. Бәлки хәзер дә андыйлар бардыр. Рифат Җамал үзе дә – шактый авырлыклар кичереп, нахак ялалардан үз көче белән котылып, аякта калган кеше. Аның ныклап каләмгә ябышуы да шушы кыенлыкларны җиңәргә омтылуы белән бәйле шикелле. Ләкин шигырьләрдән зар да, сыктау да ишет­мәс­сең, киресенчә, елмаю чалымнары мул булып алар­ның тукымасына сеңгән. Токым шундый!


Шуңа күрә Рифат Җа­мал­ның кыска гына вакыт эчендә шигърият мәйда­нын­да үз урынын биләвенә гаҗәплә­нәсе юк. Әлбәттә, Тукай әйтмешли, “шигырь башка, дөньяны әйләндерү­че чыгыр башка.” Ләкин шунысы да бар: чыгырлар алмашынып тора, дөнья үзе дә һич тә  көтелмәгән якка әйләнеп китәргә мөмкин, ә шигырь, ихлас күңелдә шытып чыкса, барыбер янә бер самими күңелне эзләп таба... Димәк, дөнья шигырь ярдәмендә дә аз гына яхшы якка үзгәрергә мөмкин икән. Рифат Җамал­ның шигърияте дә – самими күңелләр өчен...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр