ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

//

Молдовача хакимлек яулау

 

 Планета сәясәте күгендә җыелган яшен корылмалары үткән якшәмбедә элекке совет республикасы булган Молдовада җиңелчә күк күкрәүле яшен яшьнәттеләр. Уч төбе кадәр генә булган бу дәүләттә сәяси партияләр һәм көн­дәш­лек итүче төркемнәр хакимиятне бүлешә алмый интегә.

14

gov.md

 

Күптән түгел булып үткән сайлауда тулы өстенлек алмаган Социалистик партиягә, өченче по­зициядә торучы Европа яклы ACUM блогы белән коалиция төзеп, яңа хөкүмәт расларга кирәк иде, әмма алар аркадашлык турындагы килешүне суздылар. Молдова олигархы Владимир Плахотнюк җитәкләгән идарә­че Демпартия икенче урынны гына яулап, оппозициягә күчәргә мәҗбүр булган иде. Әмма ил законнары һәм Конституция­сендәге кайбер неч­кәлекләргә таянып, алар “ат йөреше” ясарга булдылар.

 

Максатлары – Конституция судын файдаланып, кулдан ычкынган хакимлек дил­бе­гәсен көндәшләрдән тартып алу. Молдо­ваның Конституция суды (аны олигарх Плахотнюк ке­шелә­реннән тора дип әйтәләр) бармакларын бөгә-бөгә санады да, парламент коалициясе 7 июньгә кадәр төзелергә тиеш иде дигән сылтау табып, ял көнне генә яңа хөкүмәт раслап өлгергән депутат­ларның гамәлен законсыз дип тапты һәм парламент таратылырга тиеш дигән карар чыгарды.

 

Аңарчы элекке премьер-министр Павел Филипны Конституция судында Президент вәкаләтләре белән бүләкләп өлгергәннәр иде. Сәяси көчләрнең келәм асты көрәше нәтиҗәсендә Молдовада ике Президент барлыкка килде. Гамәл­дәге Президент Игорь Додон, парламент коалициясе төзелү срогын үзенчә санап, 9 июньгә кадәр вакыт булганлыгы хакында сүз йөртә. Күрәсең, Президент кулындагы бармаклар саны белән казыйлар кулындагы бармаклар саны тәңгәл килмидер. Хәзер Додон яклы көчләр, яңа хөкү­мәт төзелде һәм парламент җитәкчелеге сайланды, дип санаса, Филип үзен илбашы вәкаләтләренә ия дип исәпли һәм парламентка яңа сайлау булырга тиеш дип бара. Мәскәү Додон тарафдарларын яклый. Әмма ахыргы сүзне армиянең һәм көч структураларының кемне яклавы хәл итәчәк. Моңарчы да Конституция суды берничә тапкыр Додонның президентлыгын вакытлыча туктатып торган иде. Бу юлы хәл кискенрәк булырга охшаган.

Икътисадны кредит белән түнтәрү

 
Үткән атнада илнең икенче башкаласы Санкт-Петербургта халыкара икътисад форумы гөрләде. Ел саен илнең сәяси җитәкчелеге, банкирлар һәм олигархик бизнес шулай бер пар чыгарып, үзара фикерләшеп ала бит. Бизнес һәм сәяси көчләр, кыйммәтле кунакханәләрдә ял итеп, бер табыннан затлы ризыклар ашагач, икътисад арбасы этелеп китәр һәм тауга менә башлар дип уйлыйлар.

 

Болайрак күзаллана инде ул этелеп китү: идарәче көчләр бизнесны ил икътисадына инвестицияләр яудырырга өнди, эшләү өчен кирәкле шартлар тудырырга вәгъдә итә, эшмәкәрләр исә җиң сызганып эшләү өчен ниләр җитеп бетмәвен аңлата һәм форумнан соң һәркем үз урынында матди хәлне яхшырту өчен тир түгә башлый. Тик теория генә гамәлдә чагылыш тапмый: санкцияләр чолганышындагы икътисад күбрәк бер урында таптана, инвестиция булып яварга тиешле акча никтер офшорларга шыла, биз­нес­ның аерым вәкилләре “таш капчык”та утырып чыга. Менә бу форумда да Америка инвесторы Калвины күрергә те­ләүчеләр күп булды, әмма Россиянең югары технологияләренә мул инвести­цияләр ясаган бизнесмен богауланган килеш йорт тоткынлыгында утырып калды.

 
Икътисад тәгәрмәченең буш әй­ләнешләр ясавының төп сәбәбен бу юлы икътисади үсеш министры Орешкин халыкның кредитларга баткан булуында күрде. “Соңгы айларда, – диде ул, – кулланучылар кредитының үсеш темпы 30 процентка җитте. Иң мөһиме: бу үсеш хал­кы­ның керемнәре үсеше динамикасына туры килми”. Министр сүзләреннән шул аңлашыла: кешеләр хәзер кредитны товар алырга түгел, элекке кредитны түләр­гә ала. Аңлашыла инде: мондый шартларда акча товар җитештерүчеләр кесәсенә керми, банктан банкка гына күчә. Җи­тештергәнен сата алмаган бизнес та, товар әвеш-түеш китерүче сәү­дәгәрләр дә мондый шартларда кычкырып бөләләр. Орешкин әфәнде, болай булса, безне 2021 елда рецессия көтә, дип әйтмәкче, статистика исә бүген үк бер көнгә меңгә якын компаниянең ябылуы турында рәсми саннар китерә.

 
Рәшит Фәтхрахманов

 

Дәресләр паркка күчә

 
Амбассадор буласыгыз киләме? Әллә инде бу сүздән шүрләп үк калдыгызмы? Куркасы юк: танытучы, таныштыручы дигәнне генә аңлата ул. Һәвәскәр экскурсовод, дияргә дә ярыйдыр әле, бәлки. Казанда яшәүчеләр эшче һөнәрләре буенча үткәреләчәк дөнья чемпионаты алдыннан туристларга адашып калмаска ярдәм итү өчен амбассадорларга әйлә­нергә мөмкин.  Һәрхәлдә, башкалабыз мэриясендә шундый проект эшләнгән. Аның максаты – әлеге  чарага кунак кар­шылау-хәстәрләү өлкәсендә эшләүче бел­гечләрне генә түгел, бәлки, гадәти кешеләрне дә җәлеп итү.

 
Гади халык дигәч тә, барчабыз да моны булдыра алмастыр. Чөнки чит ил кешесенә авыз ачып сүз дәшү өчен  иң элек инглиз телен азмы-күпме белү кирәк. Менә шундыйларга Казанның һәр районындагы паркларда инглиз теле, кунакчыллык дәресләре үткәреләчәк тә икән инде. Моннан тыш дәрескә җыелган “укучылар”га һәрбер районда туристларны җәлеп итәрдәй күренекле урыннар, кызыклы әйберләр турында сөйләя­чәкләр. Шулай итеп, паркларда инглиз телен чарлап, кунакчыллыкка өйрәнгән кешеләребезгә махсус значоклар би­релә­чәк. Мондый иренмәс җаннар шә­һәрнең теге яки бу районына килеп чыккан туристлар өчен алыштыргысыз яр­дәмчеләргә әйләнер дип уйланыла. Туристлар экскурсовод-гидлар белән “мыж­гып” торган үзәктә генә түгел, шә­һәр­нең теләсә кайсы почмагына барып чыгарга мөмкин бит. Хәер, ялгыз туристка әле үзәктә дә экскурсовод әзерләп куймаганнар. Менә шундый очракларда күкрәкләрендә махсус значок балкып торган амбассадорлар, кирәк икән, кайда ничек барып җитәсен аңлатачак, ки­рәк икән, теге яки бу күренекле  урын  турында чит ил кунагына үзе үк чатнатып сөйләп бирәчәк. Телне белгән кешегә берние дә юк,  тәҗрибә генә арта.


Чыннан да, ел саен диярлек дөнья кү­ләмендәге зур чаралар үткәрелә торган Татарстан башкаласы өчен кирәкле га­мәлдер бу. Кунаклар, гадәттә, бик кызыксынучан була. Алар күзләренә чалынган кызык әйберләрне игътибардан чит­тә калдырмаска тырыша. Бер генә мисал. Узган елда футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә Камал театры янын­дагы мәйданчыкка барып чыгарга туры килде. Анда “Шүрәле” әкияте буенча ясалган скульптура янында кара тәнле бер егет бөтерелә.  Бүрәнә ярыгы арасына кулы кысылып калган мөгезле җан иясе турында беләсе килүе сүзсез дә аң­лашыла. Миңа мөрәҗәгать итте, әмма... Паркларда үткәрелгән дәресләргә йөр­мәгәнмен, махсус значок алмаганмын шул мин...


Валентина Семенова

 
Кошның ике канаты кебек

 
– Мин һәрвакыт дин белән мил­ләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү ягында, – дип әйтә торган булган Габдулла Тукай. 13 июнь көнне башкалабызда эшли башлаячак бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының өндәмә-шигаре дә шул гыйбарәгә кайтып кала.


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан хөкүмәте белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы аны быел унынчы мәртәбә оештыра. “Әгәр беренчесендә илебезнең кырык­лап төбәгеннән 700ләп делегет катнашса, быел җитмеш төбәктән 1137 делегат сайланды. Һәр ел бу сан арта бара. Без сан артыннан кумыйбыз. Төбәк­ләр­дән иң булдыклы, абруйлы имамнар, дин өлкәсендә җиң сызганып эш­ләү­челәр килсен иде, дибез. Быелгы җыен­ның үзен­чәлеге шунда: делегатларга татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен тәкъдим итәчәкбез”, – дип сөйләде булачак җыен уңаеннан оештырылган матбугат җыелышында БТК башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров. Беренче көнне делегатлар дүрт бәхәс мәйдан­чыгында әлеге стратегия проектын “сүтеп җыя­чаклар”, үз фикер-тәкъ­дим­нәрен җит­керәчәкләр.


Быел пленар утырышның мәй­дан­чыгы үзгәрә: 14 июньдә делегатлар төш­кә хәтле “Казан Экспо” халыкара күр­гәз­мә үзәгендә, төштән соң “УНИКС” концертлар залында җыелышып фикер алышачак.


Әлеге делегатларның йөзләбе – хатын-кыз. Болар – абыстайлар, мө­галлимәләр, мөселман интернет-сайт­ларында, газеталарында эшләүчеләр. Калининград шәһәреннән килгән иң өлкән делегатка – шәһәрнең Аксакаллар шурасы башлыгы Хәким хәзрәт Бик­­кеевка – 94 яшь булса, иң яшенә – Ростов өлкәсе мөфтие ярдәмчесе булып эшләүче Рифат хәзрәт Еникиевка – 28 яшь. Җыен эшендә Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Финляндия кебек ил­ләр­дән дә милләт­тәш­ләребез – дин әһелләре – шәрәфле кунак буларак катнашачак.


15 июнь көнне Казанга җыелган өммәттәшләребез, Изге Болгар җые­нында очрашып, болгар бабаларыбызны яд итәчәк, борынгы мәчет нигезендә өйлә намазы укыячак.


Рәшит Минһаҗ

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 11.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр