ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 152, 20.10.2018/

Кадер кичендә догаларыбыз бер булсын


Бүген – 9 июнь, изге вә хөрмәтле Рамазаныбызның  25 нче көне. Җир йөзендәге барлык мөселманнар Аллаһ каршындагы изге бурычларын үтәмәктә булып, чын күңелдән ышанып һәм инанып, барлык гөнаһлардан арынмакка, Үзенең ризалыгына һәм догаларның Аллаһка барып ирешүе өчен тырышмактадыр.

4-3
Ислам дөньясында айлар арасында да Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, изге кичәләр арасында иң мөбарәге һәм изгесе – Кадер кичәсе. Хәдис шәрифтә: “Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кыл­ган­нарның бөтен гөнаһларын Алла­һы Тәгалә кичерер, гафу итәр”, – дип әйтелә.
Коръән Кәримнең “Кадер” сүрәсендә: “Хакыйкать шулдыр ки, без аны (Коръәнне) Кадер ки­чендә иңдердек. Кадер киченең хикмәтен син белмисеңмени? Кадер кичәсе мең айдан да хәер­лерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Җәбраил (Изге Рух), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерен җи­ренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганчы дәвам итәр”.


Фәрештәләр иманлы бәндә­ләренә бер елга билге­ләнгән тәкъ­дир белән бергә ураза тоткан, намазлар кылган, Коръәннәр укыган бәндәләргә Аллаһтан сәлам җиткерер. Ничек менә шул изге көнне, төнне белми калмас­ка соң? Хәер, ул бик үзенчәлекле, матур, серле, күк йөзе якты зәңгәрсу, эссе дә, суык та түгел, кар да, яңгыр да яумый. Узган ел Төркиядән коръәнхафиз бездә торган иде. Сиздек, тойдык. Иртән Җәлил хәзрәт тә шылтыратты. Бик күп зикер әйткәне исемдә. Әнә шул җиргә иңгән фәрештәләр безнең догаларыбызны, үтенеч-сорауларыбызны Аллаһыга алып кайтып тапшырырлар, һәм алар кабул ителер икән. Кешеләр иминлек, сәламәт­лек, бәхет сорыйлар. Элек мин сорарга ояла идем. Узган елгы Рамазанда: “Илгә, өйгә, күңелгә иминлек, тынычлык бир”, – дип сораган идем. Булды да кебек, юк та кебек. Аллаһыдан әманәт итеп бирелгән, сакларга әмер ителгән газиз туган телем­нән мәхрүм иткәндә, минем җаным ничек тыныч булсын. Әгәр өемдә чит тел­дә сөйләшә башласалар, мине аң­лаучылар калмаса, ничек өем имин булсын, ничек Кадер ки­чәсендә фәрештәләр кереп тулсын. Ә җаным елаганда илдә иминлек булырмы? Быел фәреш­тәләргә тап­шырасы догамны һәр кич төн­ге тәхәҗүд намазыннан соң кабатлыйм. Шуңа күрә Кадер кичә­сен белеп алып, уяу үткәрәсе килә.


Кадер кичәсе турында Пәй­гамбәребезнең күп хәдисләре бар. Ул: “Кадер кичәсен Рама­зан­ның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так кичләрдән эзләгез”, – ди. Пәйгамбәребез Кадер кичә­сенең кайчан булганын бәлки бел­гәндер дә, ләкин бу кичәнең яшерен калуының үзенә күрә төрле хикмәтләре дә бар.


Моның максаты – Рамазандагы һәр кичне Кадер кичәсе шикелле гыйбадәт белән үткәрергә өндәүдер. Пәйгамбәребез Рамазан аенда гыйбадәт вә догаларын тагын да арттырырга, бигрәк тә Рамазанның соңгы ун көнендә бик аз йоклый, көне-төне гый­бадәт кыла торган булган. Бәлки, мөселманнар да бу ун көнне, мөм­кин кадәр изге­лекләрен, гый­бадәтләрен арттырсыннар дип, Кадер кичәсенең төгәл вакыты сер булып саклангандыр. Алла­һыга мең шөкер: безнең дә кайбер хәзрәтләребез, мөфтиебез һәм баш казый игътикяфта, бу көн­нәрдә мәчетләр дә өзлексез гыйбадәттә.


Бер вакыт Гайшә анабыз Пәй­гамбәребездән: “Әй, Аллаһның Илчесе, Кадер кичәсенә ирешсәм, ничек дога кылыйм?” – дип сораган. Ул: “Әллаһүммә иннәкә га­фүүүн түхиббуль гафүә фәгъфү ганни”. – “Әй, Аллаһым! Син – Гафу итүче, гафу итәргә яратасың, гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка”, – дип өйрәткән. Кайсы телдә дә, ничек тә ярый. Безгә теге елларда Җәлил хәзрәтнең: “Йә, Раббым, бар­лык гөнаһларымнан ярлыка, барлык гөнаһларыбыздан ярлыка”, – дип,  үзебезнең генә ярлыкануыбызны түгел, барлык мөсел­ман­нар өчен ярлыкау сорарга өй­рәткәне бүгенгедәй исемдә.


Бу Кадер кичәсенең фазый­ләт­ләре бик зур. Хәзрәти Мө­хәммәд Пәйгамбәрлек вазифасын үти башлый, Кадер төнендә Коръән­нең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәга­ләнең тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә иң якын катына күчерелә һәм 23 ел буена Пәй­гамбәребез (с.г.в.)гә иңде­релеп тора. Әлбәттә, бу мөбарәк кичәдә Раббәнә догалары да күп укыла. Беләм: язмам чыккач та, быел нинди дога-теләк укыдың, нәрсә сорадың, диячәкләр. Соң­гы араларда, туган телебез, дия-дия телем аңкавыма ябышты, файдасы күренми. Дәүләт сорадым. Дәү­ләтсез тел булмый, эт авызындагы сөяк кенә була. Акыллы кешеләр бар бит ул. Әнә 100 ел элек татарны чукындырырга дип Казанга килгән Петр Знаменский “Казан татарлары” дигән китабында: “Татар халкы хәтерендә татар ханлыгының элеккеге даны, бөеклеге саклана. Ул килә­чәктә үз дәүләте кабат торгызылыр дип өметләнә”, – ди. Әлбәттә!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр