ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Синеке арта, минеке – юк...

 

Халыкта, пенсия акчасы арта икән, дигән хәбәр нәкъ бер ел элек яшен тизлегедәй таралды. Һәркем үз җирлеклә­рен­дәге пенсия бүлек­ләренә ашыкты. Аңа кадәр дә документларын тапшырып, пенсия акчасының күләмен арттыручылар булган-булуын. Монда сүз 2015 елга кадәр пенсиягә чыгучылар турында бара. Пенсияне кабат санатып алырга теләүчеләрнең саны бүген дә кимемәгән.

1-1
Пенсия акчасын арттырып йөрүчеләр шактый булып чыкты. Су буе чиратлар тезелә башлагач, һәркемгә, көнен һәм сәгатен билгеләп, алдан язылып кую өчен журнал булдырдылар. Кайбер пенсионерларга бәхет бер тапкыр ­баруга ук елмайды. Бар язулары тәртиптә, документларда хата китмәгән. Пенсия акчасын кабат санату өчен, бала­ларның туу таныклыклары, язылышу кәгазь­ләре кирәк булып чыкты. Бөтен язуларның дөрес­ле­ген, бердәйлеген тик­шерде­ләр. Хата киткән икән, аны җирлектәге ЗАГС бүлеклә­ренә барып төзәттерергә ки­рәк булды. Андыйлар да күп, кемнеңдер туу турындагы таныклыгында хата кит­кән, кемнеңдер язылышу кәгазь­ләре дөрес түгел. Шулай итеп, ЗАГС бүлегендә дә чират тезелде. Монда да алдан язылып кына килергә мөм­кин булды. 

 
“Ышанасызмы-юкмы, минем язылышу таныклыгыма ирем урынына каенатамның исемен язып куйганнар. Таныклыкны кулга да алган юк иде. Моңарчы бер дә укып карамаганбыз икән. Бабай вафат бит инде, иремне дә җирләдем. Паспорт булгач, таныклыкның кирәге юк кебек иде”, – дип сөйли Нурания апа. Яңарак кына хас­та­ханәдән чыккан апаны йөртү өчен, кызы ял алып кайткан. Мәрзия әби­нең биш бала­сы­ның өче­сенең таныклыгында хәреф хаталары киткән. Аларның һәрберсен төзәтеп, яңа документ алу өчен, 650 сумлык дәүләт салымын түләргә кирәк булачак. Әле балалары Чаллыдан, Башкортстаннан һәм Казаннан кайтып җитәргә тиеш икән. Башта бер тапкыр кайтып гариза язалар, кабат тагын кул куярга кайтасылары бар.


Төп кенәгәдә язулар хатасыз булса, төзәтү җиңелрәк, әлбәттә. Күп вакытта тер­кәл­гәндә дөрес язмаганнар. “Авыл җирлекләрендә документларны дөрес тутырмау бәласе бу. Беренче ике баланың документларында хата киткән, калган икесенеке тәртиптә. Үземнең язылышу таныклыгым дөрес түгел. Әтинең исемендә бер хата җибәргәннәр. Дүртенче тапкыр киләбез инде район үзәгенә, эшнең очына гына чыга алмыйбыз. Балаларны гел җыйнап кайтартырга кирәк. Аларның да эшкә барасылары бар. Йөреп ардык дип, бу эшкә кул селтәүчеләр дә җитәрлек”, – дип сөйли Галия апа. Алар пенсия документлары артыннан бер ел элек йөри башлаган иде. Ниһаять, май аенда “кәгазь ботка”сын тапшырып, яңа таныклыклы булганнар. Июнь башында беренче тапкыр акчасы артып килгән. Галия апаның шуңа шалтыратуы икән. “Акчасы 1000 сумга арткан. Пенсия күләменә кара­саң, бу – күп акча инде. Вакытында тапшыра алмадык шул. Күпме акча югалттык бит?!” – дип зарланырга өл­гер­мәде, тагын санап китте Галия апа. Исәп-хисап ясап сөйләшкән кешене тыңларга да кызык. “Дүрт тапкыр район үзәгенә барганда 250 шәр сум акча тоттык. Менә булды 1000 сум. Аннан ике танык­лыкка һәм язылышу кәга­зенә 650 сумнан 1950 сум тү­ләдек. Өч мең сумга якын акча чыгып китте. Шуңа тагын ба­ла­лар­ның, эш калдырып, бен­зин ягып кайтып йөрү­ләрен дә кушсаң. Кыскасы, бу акчаны иркенләп 3 айдан соң гына керемгә санап була. Шөкер, артуы әйбәт булды”, – диде ул барыбер, куанып.


Баксаң, документлар артыннан йөреп тә, пенсиясе артмаучы кешеләр дә бар. Кемнеңдер 30 сум гына арткан, кемгәдер 1-2 мең сум тирәсе артып килгән. “Безгә дә шалтыраталар. Килеп үп­кәләрен белдерүчеләр бар. Һәрбер очрак аерым карала. Тикшермичә генә бер сүз дә әйтеп булмый. Документларда төгәлсезлекләр бик күп, аларны төзәтергә туры килә. Бар кәгазь дә тәртиптә булырга тиеш”, – дип сөйли Татарстан Республикасының Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиул­лина. “Пенсиягә мондый өс­тәмә түләүләр ничек барлыкка килгәнен аңлатып китәм. Бала тапкан вакытта хатын-кызлар беркайда да теркәлеп эшләмәгән, эш бирүче аңа акча түләмәгән очракта, бу акча пенсиягә өстәмә бал­лар рәвешендә түләнә. Хөкү­мәт бала үстергән вакыттагы “эш стажы”н балларга әйлән­дерде. Бала табучыларны бү­ләкләү кебек килеп чыга. Бу әби-апаларның, бала табып, эшләмәгән еллары өчен бик тә файдалы булды”, – диде ул.


Заманында бала табып та эшләп йөрүчеләр өчен пенсияне кабат санатуның файдасы юк булып чыга. “Медицина өлкәсендә эшләүче бер белгечнең пенсия акчасын санадык. Ул беренче баласын тапканда, төнлә эшләгән, көн­­дез укыган. Баласын әни­се караган. Икенчесе белән тагын декретта утырып тормый, яшь табибны эшкә чакырып алганнар. Санап караган идек, аның акчасы ала торган пенсиясеннән азрак та булып чыкты. Шулай да булырга мөмкин. Пенсия фондларында эшләүчеләр шуңа да һәр очракны аерым карап, санап күрсәтә”, – дип сөйли Асия Зиннәт кызы.

 

P.S. “Туры элемтә” вакытында пенсио­нер­ларның керемнәрен арттыруны Россия Президенты Хөкү­мәт­нең төп бурычы дип атады. Ул пенсия яшен арттыру темасына бик сак карарга кирәклекне әйтте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 09.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр