ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

//

Җәйне ничек үткәрергә уйлыйсыз?

 

Җәйгә дә аяк бастык. Һәркем шушы вакытның тәмен тоеп калырга, чираттагы ялын алырга тырыша. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 39 проценты ялын читтә үткәрергә ниятли. 31 проценты исә Кырымга барырга җыена. Халыкның күпчелеге исә шәхси бакчасында булачак. Сез җәйге ялны ничек үткәрергә җыенасыз?

14

pixabay.com

 

Әнвәр Гыйльметдинов, пенсионер (Казан):

 
– Минем хәлләр егетләр­чә, июль аенда 87 яшь тула. Озак еллар шахтада эшлә­гән кеше шулай йөреп торгач, бик әйбәт. Элегрәк ел саен санаторийга бара идем. Быел ниятләр башкачарак. Кызым белән авылга кайтып, зираттагы кабер­ләрне чистартып, чардуганнарны буяп килергә уйлыйбыз. Якын кешеләрнең байтагы китеп барды шул инде. Август аенда онык өйлә­нер­гә җыена. Онык туенда утыру да – зур бәхет.


Гөлчирә Нәҗметдинова, дәвачы (Арча районы, Наласа авылы):


– Җәйне аеруча көтеп алам. Ирем белән иртүк  торып, ат арбасына утырабыз да болынга чыгып китәбез. Андагы матурлыкны күрсә­гез... Хуш истән, салкынча һавадан, кошлар сайравыннан баш әйләнеп китә. Чык­лы үләнгә басып йөрүләре рәхәт. Шул сихри тынлыкта үләннәр җыярга яратам. Ба­лаларның – үз гаиләсе, онык­лар үсеп җиткән. Хә­зер үзе­без өчен яши торган вакыт. Бакчада да элекке кебек күп утыртмыйбыз. Пе­чән чә­чәбез, бөтен җирдә чә­чәкләр, куаклар үсә. Туган авылларыгызга кайтып, ир­түк торырга иренмичә, болыннарда йөреп килегез әле! 


Гөлназ Гыйләҗева, тәрбияче, өч бала әнисе (Казан):

 
– Әлегә эшлим. Көтеп алган ялларым 14 июльдә башлана. Эш атнасы эштә, өйдәге вак-төяк мәшәкать­ләр белән узса, ялларда бакчага барабыз яки авылга кайтабыз. Җәйге ялларны да авылда үткәрербез дип уйлыйм. Җиләк-җимеш вакыты бит. Кышка запас та туплап калырга тырышам. Аннан соң, быел балаларыбыз белән Ижау шәһәрен күреп кайтмакчы булабыз. Андагы зоопарк турында күп ишеткән идек. Шуны үз күзләребез белән күреп кайтасыбыз килә. 


Мөнир Рахмаев, җырчы:

 
– Хатыным белән чит ил­дә ял итеп кайтырга өл­гердек тә инде. Сабантуй­лар­га кадәр көч җыйдык. Гаиләле булгач, беренче сәяхәт иде. Рәхәт яллар булды бу. Су да коендык, кызындык та. Фотоларга төш­тек. Башкалар да бер-бер­сенә игътибарлы булсын, яратам, дип ешрак әйтсен иде дигән теләктән, ял миз­гелләре белән уртак­лаш­тык. Бәхетле вакытларыбызны интернеттагы би­тебезгә куеп бардык. Төр­лечә фикер әйттеләр. Аңа исебез китми. Иң мөһиме – янәшәңдә тиң ярың булу һәм бер-береңне аңлау ки­рәк.


Гөлчәчәк Садриева, хисапчы:

 
– Быел ялым кыш көненә туры килде. Чит илләргә бар­ганым юк, самолетта очудан куркам. Узган ел Аб­хазиягә барып, матур җир­ләр күреп кайттык. Шунысы да бик җитте. Быел шимбә-ял көннәренә өметләнеп торам. Балаларны да авылга кайтарып булмый, төп нигезем бикләнде. Хәер, Казан янында үз йортыбызда  яшибез. Бакчада эш күп. Балаларның да тик торганы юк. Әле чүп утыйлар, әле су сибәләр. Олысы киләсе елда мәктәпне тәмамлый. Инде хәзердән БДИга әзерләнә башлады. Гел укып кына да булмас, ял да кирәк. Шуңа да ял итәргә җай чыкса, Мари якларына барырга планлаштырып торабыз. Анда һавасы да чистарак, су ке­рергә күлләре дә бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 08.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр