ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

//

Россия футболчыларыннан ни көтәсез?

 

Бүген Россия җыелма командасы Мисыр  командасы белән очраша. “Левада” үзәге уздырган сораштырудан ил халкының 14 проценты Черчесов уенчыларының чемпион буласын әйткән. Сез нәрсәгә өметләнәсез?

3-1

Дамир Каюмов, Казандагы “Мирас” укыту-спорт клубы  директоры:

 
– Ышанабыз, өмет итәбез. Футбол барысын да күрсәтер! Дөнья чемпионатында көчсез командалар уйнамый. Бразилия, Германия командалары аерылып тора, французлар, испаннар да яхшы уйный. Безнекеләрне аңлап булмый:  көчле команданы җиңәргә дә, көчсезенә җиңе­лергә дә мөмкин. Менә шундый  команда! Туп  түгәрәк. Уенның да ничек барасын алдан әйтеп булмый.

Инсаф Хафизов, Казан инновацияләр университеты студенты:

 
–  Безнекеләрнең җиңәсенә ышанмыйм. Чөнки көчсез командаларны да җиңә алмыйлар бит. Соңгы җиде уенда да сөендерә алмадылар. Җиңү­челәрне Германия, Испания, Бразилия, Франция командалары арасыннан эзләргә кирәк дип уйлыйм. Германия командасы 2014 елда чемпион булды. Бу юлы да биреш­мәскә мөмкин. Испаниядә “Реал”, “Барсе­ло­на” командаларыннан җыел­ган уенчылар күп. Испа­ниянең капкачысы да көчле. Россия командасына осталык җит­ми. Бары Александр Головин бе­лән Игорь Акинфеевның чыгышларын гына югары бәяләргә мөмкин.

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Мин чемпионатның спорт сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә  әйләнүен көтәм. Командалар ничек уйнарлар, Казанда аларга ошар микән, фанатлар калабызны ничек кабул итәр – боларны күзәтү кызык булачак. Һәм, әлбәттә инде, гадел, кызыклы уен. Ләкин мин Россия җыел­ма командасы җанатары түгел. Бәлки... Кайчан да булса агач та ата дип әйтәләр бит әле... Шундыйрак хәл килеп чыкса гына инде.

Эльмир Галләмов, эшмәкәр:

 
– Россия җыелма коман­дасының җиңүенә ышанасы ки­лә. Кеше килә, карый. Ты­рышсаң, җиңәргә була. Бездә дә хәзер һәркем футбол уйный, бөтен ишегалдында, мәктәп стадионында туп тибәләр. Брази­ли­ядәге кебек үк булмаса да, бу спорт төре дә киң тарала башлады. Май аенда Казанда булган уенга авылдан әтине, энекәш­ләрне алып килдек. Рәхәтләнеп карадык. Яхшы гына уеннар булыр дип көтәбез. Шәһәр дә чемпионатка әзерләнә. Күп кунаклар киләчәк. Аннан һәркем үзе те­ләгән командага җан ата ала. Моңарчы да күбесенең уеннарын күзәтеп бара идек.

Равил Шәрәфиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

 
– Бер керәшен малае: “Бу болыт йә ява, йә юк инде”, – дип әйткән ди бит. Мин дә шуның кебек. Футболчылар йә җиңәрләр, йә җиңелерләр. Спортта бернәр­сәне дә өздереп әйтеп булмый. Шәп команда да уйный алмаска мөмкин. Спортчыларны сүгәргә ярамый. Театрда үзебез дә бер төрле генә уйнамыйбыз бит.  Кәефтән дә күп нәрсә тора. Җиң­сә­ләр – сөенеч, җиңмәсәләр дә кайгырмыйм. Футболны телевизордан карарга җыенам. Бәясен­нән дә кыйммәтсенүем түгел. Кеше күп булган урыннарда йөрер­гә яратмыйм. Телевизордан хаҗ­ны күрсәткәндә дә башым әй­ләнеп китә. Стадионда исә җа­натарларның кычкырып утыруына түзә алмаячакмын. Ә театр­да халык күп булганны яратам. Үземне футбол җанатары дип әйтә алмыйм. Спорт бүген  гладиаторлар сугышын хәтер­ләтә. Анда тупаслык күп. Тупаслыкны яратмыйм.

Роберт хаҗи Галиев, башкалабыздагы “Каюм” мәчете мөдире:

 
– Футболчыларыбызга ышанычым зур. Тырышырлар, кеше көлдермәсләр дим. Тырышкан – ташка кадак каккан, диләр бит. Әле бит үз илеңдә уйнау да зур этәргеч, көч бирә. Аларга Ал­лаһы Тәгалә булышсын иде. Чын кү­ңелдән, ихлас сора­ганнарның кулын буш итмәм, сораганнарын бирермен, дигән Раббыбыз. Әле­ге чемпионат аркасында Казаныбыз, Татарстаныбыз турында тагын да күбрәк белә баш­лаячак­лар. Монысы да – күңелле хәл!

 

”ВТ”ның кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! ”ВТ” ның кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгать кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8843 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Хәзер ЮХИДИне көтәсе түгелме?

 

1 июньнән машина йөртүчеләр өчен “европротокол” төзүдә яңалыклар бар дип ишеттек. Шул хакта аңлатып бирсәгез иде.

 
Илфат

 

ОСАГО полислы машина йөртүчеләргә “европротокол” төзү кагыйдәлә­ре дә үзгәрде. Яңа ка­гый­дәләр буенча, әгәр дә авария булып, анда зыян кү­рүчеләр юк икән, ЮХИДИ инспекторлары килгәнне көтәргә кирәк түгел. Иминият оешмасына фотосу­рәт һәм видеоязма төше­реп җибәрү дә җитәчәк. “Ев­ропротокол” буенча элек күп дигәндә 50 мең сум түлиләр иде. Хәзер бу сумма 100 мең сумга җитте.

 

Ирдән рөхсәт кирәкме?

 

Күптән түгел ирем белән аерылыштык. Мин балам белән кияүгә чыкканчы сатып алган фатирымда теркәлеп торам. Шунда яшибез дә. Әмма озакламый фатирны сатарга җыенам. Баланы пропискадан төшерү һәм яңа фатирга кертер өчен, элеккеге иремнән ризалык сорыйсы буламы?

 
Илһамия

 

Балигъ булмаган баланы фатирдан пропискадан төшерү һәм яңасына тер­кәү өчен әтисенең дә рөхсәте кирәк. Аерым яшә­гән очракта да сезнең документларыгыз – паспортларыгыз, баланың законлы хокукларын як­лау­чы кеше икәнлеге­гезне раслаучы язулар кирәк булачак. Бу мәшәкатьләрне алдан ук татулык белән хәл итеп кую ягын карагыз.

 

Ана капиталына өмет бармы?

 

Баламны бакчага озатырга җыенам. Ана капи­талының бер өлешен алып була дип ишеткән идем. Күпмесен алырга була?

 
Рәзилә

 

“Ана капиталы”ннан бер тапкыр алырга мөмкин булган акча күләме хәзер 25 мең сумны тәшкил итә. Аны алу өчен, үзегез яшә­гән районның Пенсия фондына барып, гариза язарга кирәк. Әгәр дә “Ана ка­питалы”нда калган акча 25 мең сумнан кимрәк булса, шул калган акчаны биреп бетерәчәкләр.

 

Килмәгән табибны нишләтим?

 

Авырып киттем. Температурам югары иде. Өйгә табиб чакырттым. Әмма көнозын көтсәм дә, ул килмәде. Иртәгесен үземә барырга туры килде. Больничный кәга­зен шул көннән генә башлап бирделәр. Авырып яткан бер кө­нем аркасында эшемдә күңелсезлек килеп чыгар дип куркам. Табибның үзенә әйткәч, тулай торакта домофон эш­ләмәгәнгә мин гаепле түгел, ди. Бу очракта миңа ниш­ләргә?

 
Гөлназ

 

 Табиб чакырту регис­тратурадагы журналга язылып бара. Участок табибы үзе килә алмаган очракта, дежур бригаданы җибәрә ала иде. Сез төгәл адресыгызны күр­сәтмәгәч, яхшылап ачыклый алмыйбыз. Әмма сезгә баш табиб янына барырга киңәш итәбез. Больничный кәгазе теләсә ничек тутырыла алмый, аны бары тик баш табиб урынбасары яки башка җа­ваплы зат кына үз­гәртә ала.

 

Камераларны ник “күрми”?

 

Еш кына юлда йөрелә. Үзем тизлекне дә арттырмыйм төсле. Әмма озак та үтми, штраф хатлары килә. Машинамда камералар барлыгын хәбәр итә торган җиһаз да бар. Әллә ул заманча камераларны сизми микән?

 
Илфир

 

Сезнең машинада нин­ди җиһаз барлыгын күрми­чә, бу сорауга хәтта белгеч­ләр дә җавап бирә алмаячак. Сер түгел, җитештерүчеләр вакыт узган саен заманчарак әйбер ясарга тырыша. Ә менә камералар санының артасын төгәл әйтә алабыз. Монысын Та­тарстанның ЮХИДИ ида­рәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов җиткер­де. Тиздән республика юлларына кагый­дә бозучыларны фото һәм видеога төшерә тор­ган тагын 100 камера куячаклар. Хәзерге вакытта Татарстан юлларында 1013 камера эшли. Шулай ук республика территорияләре аша уза торган Мәскәү – Казан, Казан – Оренбург, Казан – Ульяновск федераль трассаларында да күзәтү камералары куелачак.

 

Ташламасы булыр микән?

 

Улыбыз 9 нчы сыйныфтан соң Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау көллиятенә укырга барырга җыена. Коткаручы  буласы килә. Уку йортын тәмамлаучы­ларга, вузга кергәндә, нинди дә булса ташламалар каралмаганмы? Хәрби хезмәттән азат ителмиләрме? Нинди имтиханнар тапшырырга кирәк?

 
 Илүсә. Биектау районы

 

Быел гадәттән тыш хәл­ләр юнәлешенә – 50, янгын сүндерүче белгечлеге буенча 25 бюджет урыны каралган. 9 нчы сыйныфтан соң уку вакыты – 3 ел да 10 ай. Гадәттә, үткән елларда бер урынга 2–2,5 кеше дәгъва кылган. “Укырга аттестат баллары буенча кабул итәбез. Моннан тыш физкультура буенча нормативлар тапшырырга кирәк. Без­дә белем алучылар хәрби хезмәттән азат ителми. Көллиятне тәмамлаучылар Казан илкүләм тикшеренү­ләр техник университетында (КАИ) тизләтелгән программа буенча укый ала”, – дип аңлаттылар уку йор­тының уку-укыту бүлегендә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 83, 08.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр