ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Елап кына эш чыкса...

 
Казандагы “Порт” базары ут төртү аркасында янган булырга мөмкин. Сишәмбе көнне булган фаҗиганең сәбәпләрен шушы көннәрдә хәбәр итәчәкләр. Әлегә зыян күләме билгеле түгел. Сәүдәгәрләр елый, әмма үзләре дә аңлый: янгын иртә белән чыкмаган булмаса, бу вакыйга тагын да аянычлырак тәмамланыр иде.

17-2
tatar-inform.ru

 

“Порт” сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән кешеләрнең товарларын, сату урыннарын кичә кичке биштә иминият оешмасы вәкилләре тикшерде. Бүген исә сатучылар, кереп, бер өлешен җыештыра башлаячак. Зыян күрүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан белешмә алып, ниндидер ярдәмгә өметләнә. Гаҗәп, әмма өч көн элек сәүдә үзәгендә ниләр булганны белмәү­челәр дә бар икән. Әнә Райлә белән Илшат  кием-салым сатып алырга дип килгән. “Үзебезнең ияләнгән сатучыбыз бар иде. Әллә кертмиләрме?” – ди Райлә.  Аны түгел, биредә сату ит­кән кеше­ләрне дә кертүче юк әле. Кичә бары тик сәүдә нокталарын арендага алып торучыларны гына кертеп, җыелыш уздырдылар. Бе­рәү­ләрнең йөзендә өмет бар­лыкка килсә, икенчеләр күз яшен тыя алмый.


“Кредитны барыбер түләтәләр”

– Ичмасам, бер әйберем калса иде. Узган ел кайбер товарны өйгә кайтарып, балконда саклый идек. Быел ирендерде. Ике сәүдә ноктасында пәлтәләр саттым. Һәркай­сында 300әр пәлтә калды. Ниш­ләргә дә белмим. Безнең як янмаган да диләр, әмма аларга барыбер ис сеңгән инде. Аны бит хәзер алучы булмаячак, – дип күз яшен түгә Рәхилә ханым. – Билгесезлек тә бетерә. Безнең корпустагыларны шимбә генә эчкә кер­тәчәкләр.


Рузия апаның хәле тагын да мөшкел. Ул МЧС хезмәт­кәрлә­рен­нән янгын булганы турында бе­леш­мә алган. Әмма аның бер­нигә дә ярамасын яшерми. “Түлисе кредитны барыбер түләтәләр. Бер­көнне җыелыш булды. Безгә беркем дә ярдәм кулы сузарга җыен­мый. Җи­тәкчеләр банк белән сөй­ләшербез, диләр. Бер-ике айга кичектереп торсалар да, аны бит барыбер тү­лисе. Ә без ул арада каян эш табыйк? Минем бит бер генә товарым да исән калмады. Кайбе­рәү­ләр калган чүпрәк-чапрагын 100 сумнан булса да сатып, акча эшли ала, – ди ул.  – 3 миллион сумнан артык товарым юкка чыкты. Ике кредитым бар иде. Ничек еламыйсың соң? Ике баланы кеч­кенәдән бе­р­үзем аякка бастырдым. Таяныр ке­шем, терәк булырдай ирем булса, болай өзгәләнмәс тә идем”.


Рузия апаның елаганын ишетеп, аны сатучылар урап алды. “Мин дә синең шикелле. Бер­нәр­сәсез калдым. Беләсеңме, безнең якка Илшат дигән егет кереп караган. “Кукмара итекләре”ннән башлап, беребезнең дә товары исән түгел икән. Синең ирең үлгән, минеке исән килеш алган бурычын да бирмичә йөртә. Барыбызга да авыр”, – дип зарын сөйли Хәтирә ханым.


Сәүдәгәрләр борчыла. Әмма алга таба яшәргә кирәк. Әле ярый үзебезгә зыян килмәде, дип бер-берсен тынычландыралар. “Үзем­нең ике урында сәүдә ноктам бар иде. Быелдан сатучыларның кассасы булырга тиеш дигәч, “Атак”тагы теге урынга кеше куясым килмичә, икесен берләштердем. Соңгы товарны  иртәгә янгын дигән көнне ташып бетергән идем. Көн саен монда килгән булабыз. Күңел бе­рәр җылы сүз көтә, – ди Флүрә апа. – Төн йокыларым качты.  Гомер буе сату иткән кеше бит без. Булган акчаны гел товарга әйләндереп тордык.  Безнең якта янгын көчле булды. Бер әйберне дә ала алмыйча чыктык. Бөтен документлар гел эш урынымда иде. Безне атна саен тикшереп тордылар. Товар алган язулар, чеклар – барысы да янып беткән. Кулымда үземнең анда эшләгәнне раслаучы бер документ та юк. Кан басмым бер төшә, бер менә. Төнлә йоклый алмагач, дару эчәм”.


Үзен Зөбәрҗәт дип таныштырган апаның исә әлегә күңеле тыныч. “Пенсиягә чыккач, кызым бер урын алып биргән иде. Миңа рәс­миләштердек. Бала уенчыклары сата идек. Янгын безнең якка кил­мәгәндер дип уйлыйм. Әле минем анда акчаларым да күп калды. Шуларны гына алып чыгып булса да,  шөкер итәр идем”, – ди ул.

“Беркем дә онытылмаячак”

Әлегә “Порт” сәүдә үзәгендә адым саен полиция хезмәткәрләре кизү тора. “А” корпусы уттан зыян күрмәгән, биредә сату итүчеләр якын арада ук эшкә керешә алачак, – дип вәгъдә бирде сәүдә үзәге хуҗасы Булат Нагаев (озак еллар Казанның җир ресурслары комитеты җитәкчесе булып эшләгән Роберт Нагаевның улы – ред.) чәр­шәмбе көнне фаҗигадә зыян кү­рүчеләр белән очрашуда. – Милек хуҗасы буларак, без дә – зыян күрү­челәр рәтендә, югалтулар гына күп­кә зуррак. Коткаручылар һәм хокук саклау вәкилләре “Б” корпусына керергә рөхсәт биргәч, би­редә төзек­ләндерү эшләрен башлаячакбыз. Моның өчен чама белән ике ай вакыт кирәк булачак”. Булат Нагаев эшмәкәрләргә уттан исән калган товарларын юып-чистартырга да тәкъ­дим итте. Зыян күрүчеләргә “Порт”ның янәшәдә урнашкан өчен­че бинасында, башкаладагы башка сәүдә үзәкләрендә урын би­рергә ышандырдылар. “Беркем дә онытылмаячак”, – диде Булат Нагаев. Зыянны кем каплаячак, дип сораучыларга исә тик­шерү тәмам­лануын көтәргә киңәш итте.


“Порт” хуҗасы әйтүенчә, моннан ике ел элек сафка баскан сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгына бәйле чараларның барысы да үтәлгән. Быел мартта Кемероводагы “Зимняя вишня” фаҗигасеннән соң, илдәге барлык сәүдә үзәклә­рендә тикшерүләр узды. “Порт”та кимчелекләр шактый булган. Бер корпуста сату урыннары дөрес бүленмәсә, икенчесендә ашау-эчү урынына бәйле таләпләр үтәл­мәгән. Моннан тыш, балалар өчен уен мәйданчыгы икенче катта урнашкан, ул өстәмә чыгу юлларыннан шактый ерак урнашкан. Сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча әзерлек узмаган кешеләр эшләгән”, – дип сөйләде Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең  рәсми вәкиле Лилия Галимова. Тикшерү нәтиҗә­ләре буенча прокуратура административ эш кузгаткан. Вәкаләтле затларга алты мең сум күләмендә штраф салганнар. 15 майда биредә кабат үткәрелгән тикшерү барышында әлеге кимчелекләрнең юкка чыгарылуы ачыкланган. Тик фаҗигадән заманча саклык чаралары да коткарып кала алмады. Кайбер мәгъ­лүматларга караганда, сәүдә үзә­гендә электр энергиясе белән тәэ­мин итүдә кыенлыклар булган.

Ут төртү дә булырга мөмкин

Җинаять эше “Саксызлык аркасында милеккә зыян салу яки юкка чыгару” маддәсе буенча кузгатылды. Гадәттән тыш хәлгә китергән сәбәпләр арасында махсус рә­вештә  ут  төртү ихтималы да карала. Белгечләр әйтүенчә, янгын электр җиһазларның ватык булуы, уттан саксыз файдалану аркасында да килеп чыккан булырга мөм­кин. Беренче нәтиҗәләрне бүген-ир­тәгә үк халыкка җит­керергә вәгъдә иттеләр.


Эшмәкәрләр белән очрашу барышында бизнес-омбудсмен Тимур Ногуманов зыян күрүчеләрнең кредит буенча түләүләрен кичек­терү өчен, банклар белән сөй­ләшүләр алып барылачагын белдерде. Татарстан икътисад ми­нистрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин әйтүенчә, дәү­ләт 5 процент исәбеннән өч елга кадәр өч миллион сум күләмендә кредит бирергә әзер. Әлеге эш белән Эшмәкәрләргә ярдәм фонды шөгыльләнәчәк, дип фаразлана. Һәр очракны аерым карап тик­шерәчәкләр. “Порт”тагы янгыннан зыян күрүчеләр өчен “кайнар линия” дә эшли башлады. Моның өчен 8 (843) 299-15-80 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 08.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр