ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 166, 17.11.2018/

“Авыздан – аш, кулдан эш төште”

 

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Зөлфидә Насыйрова яза. Чарасызлыктан, күңелемә авыр булганга кулыма каләм алдым. Бәрәңге бакчасының уртасында югары көчәнешле линия үткән багана тора. Чыбык мунча һәм сарай өстеннән уза. “Сетевая компания” безне судка бирде. Әллә ничә тапкыр суд булды инде. Соңгысында мунчаны һәм аңа терәлеп торган металл койманы сүтәргә дигән карар чыккан дигән хат килде. Әле документлар кулымда юк. Бу – минем өчен бик авыр хәл. Йорт-җиремне берүзем җиткергән тол хатын мин. Ничекләр итеп сүтик соң? Гозеремә колак салсагыз иде.
Зөлфидә Насыйрова

17-1

Ут линиясе бөтен Әтнә аша уза

Олы Әтнә авылында яшәүче укучыбыздан әнә шундый эчтә­лектәге хат килгәч, “ВТ” хәбәрчесе юлга кузгалды. Тормыш авырлык­лары аз төшми аның җилкәсенә. 2011 елда ире яман шеш белән авырып дөнья куйгач, ике кызын бик авырлык белән аякка бастыра ул. Ике ел элек авырып урын өстендә яткан әнисе дә бакыйлыкка күчә. Өсләреннән узган чыбыклар да борчуга сала.

 
– Без Пионерлар урамына 1993 елда күчеп килдек. Кем әйтмешли, казыксыз җиргә кадак кактык. Йортыбызны шул елны төзи башладык. Бу ут баганалары бер дә комачау итмәде. Кулдагы документларымнан күренгәнчә, йорт салырга комачаулык юк иде. Без шулай эшләдек тә. Ә баганаларга 2014 елда гына югары көчәнешле линия үтүен раслап язылган тамгалар куелды. Алайса, җир бирүчеләр нәрсә караган соң? Дәүләт акты нигезендә бирелгән документларым бар да тәртиптә, – дип аптырый ул.

 
Зөлфидә апаның йорт-җирен бер дә ялгыз хатынныкы димәс­сең. Бар көчен куеп тырышканлыгы күренеп тора. Бакчасында да тәртип. Тик менә оныклар сөеп, кызларының бәхетенә шатланып яшәгәндә генә, аның тынычлыгы югалган.


– Әле ярый эшем бар. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укы­там. Өйдән иртән чыгып ки­тәм, кич кайтам. Хәзер менә бө­тенләй өйдә торасым килми. Кулдан – эшем, авыздан ашым төште. Суд юлларында йөреп тә арыдым. Ичмасам, татарча да сөйләп булмый. Юрист яллар өчен акчасы кирәк. Әллә ничә кат судка бардык. “Сетевая компания” вәкил­ләре, багана үткән җирләрдәге каралты-кура­ларны сүтәргә, ди. Сараем иске, анысына, ниш­ләптер, сүз әйтми­ләр. Ә мунчама бәйләнәләр. Аны күп акча түләп, яхшы итеп салдырган идем. Оныкларга да яхшы булсын, дидем. Вагонкалары да күпме тора бит хәзер. Мин аны ничек итеп сүттерим соң? Бу хакта уйласам да, җаныма тынычлык тапмыйм, – ди Зөлфидә апа.

“Исполком белән сөйләшсә генә инде”

Зөлфидә апаның каршы як күршесенең дә бакчасы аша уза ул чыбык. Әмма аңа бер каралтысын да сүтәргә димәгәннәр. Бакча арты күршесе Нурфия апаларга да кереп чыктык.


– Ни дип әйтергә дә белмим инде. Зөлфидәне кызганам. Безгә башта, чыбык узган җирләргә кергән коймаларны сүтәргә, дигәннәр иде. Мин күп еллар яман шеш белән интегәм. Онкодиспансерда исәптә торам. Ирем дә авыру. Исполкомга барып, хәлебезнең болай да авыр булганын аңлаттык. Кая бездә багана кайгысы? Сүзебезне ишеттеләр. Зөлфидә дә ялгыз гына яшәвен, ире булмавын, сүтәргә мөмкин­леге юклыгын әйтеп карасын иде. Бәлки, сүзен тыңларлар? – ди Нурфия апа.


Аларның каршы ягында яшәү­че Нурулла абыйларны өйдә туры китермәдек. Күршеләре әйтүен­чә, алар чыбык астына эләккән каралты-кураларның түбәсен ке­черәйтергә җыена икән.


Зөлфидә апа йорт-җиренең картографиясен ясатып карамакчы. “Биш мең сум тирәсе тора, диләр. Бәлки, шулай эшләгәндә үземне яклый алырмын. Җитәк­челәргә дә эләгә алмыйм бит. Главага язылган идем. Тик туры китермәдем. Аннан соң ике тапкыр башкарма комитет җитәк­чесенә дә кермәкче булдым. Үч иткәндәй, ул да урынында туры килмәде. Минем бер терәгем дә юк. Утырып чыгып китеп, документ җыяр идем, машинасын каян табыйм. “Сетевая компания” җи­тәкчелеге Казанда урнашкан. Алар янына барып та аңлашып булмас инде. Әтнәдә минем ши­кел­ле 13 кеше бар икән. Тик ни­гәдер авыр яшәгән кешегә һаман кыен”, – ди ул. Алга китеп булса да, шунысын әйтә алабыз: “ВТ” ярдә­мендә Зөлфидә апа “Сетевая компания” оешмасының җитәк­челеге белән элемтәгә керә алды. Алар бу хәлне яхшылап өйрә­нер­гә, бел­гечләр җибәрергә вәгъдә ит­кән. Һәрхәлдә, сөйләшүдән соң укучыбызның кәефе күтәренке иде.

Без – көчсез

Әтнәгә баргач, Зөлфидә ханым белән башкарма комитет җи­тәкчесе Фәрит Нуриев янына киттек.


– Бу хәл – бер безнең районда гына килеп чыккан проблема тү­гел. Мин әллә ничә мәртәбә суд­ка барган кеше. Халыкның мондый хәлгә калуына безнең дә эч поша. Йортын, мунчасын төзеп тыныч кына яшәп яткан кешеләр бит алар. “Сетевая компания” әлеге баганаларны 2009 елда исәпкә куйган. Багананы кая теләсәләр шунда утырта, чыбык сузалар. Районда 13 кешене судка бир­деләр. Бишесенең каралты-кураларын сүтмәскә дигән карар чыкты. Башкаларга сарай, койма, хәтта йортларын күчерергә туры килмәгәе. Юристыбыз да судка йөри. Үзем дә барам. Тик безне ишетмиләр. Бу эшкә турыдан-туры катнашыбыз булмагач, юрист та яллый алмыйбыз. Кеше моны үзе генә эшли ала. Тик анысына да акча кирәк. Зөлфидә Шәйдулловнага килгәндә, карар чыккан инде. Аңа хәзер Югары судка мөрәҗәгать итәсе генә кала, – ди Фәрит Мансурович.


Зөлфидә ханым исә документ эшләрен аңлап җиткермәгәнен яшерми. Моның өчен белгеч кирәк. “Алар акча сорый. Берсе ике минут сөйләшкән өчен 300 сум акча каерып алды”, – дип зарлана ул. Тик кул кушырып утырып та булмый. Йорт-җирне сакларга кирәк. Зөлфидә апа сүзләренә караганда, бакчадагы багананы алдырту бик кыйммәткә төшә икән.


“Сетевая компания”нең әлеге эшләр белән шөгыльләнүче юристы чираттагы ялда булу сәбәпле, аның фикерен ишетергә насыйп булмады. Әмма матбугат үзәге җитәкчесе белән элемтәгә кергәч, ул багана чыбыклары астындагы каралты-кураларны алдыруны куркынычсызлык таләбе дип аң­латты. Ә без исә, үз чиратыбызда, әлеге каршылыкның ничек тә­мам­ланганын күз уңында тотачакбыз.

 

Роберт Туктаров, юрист:

 
– Мондый күңелсез хәлләр күбәйде хәзер. Әлеге ханымның барлык документларын карамыйча төгәл берни әйтеп булмый. Электр чыбыгы комачау итәме, юкмы – белгеч белешмәсе кирәк. Җир документлары тәртиптәме? Йорт салырга ничек рөхсәт бирелгән? Кешеләр югалып калмаска, дөреслекне эзләргә тиеш.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 06.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр