ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Яшәргә кирәк!


Шәфкать туташы булу – Зөлфия Шакированың балачак хыялы. Чистай шәһәрендәге медицина училищесын тәмамлагач, Балык Бистәсе районы­ның Зәңгәр Күл авылына эшкә җибәрәләр аны. Шунда кияүгә чыгып яши башлаганга 24 елдан артык вакыт узган.

31
Беркемгә дә сер түгел: яшьләр шәһәргә агылган­лык­тан, авыллар күзгә кү­ренеп картая. Әби-бабайлар гына төп нигезгә тугры булып кала. “Алар турында уйласам, күңелләр тула, олы кешегә игътибар аеруча кирәк бит, – ди Зөлфия. – Кайчандыр тормышлары гөрләп барса, йортлары бала-чага чыр-чуына күмелсә, хәзер барысы да тынып калган. Ул йортларда ялгыз әбиләр гомер кичерә”.


Мондый уйларга бире­лүенең дә сәбәбе бар: авыл фельдшеры Зөлфия Шакирова ире Радик белән биш бала үстерә. Дүртесе – уртанчылар һәм төпчекләр – иге­зәк малайлар, олысы – кыз. Япь-яшь күренгән 44 яшьлек Зөлфиядән, алар – үзегезнең балалармы, кайчан өлгер­дегез, дип аптырап сораучылар байтак икән. Батыр йө­рәк­ле, өлгер анага карап, әл­бәттә, сокланмаслык та түгел. Ире белән медпунктка эшкә кергәч танышалар. Бер-бер­сен сынап озак йөрми­ләр, өйләнешеп тә куялар. Башта кыз бала туа, аннары – игезәк малайлар. Ун елдан соң кабат ике малай... Таныш-белеш, тагын икене тапсаң, Президент автобус бирәчәк, әйдә, тырыш, җиде балага күп калмады, дип шаярта икән. Авыл бетмәсен, яшәсен дип, Зөл­фия бала ташый да бала ташый, дип мактаучылар да бар үзен. Зөлфия – машина ук алмаса да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ха­нов­тан рәхмәт сүзләре ишет­кән, медаль белән бүләкләнгән бәхетле ханым.


Олы кызлары, әнисе юлын­нан китеп, Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Әлегә бәби белән декрет ялында утыра. Кече уллары беренче сыйныфны бетер­гән. Уртанчы малайлар да үсеп, эретеп ябыштыру һө­нә­рен үзләштерәләр, заводта эшлиләр дә икән.


Авыл фельдшерының эш сәгатьләре дә кешечә түгел, билгеле вакытта эшләп, аннары тынычлап ял итә алмый ул. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырып алырга мөмкиннәр. Биш бала үсте­рүче ана ничек барысына да өлгерә? Зөлфиягә каенанасы – бик зур ярдәмче икән. 25 ел буе бергәләп яшиләр. Бер тапкыр да сүзгә килгәннәре юк. Авыр чакларда Зөл­фия­нең эчтән генә әйтә торган сүзләре бар: “Яшәргә кирәк!” “Беркемнең дә күңел сандыгы буш түгел, – ди ул. – Каенанам, яшьли тол калып, өч баланы берүзе үстерә. Ирем әтисеннән тугыз айлык булып кала. Шуларны истән чыгармыйм, әйбәт яшәргә, авыр сүзләр әйтмәскә, дим. Олы кешенең күңеле тиз кителү­чән...” Зөлфиянең яхшы ки­ңәш­челәре дә бар. Күр­ше әби­ләреннән, яшьле­геңдә нәрсә чәчсәң, карт­лыгыңда шуны урасың, ди­гән сүзләрне еш ишетә ул һәм күңеленә сеңдереп куя. Үзе дә дүрт киленгә каенана булачак бит.


...Көзге пычрак вакыт, кичке караңгылыкны ертып, фельдшер яшәгән йорт ишеген шакыйлар. Бер үсмер, күрше авылдан матайда кайтып килгәндә, юлдан читкә очып төшкән икән. Зөлфия, тиз генә киенеп, олы юлга йөгерә. Шөкер, үсмер исән, гәүдәсен тота, теш казанлыгы сынган һәм авызыннан кан ага. Бик күп кан югалтканлыктан, әллә ниләр булырга мөм­кин. Зөлфия, районга шалтыратып, “ашыгыч ярдәм” чакыра. Машина юк, дигән җавап ишеткәч, олы юлдан узучыларны туктата. Егетне район үзәгенә алып китәләр... Үсмер егет дигәне­без шул хәлләр­дән соң фельд­шерлыкка укыган, өйлән­гән, ике баласы бар. Юл һәлакәтенә очрагач, ярый әле вакытында ярдәм кулы сузганнар.


80 яшьлек әби, егылып, башын яргач та, Зөлфиягә шалтыраталар. Ул ире Радикка аңлатып тормый, әй­дә, кит­тек, ди. Барып кер­сә­ләр, әбинең кан басымы күтә­рел­гән, уколлар кадап, башын бинт белән чорнап бәй­ләп бе­тердем дигәндә, икенче гаилә шалтырата. “Әни егылды, тиз генә мен!” – диләр. “Мо­нысы исән-сау, әйдә, тегесенә киттек”, – ди Зөлфия иренә. Ул әбигә инсульт булган, егылган, бер ягы эшләми, аяк-куллары салынып төш­кән. Балык Бис­тәсе районы үзәк хас­таха­нә­сенә шалтыратып, “ашыгыч ярдәм” чакыралар. Фельд­шер куйган диагноз расланып, район бел­гечләре әби­не Казанга алып китеп бара. Алар артыннан ук башын ярган әбинең ярасын текте­рергә Зөлфия ире белән бергә хас­таханәгә юл ала.


Менә шулай, бер-бер арт­лы чакырулар, ярдәм итү­ләр, рәхмәт ишетүләр... Авыл фельд­­шеры Зөлфия Шаки­рованың эше тынгысыз. Аның янына башка авыл халкы да килә, кесә телефоны номеры кемдә генә юк. Төн уртасында, киңәшергә иде, дип тә шалтыраталар. Әби­ләргә даруны ничек эчәргә икәнне дә аңлата ул, зарларын да тыңлый, тынычландырырлык сүзләрне дә таба. Үзенең эчтән генә әйткән сүзләрен дә кабатлый: “Яшәр­гә кирәк!”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 11.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр