ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 137, 25.09.2018/

//

Әле соң түгел

 

Мамадыш районындагы Зур Өске авылының түбән очында, болынлыкта урнашкан чишмә әллә кайлардан күренеп тора. “Үти чиш­мә­се” диләр аны халыкта. “Үти” исеме җырга әйләнгән “Җи­дегән чишмә”дән һич ка­лыш­мый. Атамасының ки­леп чыгышы турында авылдашлар арасында риваять тә яши.

3-2
Имеш, моннан бик күп еллар элек авылда ап-ак, энҗе кебек җемелдәп торучы сакаллы, бик белемле акыл иясе булган бер карт яшәгән. Аны бар җирдә дә хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Кешеләргә акыллы ки­ңәшләр бирүе белән дә ярдәм иткән. Көннәрдән бер­көнне әлеге карт үзенең карт алашасын ала, малаен ияртә дә тауның еракларга күренә торган урынын эзләп менеп китә. Йөри торгач таба ул. Туктый да, алашасыннан төшеп, улына әйтә: “Минем бу дөньяда күп яшисем калмады инде. Мин үлгәч, зинһар өчен, менә шушы тауның иң биек ноктасына алып менеп күм, васыятемне кире какма”, – ди. Чыннан да, шушы көн­нән соң озак та үтми, карт, фани дөньяны калдырып, мәң­гелеккә китеп бара. Улы, аның васыяте буенча, атасын шул тауның иң биек ноктасына алып менеп кү­мә. Тирә-ягына яшь наратлар да утырта, киртәлек тә тотып куя. (Әлеге корылма хәзерге көндә дә бар.) Карт­ның үлеменнән соң озак та үтми, тау итәгендә шул изге карт күмелгән турыдан бер­ничә чишмә бә­реп чыга. Өс­ке авылы кеше­ләре, әлеге чишмәләрне күреп алып, рәткә ките­рә­ләр, әйләнә-тирәләренә агач­­лар утырталар. Чиш­мә­ләрнең суы да үзенә күрә бик үзенчәлекле була. Ке­ше­ләр шул суны эч­кәч си­хәтләнәләр, үзлә­рен яңа туган сабыйдай хис итә башлыйлар. Ул картның Үтә­меш исемле булуы турында да фаразлар бар. Шуңа күрә дә ул чишмәне Үтәмеш карт хөрмәтенә “Үти” һәм “Изге чишмә” ди­гән атамалар белән йөртә­ләр. Бу чиш­мә­ләрнең хозурлыгы турында тел белән сөйләп кенә аңлатып булмый. Чиш­мә­ләрне үз күзең белән барып күрергә кирәк.

 
“Үти” – табигать могҗи­засы. Анда дистәләгән чиш­мә тау куеныннан кайнап чыга. Шушы чишмә сулары, кечкенә инешкә әйләнеп, Өске елгасына кушылалар. Кайбер авылларда хәтта бер генә чишмә дә булмавы хакында ишетәсең. Ә монда бер тирәдән, фонтан кебек бәреп, берничә чишмә кайнап чыга. Их, саклыйсы иде әлеге табигать байлыгын! Иманым камил, тиешле тәр­типкә салынса, биредән туристлар өзелмәс иде. Шушы матурлыкны, байлыкны тиешенчә саклый, күңе­ле­без аша үткәрә белмибез шул. Якында гына болын җәелеп китә, нарат урманы башлана, балыклы Өске елгасы туганы Шыяга килеп кушыла... Менә дигән ял итү урыны бит бу!

 
Ямьлелеге, хозурлыгы бе­лән җырларга күчкән “Үти”­нең хәле бүген бик аяныч. Берничә ел элек авылдашыбыз, Мамадыш май-сыр комбинаты директоры Мәс­гуть Әхмәтшин әлеге чиш­мәне төзекләндерү эшен оеш­тырган иде. Тирә-ягы рә­шәткәләр белән әй­лән­дереп алынды, төп чишмә өстенә бик матур биек манара корылды. Әмма шушы матурлыкны бәяли белмәдек шул. Чишмә тирә­сендә маллар йөри, авыл көтүе дә килгәли... Нәти­җәдә чишмә тирәсе, пычранып, сазлык урынга әйлән­де.

 
Шушы көннәрдә чиш­мә­гә барып хәйран калдым. Чишмә өстенә өеп куелган ташларның бер өлеше җи­мерелгән, әйләндереп алган киртәләрнең берничә тимер баганасы юкка чыккан! Кайсы имансызының эше икән бу? Ул торбаларны сатып, акчасының игелеген күрерсез микән соң? Өе­гез­гә алып кайтып та куаныч китермәс ул. Кемнең кулы барды икән шушы тү­бән­леккә? Акылыгызга килегез, авылдашларым! Та­бигать-анабызның рән­җешен алмыйк инде. “Үти” соңгы сулышын алмаган. Әле соң түгел. Кешеләрнең рәхим­сезлегенә рәнҗеп корымасын “Үти”ебез. Таби­гать­нең мондый зур бүләге һәр җирдә дә очрамый бит.

Лилия Әбүбәкерова,
Мамадыш районы, Көмеш Күл мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

 

Юынасы килә бит!

 

Элек Казанда бишләп җәмәгать мунчасы бар иде. Халык атна саен шунда юынырга йөрде. Бәясе дә 16 тиен генә иде бит. Ни хикмәт, әлегә кадәр Яңа Савин районында бер генә мунча да юк. Күрше районнарга йөрергә мәҗбүр булабыз.

 
Мин бу районда 34 ел яшим инде. Шул дәвердә күп җитәкчеләр булды. Сайлаулар үтте, булачак депутатлар белән очрашуларга йөрдек. Халык шунда аларга, кайчан районда мунча булачак, ди­гән сорауны бирми калмый иде. Ә алар вәгъдәне кызганмый бирә тордылар. Ни­һаять, бер елны булачак мунчаның урыны билгеле, проекты бар, төзергә алынучы оешманы гына табасы калды, бераз түзегез инде, диделәр. Моннан 5-6 ел элек төзүче дә табылган. Ике ел дигәндә Лаврентьев урамында матур гына өч катлы бина калкып чыкты. Өч ел элек фасадына “Банно-оздорови­тельный комплекс” дип эре генә хәрефләр белән язып та куйганнар иде. Без телә­гән­чә барып чыкмады бугай.

 
Әле бер көнне барып килгән идем, һаман бикле. Менә сиңа халык күп еллар көткән буласы социаль мунча.

 
Шуны да әйтми булмый: соңгы 20 елда шәһәребез бик зурайды, матурланды, халык өчен күп кенә уңай­лыклар тудырылды. Яңа­дан-яңа спорт корылмалары пәйда булды. Чиркәү, мәчетләр төзекләндерелде, яңалары корылды. Болары өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Тик менә мунчаларга да игъ­­тибар итсеннәр иде. Алар да кеше сәламәтлеге өчен зур роль уйный.

 
Сөләйман Шакиров,
хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид

 

Шундый көнгә калдыкмы?

 

 Мин – сугыш чоры баласы. Әтиебез яуга китеп, шун­да ятып калды. Әни биш баланы берүзе аякка бастырды. Заводта 36 ел эш­ләп, “Хез­мәт ветераны” булып пенсиягә чыктым. 2015 елда кооператив йортыбызга 50 ел булды. Түбәне, канали­зацияләрне алышты­рырга булдык.

 

Ремонт өчен йортта яшәүче кешеләр 8 ай буена 4 мең 300әр сум түләдек. Бу хакта хөкүмәт җитәкчелә­ренә дә хат яздым. Безнеке кебек йортларга ярдәм ит­сәгез иде, дидем. Бу хат, мөгаен, җитәкчеләргә барып та җитмәгәндер, ә менә мине социаль яклау бүле­генә чакырдылар. Дәва­ла­нырга юллама да бирербез, дип ышандырдылар. Даруларга тоткан акчаларны исәпләп барырга куштылар. 2016 елда авыруларым кү­бәйде. Мин тагын социаль яклау бүлегенә барырга булдым. Ял йортына юллама өчен документлар җыя башладым. Бик күп кәгазь кирәк икән. Булдыра алмадым, шун­нан соң ял турында оныттым. Әмма, дарулар кыйммәтләнгәч, чекларны җыеп, тагын яклау эзләп киттем. Андагы кыз ни өчен килгәнемне сорады. Аңла­тып бирдем. Ул компьютерда нидер карады да : “Ничек оялмыйсыз сез? 15 мең сум пенсия аласыз икән. Әле монда кайберәүләр 8-9 мең­гә дә риза булып йөри”,– ди. Бераздан сорап куйды: “Сез­гә Эльмира кем ул?”– ди. Киленем, дим. “Әнә ул булышсын“, – ди матур кыз. Аның үз гаиләсе, балалар укыта ди­гәнемә: “Минем белән сүз көрәштермәгез, барыбер берни алмыйсыз”, – дип кырт кисте. Гомер буе эш­ләп, менә нинди көнгә калдык.

 
Нәсимә Мөхәммәтҗанова.

Казан

 

“Яшел погоннарга – 100 ел”

 

Күптән түгел Чапшар авылы клубында чик сакчылары гаскәрләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Яшел погоннарга – 100 ел” дип аталган зур бәйрәм кичәсе булып үтте.

3-1
Бәйрәмгә авылыбызның чик сакчылары булып хезмәт иткән егетләрне котларга ветеран әфган­чы­ларның Балтач районы советы җитәкчесе, отставкадагы подполковник, үзе дә чик сакчысы булып хезмәт иткән Дилүс Гатиятуллин, район активистлары Ренат Зарипов, Рамил Галим­җа­нов­ килде. Алар авы­лы­бызның ветеран чик сакчылары: Шәүкәт Гаязов, Котдус Вәлиев, Рөстәм Галимуллин, Фәһим Габдрахманов, Шәрәф Мадияровка “Чик сакчылары оешуга – 100 ел” истәлек медален һәм шулай ук авылыбыз горурлыгы, авиация полковнигы, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры Рафыйк Шакирҗановка һәм Гәрәй­хан Гыйлфановка (инде мәр­хүм) Мактау кәгазь­лә­рен тапшырдылар. Шулай ук авылдашларыбыз – Фә­нис Ситдыйков, Фәрит Хан­­нанов, Рәлиф Хаҗиев­лар­ның рухына дога кылып, бер минут тынлык белән искә алдылар.

 
Безнең кечкенә Чапшар авылыннан 25 кеше чик буенда үзенең хәрби бурычын үтәгән. Алар хәзер дә чын кеше, ир-ат булулары белән һәркемгә үрнәк.
Бу бәйрәм авылдашыбыз – тарихчы, үзе дә “Чик сакчылары гаскәрләренең беренче дәрәҗә отличнигы” медале иясе Шәүкәт Гаязов теләге белән оештырылды. Әле күптән түгел генә аның тырышлыгы белән Бөек Җи­ңүнең 73 еллыгы уңаеннан авылыбыз тарихында беренче тапкыр “Үлемсез полк” хәрәкәте оештырылган иде.

 
Шушы ир-егетләребез өчен дип әзерләнгән бәй­рәм кичәсе клубта зур концерт программасы һәм чик сакчыларының армия сафларында хезмәт иткән көн­нәрен искә алып, ис­тәлек­ләр белән уртаклашып дәвам итте. Әлеге көн авылыбыз тарихына кереп калырлык зур бәйрәм булды. Бәйрәм ахырында табын янында гөрләшеп чәй­ләр эчтек. Бәйрәмнән һәр­кем канәгать булып, рәх­мәтләр укып китте.

 
Гүзәлия Вәлиева

 

Күзләр ачылды кебек

 

Матбугатта рус телендә иҗат итүче Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” исемле романына карата үтә дә шаулы язмалар шактый басылды. Нәтиҗәдә үзебезнең кайбер аксакал язучылары­бызның әсәрне, андагы хәл­ләрне кабул итмәве ачыкланды. Автор һәртөрле төгәл­сезлекләрдә гаепләнеп, татар мохитен белмәве, аңла­мавы кебек шомлы нәтиҗә­ләр ясалды.


Шулкадәр дә гаугалы әсәр булгач, татарлыгыма да ук атылгандыр дип шикләнеп, романны укырга бөтенләй дә җыенмаган идем. Тик менә әдәбияттан бөтенләй чит, татарча әсәрләр укымаган зат­ларның бу роман белән таныш булуларын белгәч, тынычлыгым китте. Кибеттән эзләп табып, укып чыктым. Өс­тәп, аерып әйтәсе килә: йотлыгып, бар дөньямны оны­тып, иң мөһим урыннарын сыза-билгели укыдым. Шуңа да кайбер фикерлә­рем­не уртаклашасы иттем. Юкка гына кырык өч ел мәктәп, гим­назия, институт, хәтта мәд­рәсә шәкерләренә дә татар әдәбияты укытмадым лабаса.


Сүзне роман авторы Гү­зәл Яхинага әлеге әсәре өчен ихлас рәхмәт әйтүдән башлыйсым килә. Ул хатын-кызга хас сирәк зәвык, акыл, күзә­түчәнлеге, гыйбрәтле һәм катлаулы мизгелләрне уңыш­лы тасвирлавы белән җылы хис калдыра. Эпизодлар психологик, логик, тарихи яктан уңышлы бирелеше, тәңгәл­леге ягыннан отышлы.


Зөләйха әсәрнең төп героинясы итеп аталса да, әсәр башында бу хәл әле күзәтел­ми. Биредә тәэсирле итеп аның каенанасы, ире Мортаза көчлерәк сурәтләнә. Ир уртасы яшендә унбиш яшьлек кызга өйләнеп, тынгы белмичә дөнья куучы бу ир янында Зөләйха барын да тизрәк ишетеп, вакытында аның гозерләрен эстәп, сукыр булса да, җир җимертер гайрәткә ия каенанасы йомышларын үтәүче, барына да өлгерергә тырышучы хатын буларак күз алдына килә. Рәхимсез капитал дөнья­сын­да Зөләйха уйлар дәрәҗәдә түгел, аның күнекмәләре гади эшләр, мәшәкатьләргә генә исраф ителә. Ныгып җит­мәгән организмына төш­кән чиксез мәшәкать сәбәпле булса кирәк, туган балалары да үлеп баралар. Аяусыз һәм шәфкатьсез шартларда да хәрәкәтчәнлек, өлгергәнлек, тынгысызлык аша гына җан асрый татар дөньясы. Зөләй­ха – шул авыр да, катлаулы да дөньяның бер вәкиле. Алга таба да шулай булыр иде, бәлки. Каенана картаеп үләр, улы Юзуф туар да, инде әнисе генә түгел, малае да, атасы аркасына сыенып, бергә-бергә рәтле генә яшәрләр кебек. Тик Россия гомер-го­мергә катаклизмнарсыз яши алмый шул. Соңгы шаукым аеруча зилзиләлерәк була.


Зөләйханың алдагы язмышы иленнән еракта, ирсез, бөтенләй чит һәм ят җирлектә, Иртыш буендагы калкулыкта торгызылган корылмаларда; комендант кү­зәтчелеге астында төрергә чүпрәге дә булмагач, яңа туган баласын күлмәге эченә тыгып, шәрә тәнендә йөртеп асраучы ана буларак тасвирлана.


Романда Игнатов та тулы сурәтләнгән. Аны түнтәреш дулкыны тудыра, ымсындырып, һәр төр адымга тарта, соңыннан, кирәге беткәч, бөтен нәрсәдән читләш­те­релә. Әсәр уртасына кадәр бу кеше бернинди теләк­тәшлек хисе тудырмый. Ул  –режим­ның бөгелмәс-сыгыл­мас вә­киле, җенси хисен дә җай чыккан саен икеләнүсез ка­нәгатьләндерә. Гаилә кору, үз балаларын булдыру кебек гади кеше омтылышы да аңар­да юк. Тик менә Зөләйха гына аның өчен каты чиклә­век булып чыга. Соңыннан ул үз хәлен аңлый, бугазлап алган режим кысасында бәй­сез­лек чаткылары күрсәтә башлый. Әгәр “Зөләйханы яратканмы?“ дигән сорау куй­сак, җавап бирер өчен шактый көчә­нергә туры килер иде. Әйе, язучы әсәрендә аларны гел икесен янәшәдә итеп су­рәтли. Бары бер вакыт аралыгында алар бер­бөтен булып алалар. Тик Зө­ләйха – татар хатыны, аның үткәнендә бары шул геннар яши. Шул үткән яшәеш аны “күзәтеп” (Тәңре, каенанасы, ире Мортаза, Игнатов – ирен үтерүче) тора. Иң кискен минутта алар аңа юнәлеш би­рәләр.


Гаяз Исхакыйның “Зө­ләйха” драмасында урыс мужигына хатынлыкка бирелеп, аңардан малай тапкан булса да, ягъни нинди генә теләгеннән тыш шартларда калса да, героиня Аллаһка туг­рылыклы булып кала, динен дә, иманын да сатмый. Ул гына да түгел, хәтта православие дине өлкәсендә махсус хәзерлек алган, инде үсеп җиткән малаен исламга кайтарып тынычлангач, фани дөнья белән саубуллаша.


Дингә каршы аяусыз сугыш игълан иткән чор әсәр­нең нигезенә алынганлыктан, Г.Яхина Зөләйхасын дини хәзерлектәге зат итеп бирми. Шунлыктан, ахырда да дини хисләр аша аналык хисләрен ташыта алмый, гаҗә­еп зур яшел күзләр аша гына (бу хәл күктән төшкән­леккә ишарә түгелме икән?) ананың эчке халәтен чагылдыра. Динсез чор тасвирланганга, әсәрдә һәр төр ияләргә, рухларга, ышануларга күп урын бирел­гән кебек. Хәтта Нәби­рә Гыйматдинова кебек, автор бу ка­дәр бай материал чыганагын чуашлар арасында җый­мады микән, дигән шик күңелгә килеп китә. Зөләй­ханың зур яшел күзле булуы да шушы фикергә этәргеч бирә. Антропологик ма­тери­ал татарларга яшел күзнең бик үк хас булмавын искәртә.


Эшеннән кимсетелеп куылуын аңлаган Игнатов чая адымга бара, үзенә кешелек­лелекнең чит булмавын рас­лый. Малае Юзуф­ның качып китәргә җые­нуы ачыклангач, Зө­ләйха беренче һәм соңгы мәртәбә әле комендант булган Игнатовка гозер белән керә: улына документ сорый. Игнатов үзе урынына каршында гомер буе койрык болгап йөр­гән бәндә­нең комендант итеп билге­лә­нүен аңлагач, Юзуфка өр-яңа таныклык ясый, ә “Дело”сын яндыра. Тик би­редә каты бәхәсләргә сә­бәп­че җирлек бар: Юзуф­ның исеме Иосиф (бу әле халыклар атасына киная-ым­лау түгелме?) итеп үзгәр­телә, фамилиясе, атасы графасына да Игнатов үз исемен куя. Бу нәрсә, комен­дантның соң­гы башбаштак­лыгымы, әллә Зөләйхадан үч алуымы? Әле сорамый-нитми, үсмер малай чукындырыла, дип тә дәгъва бел­дерергә мөмкин­нәр. Соң­гысы тиз алып ташлана: вакыйгалар дингә каршы тоташ сугыш ачылган чорга карый. Башбаштакланырга да җирлек калмаган, Игна­тов­ның үзен кирәксезгә чыгаралар. Ә менә Зөләйха да, улы Юзуф та, ашыгыч булганлыктан, әлеге факт бе­лән танышып өлгерми­ләр. Болар соңрак ачыкланачак, бәл­ки роман­ның икенче өле­шендә.


Игнатовның соңгы адымы намусын бер өлеш җиңе­ләйтергә теләвеннән дию урынлырактыр, бәлки. Әле шунысы да бар: сурәтләгән чор – милләтсез, динсез “совет халкы” әвәләргә йөз тотылган чор. Юзуф – әлеге сәясәтнең беренче вәкиле. Аның Иосиф исеме һәм яңа ата фамилияле булуы ки­лә­чәгенә, бәлки ныклы адымнарга бару җаен ачар.


Романның иң ахырында тайга аланында, икесе ике яктан килеп, Зөләйха белән Игнатов бер-берсен күрә­ләр; икесен дә тормыш таушалдырган, күзләр тонык­ланган, чәчләр агарган. Алар һич тә бер-берсенә ташланырга җыенмыйлар – ул халәт чоры инде үткән. Зөләйханың татар хатыны, ә Игнатовның урыс булуы, бу аланның Россия символы икәнен күзаллаганда, һәр ике халыкның вәкилләре әнә шулай тарихи зилзи­лә­ләрне янәшә, бер-беренә ярдәм итешеп гомер киче­рүләрен раслый. Бу – бәхет­ме? Система аерым кеше­ләрнең шәхси бәхетен булдыруга корылмаган шул. Геройлар зуррак, кешелекле­рәк язмышка лаеклырактыр да... Тик автор уенча, алар менә шушы тарихи аланлык­ларында калырга тиешләр.


Әсәрдә бер Зөләйханың гына түгел, Игнатовның да, үсмер Юзуфның да күзләре ачылды кебек. Хәтта романны укучыларның да, дип тә өстәү урынлыдыр.

Нарим Ихсанов

 

Онытылыр димә

 

Инде хәбәр ителгәнчә, 30 майда – Хәния Фәрхинең туган көнендә өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада искә алу концертлары булып узды. Заллар шыгрым тулы иде. Җырчының тормышына, иҗатына мөнәсәбәтле “Онытылыр димә” дип исемләнгән китап та нәшер ителде һәм ул тамашачыларга бушлай таратылды. Халкыбыз җырчысын сагына, шул сагыну шигырь юлларына да күчә.

Якты йолдыз булып кабындың да,
Балкыдың син сәхнә түрендә.
Сүнмәс йолдыз булып калырсың син
Мәңге тамашачың күңелендә. 

Син җырлаган җырлар йөрәкләрдә
Онытылмаслык хисләр уятты.
Ул җырларны халкың мәңге җырлар,
Йөрәкләргә сүнмәс ут капты.

Әлдермешләр, сагынып, сине көтә,
Чишмә юлы сине юксына.
Кошлар сайрый сагынып Хәниясен,
Таңнар ата инде тын гына.

Резедә Кадыйрова.
Казан – Нурлат

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 77, 02.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр