ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Киләчәк кем кулында?


Россия Президенты В.Путин белән ”туры элемтә” вакытында авыл хуҗалыгындагы хәлләр­гә күбрәк игътибар бирелмәсме дип өмет­ләнгән идем. Ни өчен дигәндә, ил халкын азык-төлек белән тәэмин итүчеләрнең борчу-мәшәкатьләре артканнан-арта. Сүз җитештерелгән про­дукцияләргә гадел бәя булмау турында гына бармый. Кичекмәстән хәл итәсе проблемалар таудан түбән тә­гәрәүче кар йомгагы сыман артканнан-арта. Нәти­җәсе күз алдында: көн саен диярлек илдә берничә авыл юкка чыга.

4-2
Югыйсә язмыш сынаулары аша югалуга дучар ителгән ул авылларда да булдыклы, уңган кешеләр булгандыр. Тиешле шартлар тудырылса, бүген дә менә дигән итеп яшәрләр иде.


Тиешле шартлар дигән­нән, бүген авылда эшмәкәр­лекне үстерү буенча гына да берничә дистә дәүләт программасы эшләп килә. Күпләп терлек асраучы, яшелчә, җиләк-җимеш үс­те­рүче, башка юнәлеш­ләр­дә эшләүчеләргә дәүләт яр­дәме дә артканнан-арта. Тик бүген шәхси хуҗалык­ларда гына түгел, крестьян-фермер хуҗалыкларында да: “Безгә дәүләт ярдәме түгел, үзебез җитештер­гән­гә гадел бәяләр кирәк”, – ди­гән сүзләр ешрак ише­телә.


Дөрес, бу – һич кенә дә авыл җитештерүчеләре дәү­ләт ярдәменнән баш тарта дигән сүз түгел. Бе­рен­чедән, дәүләт ярдәме ди­гәннәре, әйтик, төрле субсидия, дотация, ташламалы кредит һәм башкалар яр­дәме чагыштырмача аз. Икенчедән, әле бит анысын алу өчен дә кайчагында шактый йөрергә туры килә. Шул ук вакытта, бәя гаделсезлеге нәтиҗәсендә чыгым арта, ә керем кимегән­нән кими. Ягулык-майлау материалларына коточкыч бәяләр, 1 килоВатт электр энергиясенең 8 сумнан артып китүе, техника һәм запас частьлар, ашлама, башка күп төрле кирәк-ярак­ларның хакы һаман арта тору авылда үз эшен бул­дыр­ганнарның чабуына бер­ничә потлы гер сыман ябышкан.


Илбашының бездә кыс­ка гына вакыт эчендә хәр­би техниканың дөнья күлә­мендә иң яхшылары җитеш­терелә башлау турындагы сүзләре йөрәккә май булып ятты. Тик ни өчен соң бездә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасы чит илләрнекеннән шулка­дәр калыша? Чит илдә җи­теш­терелгән бер комбайн ху­җалыкка 1500 тонна ашлык бәясенә төшә.


Дәүләттән ярдәм алмыйча, хуҗалыгында мө­гез­ле эре терлек санын 460 башка җиткерә алган Спас районы фермеры Ленар Гыйниятуллин әйтүенчә, чит ил техникасы сатып алу өчен, ел әйләнәсе җитеш­терелгән сөт акчасы да җитми.


– Дәүләттән ярдәм сорап йөргәнем юк. Юрганга карап, аякны сузабыз. Хуҗа­лыктан кабул ителгән сөтнең бәясе 25 сумнан да ким булмаганда гына чыгымнар аклана. Күпмедер табыш алам дисәң, сөт бәясе 30 сумнан ким булырга тиеш түгел. Кибет киш­тәсендәге 1 литр су сөттән ике тапкыр кыйм­мәтрәк булганда, авылда сыер ас­рауның мәгънәсе югала, ди фермер.


Бәяләр гаделсезлеге мал-туар асраучыларны гына түгел, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне дә борчый. Шактый зур чыгымнар белән җитеште­рел­гән бәрәңге, чө­гендер, кишер, суган һәм баш­ка кайбер продукция­ләр­гә бәя дистә еллар дә­вамында үз­гә­решсез кала. Бәясе кыйм­мәтләнсә дә, кибет киштә­сендә генә. Югыйсә җитеш­терүнең бер генә юнә­ле­шендә дә бу кадәр гаделсезлек юк бугай.


Шәхси һәм фермер ху­җалыгы яки авылда үз эшен булдыручылар әйтүенчә, авыл җирлегендә бәяләр гаделсезлегенә чик куярга күптән вакыт. Авыл җир­легендә кулланучылар кооперативлары оештыруның да максаты шуннан гый­барәт. Күмәк күтәргәндә, йөк тә җиңелрәк. Күпләп җи­тештерелгән продукцияне үзең эшкәрткәндә һәм сатканда, чыгымнарны киметеп була.


Кооперативларга дәү­ләт ярдәме дә саллырак. 2015 – 2017 елларда рес­пуб­лика­ның төрле районнарында оешып эшли башлаган 20 кооператив 260 миллион сумлык грант алган. Шушы көннәрдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы­ның мах­сус комиссиясе авыл хуҗалы­гында төрле юнә­леш­ләрдә эшләүче Лаеш районы “Кәүсәр”, “Авант”, Кукмара районы “Тургай”, “Экопродукт”, Бал­тач районы “Балкыш”, Минзәлә районы “Нива” һәм башка кооперативларны (барлыгы 13 оешма) зур суммада акчалата грантка лаек дип тапты.


Белгечләр әйтүенчә, иген­челек, терлекчелек, яшел­чә, җиләк-җимеш про­дукцияләре җитештерү, эш­кәртү, сату, кыскасы авыл хуҗалыгының барлык юнә­лешләрен колачлаган мондый кооперативлар авыл­ның киләчәге булып тора. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр