ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 166, 17.11.2018/

Суың өчен рәхмәт, бабай!


Ул авылда вакыт тукталып калган кебек. Монда интернет, социаль челтәр дигән сүзләрне дә ишет­мәссең. Һәрхәлдә, мин ишетмәдем. Ә менә табигать белән бер тында яшәүләре әллә кайдан сизелеп тора. Әллә моңа авылның чишмәләр чолганышында калуы сәбәпме икән? Сүзебез янә – Лениногорск районының Керкәле авылы турында.

4-2
Биредә олы эш алдыннан игелек эшләү гадәте яши. Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучылары, югары уку йортларына таралышканчы, Керкәле тау итәгенә агач утырта. Чишмә күзен ачу һәм аны гомер буе карап тору да биредә табигый эш санала. Соңрак ул чиш­мәләр караучы кеше исеме белән аталып йөри башлый. Шундыйларның берсе – Хәмзә чишмәсе.


Хәмзә Закиров – 93 яшен­дә. Әле быел гына хә­ләлен соңгы юлга озаткан. Ихатасы нык, бабай улы тәрбия­сендә яши. Хәмзә бабайны язмыш иркәсе дип тә атап булмый. Ул бала югалту хәсрәтен дә күтәргән, башка югалтулары да булган. Әмма бабай болар­ның барысын да сабыр гына үткәрә белгән. Ул безне сабырлыгы белән дә, җор теле, нечкә юморы белән сок­ландырды. Чишмә тарихы турында болай сөйләде:


– Без ул чакларда яшь гаилә әле. Балалар тупырдап үсеп килә, хатын яхшы... Аны бит мин Тимәш авылыннан 1947 елны дугалары кың­гы­раулар белән бизәл­гән җилдән җитез ат арбасына утыртып алып кайттым. И, ул чактагы авыл әйләнүләр! Атлар яхшы, кыз матур, янәсе, күреп калсыннар. Бик матур яшәдек, ме­нә быел гына аерылыштык. Миннән алда бакыйлыкка китеп барды... Ә чиш­мәне 1959 елны күршем бе­лән ачтык. Өй каршында гына чылтырап агып ята. Ни улагы, ни казаны юк ди­гәндәй. Аның чыганагы әнә теге тау башыннан ук. Шуннан торбалар суздык, монда улак ясадык, казанын корып, чиләк-туста­ганын элдек. Беркем­нән яр­дәм көт­мичә, ярдәмне сорамыйча да, йөрәк кушканга башкардык бу эшне. Хә­зер инде Аллаһы Тәгалә­дән шушы чишмәнең әҗе­рен сорыйм. Ахирәт­ләргә күч­кәндә җиңеллекләр бирсәң иде дим. Чишмә күзе ачык, аннан бөтен авыл халкы, юлаучылар файдалана. Лә­кин шунысы бар: без дә картайдык, чишмә дә... Аның торбаларын алмаштырырга да вакыт җитә. Менә шул эшне кем башкарыр икән?

4-3
Хәмзә бабай әнә шулай борчыла. Авыл башлыгы Галия Шириязданова исә, чиш­­­мәләрне карарга нефть­че­ләр ярдәм итә, бусына да яр­дәм сорарбыз, ди. Нефть­челәр бу авыл чишмәләрен карап торучыга хәтта хезмәт хакы да билгеләгән икән. Алар ярдәме белән кү­бе­сендә матур-матур сыннар пәйда булган. Виктор Рогожин белән Рада Нигъ­мә­туллина иҗат иткән “Курайчы егет һәм су алучы кыз бала” композициясе ту­рист­ларның иң яраткан урынына әйләнгән. Хәмзә чишмәсе янында Хәмзә бабай белән сөйләшеп торганда, бер-бер артлы машиналар туктап, шешәләренә су тутырып китә тордылар. Галия апа, менә шушы бабай чишмәсе бу, дигәч, барысы да: “Суың өчен рәхмәт, бабай”, – ди­ләр. Хәмзә бабайга шул да җитә! Йөзләре яктыра, хәрә­кәт­ләре җитезләнә. Бер юлаучы исә бабай белән беркавым сүз алышырга ки­рәк тапты. Баксаң, Чехиядән кадәр кайтып барулары икән. Рау­шанның әби-ба­ба­сы шушы төбәктән. Шөгер­дәге музейга барып карыйм әле, бәлкем бабай турында мәгълүмат табылыр, ди. Ба­басының нефть­че булып эшләгәнен генә белә булып чыкты.


Хәмзә бабай янында егет башта каушабрак калды. Бәлкем, бабасы турында берәр мәгълүмат алырмын дип өметләнгәндер. Бәл­кем, аны үз бабасына ох­шат­кандыр. Нәселең башланган җирләргә кайтып ирешү генә дә – каушатырлык вакыйга шул.


Хәмзә абый исә балта остасы булуы, шушы авыл йортларының күбесенә аның кул җылысы да кер­гәне турында тәмләп сөй­ләвен дәвам иттерә. Ә гаилә бәхетенең сере нәрсәдә дигәч, киң итеп елмаеп, эш­тә, дип җавап бирә. Эшләгән кешенең бер-берсеннән кер эзләргә дә, кеше гай­бәте тыңларга да вакыты калмый, ди ул. Хак сүзгә җавап юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 11.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр