ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Табышлар күп, югалтулар да бар

 

Чебешләрне көзен түгел, ел азагында санарга кирәк. Һәр тармакта ел вакыйгаларын ачыклау вакыты җитте. Мәдәният өлкәсендә дә шул мәшәкать­ләр. Баксаң, ел табышларга, ачышларга бай булган икән. Югалтулар да юк түгел.

18-1
Театрны партия дә ярата...

Безнең халык театр ярата. Театр әһелләре елны ничек озата соң? Барлауны академия театрыннан башласак, камаллар яңа сезонны гастрольләр белән ачып җи­бәрде. Мәскәү, Самара, Татарстан районнары, Башкортстан тамашачыларын сөендерде. Сүз уңа­ен­нан, Уфадагы “Туганлык” фес­ти­ва­лендә Фәрит Бикчәнтәев куйган “Дон Жуан”, “Антигона” спектакль­ләре төп бүләкләрне алды. Алар “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы спектакль” булып танылган. Гомумән, камаллар өчен Әтәч елы уңышлы булган. Театрга Рос­сия­нең Федор Волков исемендәге пре­миясе тапшырылды. Баш режис­сер Фәрит Бик­чәнтәев халы­к­ара Станиславский преми­ясенә һәм “Фидакарь хезмәт өчен” ме­даленә лаек булды. “Җил­кәнсез­ләр” (К. Тин­чурин), “Ак калфагым төшер­дем кулдан” (И.Юзеев) спектакль­ләре “Алтын битлек” мил­ли пре­миясенең озын исемле­генә кертелде.


Кариев театры, ниһаять, өй­дәш булудан туктап, үз бинасына күчәргә җыена. Алар тамашачыларын гыйнвар аеннан Петербург урамы, 55 нче йортта көтеп кала. Бу – элеккеге “Победа” кинотеатры, соңрак Офицерлар йорты булган бина. Яшь тамашачы театры яңа өйдә 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.
Тинчурин театрына Тинчурин кайтты. Театр фойесына дра­ма­тург­ның бюсты куелды. Драма­тургның тууына 130 ел тулу уңаен­нан махсус премьера әзерләнде, Тинчурин исемендәге фестиваль үткәрелде. Биредә яңа елның төп вакыйгаларыннан берсе – “Шаян Гөл­шаян” (М. Әмир) спектакле премье­расы булыр дип көтелә. Ки­ләсе елда театрның 85 еллык юбилеен билгеләп узарга әзерләнәләр.


Әкият курчак театры быел 4 премьера әзерләгән. Аларның икесе – рус, икесе татар телендә. “Тамчылар” (авторы һәм режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова) спектак­ле театрның үз көче белән әзер­ләнсә, “Өрә белмәгән көчек” (Г.Тукай әкияте буенча Р.Мөхәммәтшин инсценировкасы, реж. – И.Зиннуров) “Бер­дәм Россия” партиясе  “Театр – балаларга” дигән “  про­екты ярдәмендә сәхнәләш­те­рел­гән. Бүген “Әкият”тә урак өсте. 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр биредә Яңа ел тамашалары уза. Барлыгы 82 тамаша күрсә­теләчәк, 20 мең 500 тамашачыга Яңа ел бәйрәме бүләк ителәчәк.


“Бердәм Россия” партиясе театрларга матди ярдәм күрсәтү максатыннан “Кече шәһәр театрлары” һәм “Театр – балаларга” проектын булдырды. Алар яр­дә­мендә Татар­станның 11 театрында (аларның икесе районнарда урнашкан) 26 спектакль әзерләнде. Театрларга, республиканың матди ярдәмен дә кертеп, 37 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.


Яшь тамашачы театры режиссеры Туфан Имаметдинов “Әлиф” спектаклен сәхнәләштерде. Ул татар теле тарихындагы кискен борылышны сурәтли. 1927 елда га­рәп алфавитыннан латинчага, латинчадан кириллицага күчкәндә бик күп авазлар югала һәм тел үзе­нең матурлыгын, сыгылмалыгын югалта. Бу спектакль дә “Алтын битлек”нең озын исемлегенә кертелгән.


Төзекләре күп, җимерекләре дә шактый

Авыл халкы өчен театр ул – клублар. Соңгы 6 елда Татарстанда төзекләндерелгән һәм яңадан төзелгән клубларның саны 658гә җиткән. Әмма төзекләндерүгә мохтаҗлары да шактый. Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Чистай районнарында хәлләр шәптән түгел. Төзекләндерүгә мохтаҗ клублар саны 500дән артык.


Музейлар да игътибар көтә. Г.Тукай әдәби музее моннан ике ел элек төзекләндерүгә ябылды. Анда эшләр төгәлләнеп килә, экспозиция төзү өчен акчаны музей үзе табарга тиеш. Музейга ярдәм итәр­гә теләүчеләр өчен мәгъ­лү­мат: би­редә Тукайның төрле елларда, төрле нәшриятларда чыккан ки­тап­ларын кабул итәләр. Тукай китаплары хәтта Ираннан да кайткан, Татарстан редакцияләре дә бүләк иткән, сез дә кушыла аласыз.


Узган ел Салих Сәйдәшев музее ишегенә дә бик эленде. Монда нигезне ныгыту эшләре генә башкарылган, төзекләндерүгә тотынмаганнар да. Шәриф Камал музеенда төзекләндерү, гомумән, сакаллыга әйләнде. Монда музей­ның бер өлешен сатып алуга бәйле кыенлыклар бар иде. Ниһаять, хөкүмәт бинаны сатып алган һәм төзек­лән­дерү эшләре башланды. Хәзер бу музей Китап йорты дип аталачак.


Болгар номерларында Тукай почмагы булачак дип ышандырдылар, әмма бу сүзләр өлешчә генә тормышка ашты. Монда мунча чоланы хәтле җирдә “Тукай номеры” корылган. Бирегә керергә ярамый, кереп булмый да, мәй­даны бик бәләкәй чөнки. Теләгән кеше “номер”ны тәрәзәдән карап китә. Бүл­мә яктырткычлар белән җи­һазлан­ган.

Тел бетсә, безнең кирәгебез калмый

Язучылар да елга нәтиҗә ясады. Вахит Имамовның “Карабәк”, Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романнары ел ачышы дип игълан ителде. Шигърияттә активлык күзәтелгән. Тел язмышына багышлап шигырь язмаган кеше калмады. Язучылар халык белән күбрәк эшләргә сүз куешты. Тел бетсә, кирәгебез калмый, ди язучылар.


Тел мәсьәләсе эстрада фести­вальләрендә дә күтәрелде. “Татар моңы”, “Татар җыры”, Ваһапов фестивальләрендә әлеге мәсьәлә үзәктә торды. Ваһапов фондының Кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев исә эстрада һәм тел мәсьәләләрен Дәүләт Советындагы Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында күтә­рә­чәген дә белдерде.


“Үзгәреш җиле” фестивале быел икенче тапкыр үтте. Журналистлар белән очрашуда Рөстәм Миңне­ханов, безнең коллективлар мәс­кәүнекеләр белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш, диде. “Татарстанга музыкаль коллективларны үстерергә кирәк. Мин белгеч түгел, ләкин алар безнең артистларны да уздырып җибәрде, бик яхшы чыгыш ясады. Безнең база ул – байлыгыбыз. Ләкин аның белән Татарстаннан, авыллардан ары китә алмыйбыз. Бездә бик әйбәт әсәрләр, яхшы башкаручылар бар. Аларны яңа орбитага чыгарырга кирәк”, – диде ул.


Быел 80 еллыгын билгеләп үт­кән татар филармониясе дә фес­тивальләргә бай булды. Монда “Филармониада”, Яхин исемен­дәге, “Халык көйләре”, “Джазлы Казан” фестивальләре үткәрелде. Моннан тыш филармония олпат җырчылар Гали Ильясов, Таһир Якуповка истәлек такталары булдыруны үз өс­тенә алды. Тантаналы чарага җырчыларның туганнары, иҗатташ дуслары килгән иде.


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 80 еллыгын М.Җәлил исе­мендәге опера һәм балет театрында билгеләп үтте. 200гә якын ке­шедән гыйбарәт булган бу кол­лективның үз сәхнәсе юк. Булмасмы әле, Президент Юлламасында зур концерт залы һәм Милли китапханә төзү турында әйткән иде. Әлегә бу биналарны проектлау эшләре бара.

Югалтулар

Ел дәвамында югалтулар шактый булды. Җыр сәнгатен алсак, бер-бер артлы яраткан җырчы­ларыбыз Татарстанның халык артистлары Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи китеп барды. Алар икесе дә гадилекләре, ихласлыклары белән күңелләрне яулаган иде. Мөхәр­рир, остаз – Исмәгыйль Шәрәфиев, журналист, продюсер Илфак Ши­һапов фани дөнья белән араны өзде. Галим Нияз Халитов, Азат Зыятдиновларны да югалттык. Иске Татар бистәсенең ак әбисе – Нурания Биктимерова, композитор Ганс Сәйфуллин да бакыйлыкка күчте...


Югалтулар тагын да булды. Суриков исемендәге сәнгать ин­ститутының Казан филиалы ябылды. Бу уку йорты ябылу турында сүз 2013 елдан бирле бара иде. Татарстан хөкүмәте шушы көнгә ка­дәр аны саклап калырга тырышты. Лә­кин институттагы гыйльми утырышта филиалда укытуны дәвам итү кирәк түгел дигән карар чыгарганнар. Соңгы һәйкәлләрне генә алсак та, Казанда сынлы сәнгать мәктәбенең аяныч хәлдә булуын чамалап була. Хәзер исә милли кадрларны әзерләү бөтенләй туктатылды.


Дөрес, Казан яңа һәйкәлләргә баеды баюын. Татарстан гимны авторы, композитор Рөстәм Яхинга, шагыйрь Һади Такташка һәйкәл­ләр куелды. Аларның авторы – Асия Миңнуллина. Әлеге һәйкәл­ләр җәмәгатьчелектә, Рифә Рахман әйтмешли, каршылыклы катнаш хисләр уятты.

Акчалы ачышлар

Мондый ачышларга пианист Данияр Соколовның җиңүе керә. Ул оештырган Sforzando фонды Россия Президентының 7,7 миллион сум күләмендәге грантын отты. Данияр – танылган җырчы һәм педагог Мөнир Соколовның улы. Ләкин, бу проектларга әти-әтинең бернинди катнашы юк, ди ул. Ел буе әлеге фонд бик зур чаралар үткәрде. Әйтик, Черек күлдә һәм Свияжскида ачык һавада опера кичләре (open air) үткәрү – аның идеясе. Әлеге вакыйгага мөнәсә­бәтле рәвештә Казан паркларында музыка уен кораллары, пианинолар барлыкка килде. Теләгән кеше аларда рәхәтләнеп уйный алды. Sforzando яңа елны Мәскәүнең абруйлы, Чайковский исемендәге концерт залында сольный концерт белән каршыларга җыена. Әлеге оркестр һәм шул ук исем­дәге фонд тагын бер кыю проект­ны тормышка ашырмакчы. Kazan­OperaLab – опера лаборато­рия­сендә заманча опералар иҗат итәргә мөмкинлек тудырырга җыеналар. Монда алдан режиссер, автор, композиторларны укыталар, аннан иҗат итү мөмкин­лекләре тудыралар. Татарча опера туу шансы да бар, ди Соколов.


Акчалы ачышка Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы, журналист Шамил Идиятуллинның “Город Брежнев” китабын да кертеп була. Әлеге әсәр “Большая книга” Россия бәй­гесендә өченче урынны алды. Уз­ган елны бу бәйгедә Гүзәл Яхина­ның “Зөләйха күзләрен ача” романы беренче урынны алган иде.


Опера йолдызы Аида Гарифуллина өчен дә сөеник. Аның беренче альбомы Германиянең “ECHO Klassik 2017” премиясенә лаек булды. Җырчы Зальцбургта узачак дөнья фестиваленә дә чакыру алды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 0, 01.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр