ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 166, 17.11.2018/

Метрлы битарафлык яки Сталин калдырган мирас


Балтырган Казанны да баса башлады. Авылларны гына түгел, шәһәр яны бистәләрен дә, шәһәр үзәген дә баскан ул. Халык аптырашта. Тик кайбер авылларда моңа ияләшеп беткәннәр булса кирәк. Юл буйларында, үзәнлек­ләрдә биек булып үсүче, зур кулчатыр кебек ап-ак чәчәкле үләнгә бөтенебез игътибар итә. Ялгышып тиеп китсәң, сындырып алсаң, согы тиеп, тәнне дә пешерергә мөмкин әле ул. Ни хикмәт, авыл кешесе, ничә еллар дәвамында көрәш алып барса да, аннан котыла алганы гына юк. Балтырган бер дә бирешергә уйламый, кабат баш калкыта.

 
Афәт

4-5
Без дә баш мөхәрриребез белән балтырган үскән җир­ләргә “сәяхәт” кылдык. Казан­ның Кадышево бистәсе янындагы инде шәхси йортлар янына “сыешкан” әлеге үсем­лекләргә аптырап, юлыбызны дәвам иттек. Юл буйлап барганда берән-сәрән генә дә очрадылар, урман булып утыр­ган җирләргә дә юлыктык. Тик Биектау районының Өб­рә авылына килеп кергәч, телсез калдык. Карурман дияр­сең. Авыл балтырган чол­ганышында калган. Ферма яныннан авылга кергәндә урман уртасыннан барасың­мы­ни, кайберләре 4әр метрга кадәр җиткән. Кәүсәләренең ир-ат беләге юанлыгындагылары да бар. Кешеләргә, хайваннарга зыян салмасын өчен күптән түгел юл кырларын чабып та чыкканнар. Төпләрдә согы җыелып ята.


Авыл халкы әйтүенчә, СССР заманында аның орлыгын Суыксу авылына сенаж салыр өчен дип кайтарталар. Тик терлекләргә зыяны ачык­лангач, үстерүдән баш тарталар, әмма орлыгы җирдә сак­ланып кала, үзеннән-үзе тишелеп чыга башлый. Авыл­ның буасы киткәч, балтырган Сая елгасы буйлап тарала. Нәтиҗәдә бөтен җирне басып ала. Суыксудан Щербаковога кадәр барып җитте, аны да узды, бөтен елга буйларында шундый хәл, диләр биектаулылар. Чабып та карыйбыз, файдасы юк бит, тагын шундый урман хасил була, дип зарланалар. Балтырганның бу рәвешле котыруы авылларда көтү йөрмәү, элеккеге кебек терлек асрамау, болыннардан печән чапмау да сәбәп булуы мөмкин, диләр. “Язгы чорда ут-күз генә чыкмасын дип торабыз, бөтен авылың белән бетүең бар, Ходай гына сакласын. Корыган вакытында урман кебек дөрләячәк бит”, – ди авыл халкы.  

 
– Кул көче белән генә бетерә торган түгел аны, – ди Биектау районының Әлдер­меш авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Сабиров. – Элек тә, быел да чаптык. Кайбер урыннарны чапкыч белән икешәр тапкыр әйләндек. Тик бөтен җиргә дә трактор кертә торган түгел. Бюджетта эшләү­челәр белән чалгы тотып чыгабыз. Кул белән чабылган урыннар инде яңадан чәчәккә бөреләнеп утыра. Куркыныч та бит әле ул. Согы әз генә тәнгә эләгә икән, шундук пешерә. Балтырган чабарга чыкканда ныклап киенеп, аяк­ларга резин итек киябез. Сак­лану чарасын күрмисең икән, зыян күрүең бар.


Без барганда авыл җир­леге башлыгы кулын сөлге белән ураган иде. Нәрсә булды, дип кызыксынмый булдыра алмадык. “Балтырганны күр­дем дә кул белән йолкып алдым, тигән кебек тә булмады юкса. Кояш нурлары төш­сә, күперәчәк, шуңа яптым”, – ди  Тәлгат әфәнде.


Авыл кешеләре саклану чараларын белә хәзер. Әлеге үләннән зыян күрүчеләр элек­кеге кебек күп түгел. Балаларга да аңлату эшләре көчле. Өбрә урамында балалар уйнап йөри иде. Алар белән дә сөйләшеп алдык.  Кычытканнан да куркыныч әйбер икәнлеген аңлыйлар. “Юк, без аңа тимибез, ул тәнне пешерә, авырттыра. Беләбез ярамаган нәрсә икәнлеген, шуңа якын килмибез, андый җирдә уйнамыйбыз”, – ди балалар.


Балтырган елга буйларында гына түгел, авыл урамнарында да очрый. Кешеләр, күрү белән, кечкенә чагында ук тизрәк көрәк белән кыркып ташларга тырыша. Тамырын да казып караганнар, файдасы гына юк, диләр. Ә менә буш торган йортлар янында ул, 3-4 метрга җитеп, кукыраеп утыра.


Аптырап, күпләп үсә торган җирләргә гербицид та сибеп караганнар. Бераз гына саргаеп утыра да, тагын атна-ун көннән яшелләнеп үсеп китә икән. “Тамырларын үтер­мәгәч, анысының да файдасы юк. Нәрсә эшләргә дә белгән юк, – ди җирлек башлыгы. – Дәүләттән ниндидер ярдәм булмаса, үз көчебез белән генә бетерә торган түгел. Махсус программа чыгарга тиеш, дигән сүзләр дә йөри. Көтәбез, өметләнәбез. Бетерә алмагач, үзебезгә дә авыр”.


Каян килгән зәхмәт бу?


Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта аның кайберләрен ашарга да ярый, файдалы үлән булып санала. Ә менә “Борщевик Сосновского” дигәне агулы. Әлеге куркыныч үлән безнең илдә сугыштан соң барлыкка килә. Төньяк Америкада шәп терлек азыгы үсә, дип Сталинга җиткерәләр, ул балтырганны кайтартырга әмер бирә. Тик вакыт узганнан соң аның терлекләр организмына зыяны ачыклана. Өстәвенә әлеге үләнне ашаган сыерларның сөте тәмсез, әче булуы беленә. Хатаны төзәтергә булалар. Тик агулы балтырган бөтен илгә тарала һәм зур тизлек белән үзеннән-үзе үрчи.


Галимнәр ачыклаганча, үсеш чорында балтырганда актив агулы матдәләр хасил була. Әлеге сок кеше яки терлек тиресенә эләккән очракта тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта пешү бик каты булырга, 3-6 айга кадәр сузылырга мөм­кин. Шу­ңа күрә балтырган­ның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары белән тагын да азып китмәсен өчен сак­ланырга тырыша. Балтыр­ган­ның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин.


– Балтырган үсемлеге балалар өчен бик куркыныч, – ди Россельхознадзорның фи­то­санитар һәм орлык сыйфаты күзәтчелеге, орлык тикше­рү бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров. – Аларга аның куркыныч булуын яхшылап аң­латырга кирәк. Балтырган – көпшәкле үсемлек, балалык кызыксынуы белән алар аның белән уйнарга да мөмкиннәр.

4-6
Көрәшергә иде


2015 елдан балтырган Рос­сиядә чүп үлән буларак исемлеккә кертелгән. Кеше­ләргә һәм хайваннарга зыян салуын исәпкә алып, ул юкка чыгарылырга тиеш. Тик әлеге үләнгә каршы көрәш алып бару бер дә җиңел эш түгел. Иң үтемле юл – орлыгы өл­гер­гәнче кечкенә чагында чабу. Аннан соң бу җиргә гербицид, мисалга, Раундап си­бәргә була. Ике-өч яфрак чыгарган вакытта әлеге җирне тирәнлеге 5-10 сантиметрдан да ким ит­мичә сукалатырга мөм­кин. Әм­ма шунысы бар: бал­тыр­ганның орлыгы җирдә ун еллап саклана, шуңа күрә ул кабат баш калкытырга күп сорамый, бер эшкәрткән җирне кабат эшкәртергә киңәш ителә.


– Хәзерге вакытта аларны юкка чыгару эшен алып бару да урынсыз, орлыгы тагын да таралачак. Гербицидлар бе­лән дә эшләү үз нәтиҗәсен бирми. Бөтенесен дә кечкенә чакта башкару кирәк. Без быел “Басу көне” вакытында әле­ге үләнне казып, күргәз­мәгә алып бардык. Ул ике метрга җиткән иде. Шунысы бар: күп кеше балтыр­ганның ни икә­нен белми. Ки­лүчеләр кул белән тотып карамакчы булды. Белмәүчеләр ара­сында бу үләннән зыян кү­реп хаста­ханәләргә мөрә­җә­гать итүче­ләр саны да арткан­нан-арта бара, – ди респуб­ликаның Рос­сельхозцентр идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко.


Республикада балтырган­ның күпме мәйданда үсүен берәү дә төгәл генә әйтә алмады. Аңа каршы көрәш алып бару максатыннан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-тө­лек министрлыгы, Россельхознадзор, Рос­сельхозцентр бер­гәләп эшкә керешкәннәр инде, аның таралу картасын булдырмакчылар. Ул респуб­ли­ка­ның 20ләп районында үсә. Аеруча Биектау, Арча, Балтач, Питрәч, Саба, Лаеш һәм башка районнарда күп. Казан уртасында да очратучылар шактый. Россельхозцентрга шалтыратып, Үзәк парк янындагы Казансу елгасы буенда, Танк боҗрасы янәшәсендә чәчәк атып утыруыннан зарланганнар. 


Балтырганга каршы кө­рәш чаралары уңаеннан республикада махсус программа әлегә кабул ителмәгән, ул бары тик кәгазьдә генә. Бөтен нәрсә дә акчага барып тоташа. “Балтырганның авыл җир­леге территориясендә үсүе эшне тагын да катлауландыра. Әгәр дә авыл хуҗа­лыгы җирлә­рен­дә үсә икән, бу вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша субсидия мәсьәләсен хәл итәр­­гә булыр иде. Авыл хуҗа­лыгы җирлә­рендә булмагач, җирлек проблемасы булып кала. Финанс мәсьәләсен ачык­ламый торып, авыллардагы балтырганны бетереп булмаячак”, – ди Елена Прищепенко.


Әлегә авыл җирлекләре ничек кирәк шулай, чалгы тотып кына көрәш чарасын алып бара. Балтырган котырып үскән җирлек җитәкче­ләрен дә штрафка тарта алмыйлар. Ә менә иген үсә торган басуларда үскән очракта, җир хуҗаларын, чүп үлән үстереп ятасың дип, җавапка тартырга мөмкиннәр.  

 
Ил буенча да хәлләр мактанырлык түгел. Ләкин бер­ничә төбәктә көрәш чаралары күрә башлаганнар, махсус программа булдырганнар, ак­ч­асын да тапканнар. Бе­рен­челәрдән булып әлеге эш­кә Ленинград өлкәсе ке­решкән. 


Белеп тору зыян итмәс


– Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичкырын чабарга киңәш ителә. Бу вакытта тән тиресен каплый торган кием, биткә битлек бәйләргә, күзлек кияргә кирәк.
– Үсемлек тәнгә тия икән, кер сабыны белән салкын суда юып төшерергә. Шулай ук составында спирт булган сыекча (одеколон, аракы, спирт һәм башкалар) белән дә юарга (сөртеп алу гына җитми) була.
– Балтырганның тамыры ике метрга кадәр җитә.
– Бер үсемлектән генә дә 80000нән артык орлык өлге­рә.
– Россиянең Европа өле­шендә балтырган үскән җир­ләр­нең мәйданы миллион гектарга җитә.
– Балтырган язын 7-9 градус салкыннарны да җиңел ки­черә.
– Әлеге агулы үсемлек 12 елга кадәр яши һәм икенче елдан башлап чәчәк ата.
– 2015 елда балтырган авыл хуҗалыгы культурасы исем­легеннән төшерелә һәм чүп үлән булып санала башлый.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 97, 10.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр