ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Эше барның ашы бармы?

 

Хәзерге вакытта Татарстанда 10 меңнән артык рәсми рә­вештә теркәлгән үзмәшгуль исәпләнә. Әдилә Камальдинова –шуларның берсе.

ss1  
“Сыйфат – беренче урында”

 
Ул – кондитер. Өйдә төрле тәм-томнар пешерә. Яңа статус­ка күчкәч, тормышы үзгәргәнме? Салым түләү кесәсенә сукмыймы? Үзмәшгульләргә нинди киңәш­ләре бар? Кондитер белән шулар хакында сөйләштек.


Бер теләк икенче теләкне тормышка ашырырга ярдәм иткән. Әдилә, офиста утырып эшләүдән һәм аз күләмдә түләнгән хезмәт хакыннан туеп, кондитер һөнә­рен үзләштерә. “Тормышымны та­­мыр­дан үзгәртәсем килде. Кайсы юнә­лештә эшләп карарга икән, дип озак вакыт уйлап йөрдем. Бервакыт, социаль челтәрләрдә утырганда, бик матур торт су­рәтен күр­дем. Башыма: “Тукта әле, мин дә шулай булдыра алам ич!” – дигән уй килде. Шуннан барысы да башланып китте инде”, – дип искә алды Әдилә. Яңа шөгы­ленә якын ке­шеләре дә каршы килми. Ки­ресенчә, күңелен үсте­реп торалар икән.


Әдилә, сүзен дәвам иттереп, баштарак нинди кыенлыклар бе­лән очрашуы турында да сөйләде.


– Бертөрле тортларны күреп, исем китә иде. Кондитерлык өл­кәсе белән якыннан танышкач та, мин үземә башка төрле тәм-томнар ясау максатын куйдым. Минимализм юнәлешенә караган тортлар пешерә башладым. Ягъни бернинди артык бизәк, деталь булмаган тортлар. Менә шушында беренче кыенлык белән очраштым да. Кешеләр андый тортларны яратып бетерми икән! Алар чуарлыкка күнеккән бит! Бик озак вакыттан соң, якынча 8-9 айдан гына үз клиентларымны таба алдым. Һәр заказга җитди карыйм, – ди Әдилә. – Бәясенә, күләменә карап кына эш итмим, билгеле. Минем өчен сыйфат – беренче урында. Күп кенә тортларымны диңгез, суга бәйле стильдә бизәргә яратам.


Әдилә ясаган тортларны бө­тен Россиядә беләләр. Ниндидер башка шәһәргә бара калса да, тәмле “дусты”н ияртеп бара ул. “Әле бер көнне генә чит шәһәргә туган көн торты алып бардым. Аэропортта мәшәкатьләр булды, рейс тоткарланды, кечкенә генә юл һәлакәтенә юлыктык. Нервыларым какшады, тик тортымны кирәкле урынга, үз вакытына, ничек бар шулай алып килеп тапшырдым”, – дип искә алды.


Үзмәшгульләргә салым кертү законы турында фикерләрен сорашабыз.


– “Күләгә”дән чыгасым кил­де. Бөтен кеше дә штрафлар, сан­к­ция­ләр, тагын әллә ниләр ту­рын­да сөйли башлады бит. Тер­кәлгәч, күңелем тыныч булыр, дидем. Мин һәр эштә яклау һәм ышаныч тоярга телим. Махсус ку­шымта аша тер­кәлү бик уңай­лы. Мәсәлән, аның аркылы ке­рем турында белешмә соратып алырга мөм­кин, аннан соң исә, кредит алу өчен, банкка мөрә­җәгать итеп була. Эшчән­ле­гемне за­кон­лаштыргач, бер­нәр­сә дә шүр­ләт­ми, – ди Әдилә Камальдинова. 


Әдилә тормышында нидер үз­гәртергә, яңа шөгыль үзләш­терергә теләүчеләргә киңәшлә­рен дә җиткерде: “Иң мөһиме – курыкмаска! Максатыгыз бар икән, шуңа таба атларга! Әгәр дә янәшәгездә сезгә ышанмый, хыялларыгызны җитди кабул ит­мәүчеләр бар икән, алар белән аралашуны туктатырга кирәк булыр. Андыйлар сезнең юлда кир­тә һәм йөк булып кына тора”.

 

Ничек үзмәшгуль булырга?


Моның берничә ысулы бар.

1. “Минем салым” түләүсез мобиль кушымтасы аша.

2.  Россия салым хезмәте сайтында салым түләүченең “Про­­фессиональ керемгә салым” шәхси кабинеты аша.

3. Вәкаләтле банклар аша.


Салым ставкасы физик затларга – 4, оешмаларга 6 процент күлә­мендә билгеләнде. 10 ел д­ә­вамын­да салым ставкалары артмаячак. Салым хезмәте белән аралашу мобиль кушымтада бара, контроль-касса аппаратлары, хисап тапшырулар кирәкми, үз­мәшгульләрне юкка-барга тикшереп, интектер­мәя­чәкләр. Әле­ге эшчәнлеккә кү­чүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен тү­ләнүче салымнан азат ителә. Үз­мәшгульлек белән шө­гыль­ләнү­челәрнең кереме елга 2,4 млн сумнан артмаска тиеш. Законсыз эшчәнлек алып барган өчен штраф салулары ихтимал. Ә шт­раф күләмнәре аз түгел. Полиция тарафыннан – 500дән 2000 сумга кадәр, салым органнары тарафыннан – 40000 сум, әгәр керем 400000 сумнан артса, аның 10 проценты күләмендә штрафка тартылу ихтималы бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 07.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр