ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Матурлык – коточкыч көч. Гүзәлләр саны ягыннан без хәтта Мәскәүне дә уздырабыз


Җәй җитеп, җиңелчә киемгә күчкәч, гүзәл затларыбызга бөтенләй дә сокланып туеп булмый. Бигрәк тә Казан Боҗрасындагы атаклы сәгать янында берәрсен көткәндә, үткән-сүткән туташ-ханым­нарның кайсына карашыңны төбәргә белмичә, башыңны як-якка күбрәк боргалап торсаң, муенсыз да калырга мөмкинсең. Матурлык – куркыныч көч, дип юкка гына әйтелмидер шул.

42
pixabay.com

 

Гүзәлләр саны ягыннан без хәтта Мәскәүне дә уздырабыз. Чын әгәр... Бервакыт башкалада, “Тынычлык проспекты” метро станциясендә бер Казан кызын 1 сәгать тә 20 минут  көтәргә туры килде. Документлар тапшырырга кирәк иде аңа. Минем турында – иңбашымдагы сумкамның, кулымдагы пакетымның нинди төстә булуы турында кызга алдан ук хәбәр итеп куелса, үзем аннан тулысынча бихәбәр идем. Шулай да бер-беребезне табыштык тагы. Хуш, анысы мөһим түгел. Әйтәсе килгән сүзем башка: 80 минут эчендә янымнан узган йөзләрчә туташ-ханым арасыннан ник берсе ир йөрәген аз гына булса да җилкетеп куйсын! Барысы да кашын-күзен җимереп, каядыр чаба. Ирексездән, һәй, башкалада чибәр хатын-кызларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың икән шул, дигән уйга килдем. Хәер, моңа гаҗәп­ләнәсе юктыр: машина төтененә тончыгып диярлек яшәү,  “фаст­фуд”ка ябышып яту, нервыла­рың­ны аямыйча, һаман каядыр ашыгу кешегә ничек  гүзәллек өстәсен икән?!


Униформалы Америка

 
Моннан биш ел элегрәк Ев­ропаның сигез иленә сәфәр кылуым искә төште әле. Аннан берту­ганымның улына бүләкләр кыстырып кайттым. Тик Флорен­ция­дән алган “хаки” төсендә иңбашка асып йөри торган сумкага, Вена футболкасына исе китмәде мо­ның. “Нәрсә, Нияз, ошамадымыни?” – димен, тегенең чытылган чыраен күреп. “Тормыштан артта калгансың, абзый!  Моның ише киндер сумканың модадан чыгуына – төп-төгәл ярты ел, хәзер инде авылда да аның белән йөр­миләр. Футболканың да ике-өч үлчәмгә зуррагын аласы иде... Рәсемлесен!” – димәсенме! “Кара тәнле реперларныкы кебекме әллә?” “Шундыйрак...”


Ул сәфәрдә мине иң элек нәр­сә гаҗәпкә калдырды дип уйлыйсыз? Әлеге дә баягы – чын мәгъ­нәсен­дә чибәр хатын-кызларның бик тә аз булуы. Европа илләрендә геннар дәрәҗәсендә нәфис затлар тупаслана барамы шунда?.. Өстәвенә киенүләре тагы!.. Бездә чүп түгәргә чыкканда да шуның кадәр алама киенмиләр. Менә сиңа бай Европа! Минем күзәтү­ләремчә, бары тик дөньяның мода башкаласы – Миланда гына рәтле-башлы киенәләр шикелле. Анда да әле хатын-кызлар түгел, ә ир-атлар! Кушма Штатлар һәм Канада турында әйткән дә юк. Америка җәмгыятенең барлык катлау вәкилләрен очратырга мөмкин булган Нью-Йорк, Атланта, Даллас һәм Хьюстон аэропортларында күргәннәремнән чыгып, шуны әйтә алам: бөтен Төньяк Америка континенты халкы бер үк төрле “униформа” киеп йөри. Барысында да – джинсы (яки киҗе мамыктан тегелгән юка чалбар), футболка, куртка, кроссовка һәм башларында бейсболка.


Ә нигә охшарга?

 
Бездә исә, киресенчә, кием-са­лымга артык зур игътибар бирелү­не дә шуннан аңлап кайттым. Хәер, купшылыкның артыгы юк. Бигрәк тә хатын-кызлар өчен. Аларның гү­зәл­леге бөтен тирә-юньгә күчә ләбаса. Йөз-кыяфәт­тәге, кием-салымдагы шундый аермалык  киләчәктә дә сак­ланып калыр дип уйлыйм. Кем­нәргәдер охшарга, бер үк төрле булырга тырышу безнең канга сең­мәгән. Ә бу – бик мөһим!


Күптән түгел генә Россия Тик­шерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин гаҗәпләндерде. Бөтенроссия дәүләт юстиция уни­верситетында халыкара фән­ни-гамәли конференциядә ясаган чыгышында Владислав Росляков дигән кеше үтерүче студент­ның Керчь көллиятендә атыш оеш­тыруына нәрсә этәргеч би­рүен сөйләп үткән ул. “Керчьта сый­ныфташлары бу малайны һа­ман саен кыерсытып килгән. Бак­саң, хәзер джинсының да, фут­бол­ка­ның да Американыкына ох­шатып тегелгәнен түгел, ә нәкъ менә шул Кушма Штатларда те­гел­гәнен киеп йөрү мөһим икән. Ә ул базардан сатып алган “подделка” киеп йөргән, чөнки әнисе белән генә яшәгәнлектән, кыйбатлырагына акчасы җитмәгән. Шуңа күрә аны кыерсытканнар. Нәтиҗәсен үзе­гез беләсез...” – дигән ул.


Менә сиңа охшарга тырышу...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 08.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр