ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 117, 17.08.2018/

“Безнекеләр болай да батмый“

 

Илбашы Владимир Путин уналтынчы тапкыр Россия халкы сорауларына җавап бирде. Сөйләшү 4 сәгать тә 26 минут дәвам итте. Президент 70тән артык сорауга җавап бирде. Татарстан халкы иң күп сорау юллаучылар рәтендә булса да, республикада яшәүчеләрне ишетмәделәр.

2-1
Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков алдан ук “туры эфир”га үзгәреш­ләр кертеләчәге турында хәбәр иткән иде. Бу юлы чарага кунак­лар чакырудан баш тартканнар. Аның каравы, залдагы экраннар санын, гомумән, техник мөм­кин­лекләрне арттырганнар. Пре­зидент “туры эфир” дәва­мын­да видеоэлемтә аша төбәк башлыклары һәм Хөкүмәт вә­килләре белән элемтәдә торды. Теге яки бу мәсьәләгә бәйле четерекле сорау килеп ирешүгә, Путин шунда ук җаваплы түрәгә мөрәҗәгать итеп, мәсьәләгә ачык­лык кертте. “Туры эфир”ны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Бу хакта  атна башында Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Крем­ленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйткән иде. “Илбашының халык белән аралашуын Рөстәм Миңнеханов эш бүлмәсендә караячак. Ул те­ләсә нинди сорауга җавап бирер­гә әзер”, – диде ул. Тик Рөстәм Миңнехановка сорау бирмә­деләр.


Алып баручылар әйтүенчә, “туры эфир”га 2 миллион 600дән артык сорау килгән. Иң күп мөрәҗәгатьләр Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүче­ләр­дән килсә, өченче урында – Татарстан. Ни кызганыч, республикадан килеп ирешкән сорауларны яңгыратуны кирәк тапмадылар. Дөрес, бензин бәясе турында  борчылып шалтыратучылар күп дигәндә, Татарстанны искә алдылар. Югыйсә республикада яшәүчеләр “туры эфир”га кадәр үк Илбашына үз сорауларын юллый башлаган иде инде. Татарстанда яшәүчеләрнең милли телләрне ихтыяри укытуга бәйле канун проектын тәнкыйтьләп, Казанда чүп заводы төзүгә каршы, Чистай икмәк заводында хезмәт хакларын түләмәү кебек мәсьәләләр буенча Путинга мөрәҗәгать итүе билгеле. Сүз уңаеннан, Чистайда прокуратура тикшерү башлады инде. Барыннан да бигрәк, узган елның көзеннән бирле федераль дәрәҗәдә тынычлык тапмаган тел мәсьәләсендә Илбашыннан җылы сүз өмет иттек.


“Моннан ике ел элек үткә­релгән “туры эфир”да икътисад­ның хәле турында кызыксынучылар: “Акмы, карамы?” – дип сорагач, Сез: “Икътисад соры чор кичерә”, – дип җавап биргән идегез. Бүген вәзгыять ничек?” Беренче  сорау әнә шул булды Путинга. Ул фәлсәфәгә бирелде. “Без тотрыклы ак төскә таба барабыз, – диде Президент. – Аңлашыла ки, чиста ак төс булмый. Хәтта Арктикада да. Шунысы хак: без дөрес юнәлештә атлыйбыз. Болай фикер йөртергә җирлек тә бар. Икътисад тотрык­лы үсеш кичерә. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында уңышлары­быз шактый. Инфляция күрсәт­кече буенча тарихта иң түбән күрсәткеч күзәтелә”. Илбашы әйтүенчә, хезмәт хаклары – 1,9,  реаль керем дәрәҗәсе – 3,8  процентка арткан. “Моны һәркем сизмәскә дә мөмкин, әлбәттә. Гомумән алганда, бу – объектив саннар. Дөресе шул”, – диде Путин.


Акча турында сүз чыккач, бензин бәясе хакында да сорадылар. “Мондый хәлгә юл куярга ярамый. Нефть бәясен көйләү­дәге кайбер кимчелекләр аркасында, чималны чит илгә озату күләме артты. Нәтиҗәсе буларак, бәяләр дә кыйммәтләнде. Ил Хөкүмәте әлеге юнәлештә карарлар кабул итте инде”, – диде Путин. Сөйләшүгә Россия энергетика министры Александр Новак та кушылды. “1 июньнән акциз бәя­ләрен төшерү турында карар кабул ителгәч, вәзгыять тотрык­ланды. Май ахырыннан бирле ягулык салу станцияләрендә бәя­ләр артмый”, – дип ышандырды министр.


Путиннан Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр турында сорадылар. “Россия үз мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Тупас, дорфа түгел, әмма илеңне кайгыртырга кирәк. Без һәрвакытта да үзара килешү юлларын эзлибез. Партнерларыбыз Россия белән исәпләшергә кирәк икәнен аңлагач, басым да бетәчәк”, – дип искәртте ул. “Өченче бөтендөнья сугышы башланачакмы?” – дигән сорауга Президент физик Эйнштейн сүзләре белән җавап бирде: “Өченче бөтендөнья сугышы турында белмим, дүртенчесендә исә ташлар һәм таяклар белән сугышырга туры киләчәк”, – диде ул. Халыкара мәйданда куркыныч адымнардан саграк булырга киңәш итте.


Латвиядә рус телендә укуны тыюга бәйле сорауга җавап бир­гәндә, Путин безнең дә “авырткан җир”гә кагылды. Илбашы әйтүенчә, цивилизацияле җәм­гыятьтә мондый хәлне күз алдына китерү дә авыр. Теләсә нинди санкция кертү проблеманы хәл итәргә булышмый, киресенчә, аны кискенләштерә генә. Балтыйк буенда яшәүче ватандаш­ларыбызның хәленә килгәндә, без бу хакта һәрвакыт сөйлибез, диде Президент. “Европа Берлеге территориясендә яшәүче кешеләрнең хокукларын шулай тупас бозганнары өчен аларга оят булыр дип өметләнәбез”, – диде Путин.


Илбашына килеп ирешкән сорауларның һәр бишенчесе социаль мәсьәләләргә кагыла. Путин пенсия яшен арттыруга бик сак карарга киңәш итте. Лаеклы ялга чыгу вакытын озайтудан бигрәк, пенсия күләмен арттыруны күпкә мөһимрәк, дип бәяләде. Алтай краеннан авыл мәктәбен япмауларын үтенеп шалтыраттылар. Президент, губернатор вазифаларын башкаручы Виктор Томенкога мөрәҗәгать итеп, 47 бала белем ала торган уку йортын саклап калу юлларын эзләргә кушты. Төбәк башлыгы Илбашына мәктәп ябылмаячак, дип вәгъдә итте. Путинның бер сүзе җитте әнә! Чүп мәсьәләсе турында да сөйләштеләр. “Совет чорында чүп-чар мәсьәләсе белән шөгыльләнмәгәннәр диярлек. Аны полигоннарга гына озатканнар. Бүген илдә елына 70 миллион тоннадан артык чүп җыела. Шуңа күрә калдык-постыкларны эшкәртү яки юкка чыгаруны җайга салырга кирәк. Без вәз­гыятьне тамырдан үзгәртеп, якын киләчәктә заманча техно­логияләр нигезедә эшләүче 238 заводны сафка бастырырга тиеш”, – диде Президент. “Туры эфир”да Осиново бистәсендә яшәүчеләрнең чүп заводын тө­зүгә бәйле ризасызлык бел­дергән соравы яңгыра­маса да, җавабы аңлашылды кебек.


Сөйләшү өч сәгатьтән артып киткәч: “Володя, армадыңмы?” – дип сорадылар Путиннан. “Юк”, – дип җавап бирде ул. Костюмы шәп, дип тә мактадылар. Диң­гезчеләрнең: “Кораблар батмасын өчен, аларга Мутконың портретын ясасаң ярыймы?” – дигән төртмәле соравына: “Безнең кораблар болай да батмый”, – диде. Муткога килгәндә, ул министр башкарган эшләрне югары бәяләде. Путинның үз-үзеннән көлгән чаклары да еш була икән. Ул оныкларын алдамаска өйрәтә, алар белән күбрәк аралашырга хыяллана. “Ходайга кайчан ышана башладыгыз?” – дип тә кызыксындылар. “Ми­немчә, һәркем күңелендә ышаныч белән туа. Ләкин төрле кешеләр төрле хәлләрдә генә моны аңлый башлый. Бу – бик шәхси сорау”,  – дип җаваплады. Быел узган Президент сайлавында ышанычлы рә­вештә җиңү яулавына иша­рәләп, сәяси мәйданда күңелсез тү­гелме, диделәр. “Минем ышанычлы командам бар”, – дип әйт­те ул. Үзенә варис әзерләүгә килгәндә, аны халык сайларга тиеш, дигән фикер белдерде. Очрашу ахырында “туры эфир”га килеп ирешкән һәр сорауга җавап биреләчәген вәгъдә итте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 08.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр