ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Әтием миләше


Күтәрткән юлдан авыл башына кергәндә, беравыкка тукталып тын алам. Әтием кабере өстендә үскән пар миләш утлы тәлгәшләре белән миңа карап торадыр шикелле. Бер-бер артлы өстәлгән калкулыклар арасыннан, бәлки, минем күзләр аның тимер рәшәт­кәсен тиз генә таба алмас та иде әле.

4-2
Миләш, миләш... Ул үземнән дә алдарак сәлам бирә. Тук­тал­мый­сыңмы, хәсрәт-кайгыла­рың­ны таратып китмисеңме дигән ши­келле, яфрак-кулларын болгый.


Дөньяда иң яраткан, кадер­ләгән кешем кабере янына атлау авыр миңа, күз яшьләремне эчкә йотып, авылга керәм. Кайвакыт, авыр туфрагың җиңел булсын, дип, изге теләкләремне әйтеп узам.


Әтием миләше. Аш бүлмә­без­нең тәрәз каршында да үсә ул. Чы­рык-чырык... Ботагы саен – тәл­гәш, тәлгәш саен – кош. Бу урамга янә­шәдә­ге­сеннән әти белән күчеп кил­гән үсен­те инде өй биекле­гендә. Аныкыннан да татлырак, эрерәк җимешләрне минем әле һичбер вакыт татыган юк. Аныкыннан да төзрәк кәүсә кайсы миләштә бар икән?!


Шулай бервакыт Арчада укыган елларда мин аны аеруча сагынып, кадерен белеп кайттым. Өйгә керә-керешкә:


– Миңа миләш вареньесыннан башка һични кирәкми! – дип, шуны җыярга кызулый башладым.


Кыш буена көнбагыш урынына миләш чиртеп йөргән әтигә кадәр гаҗәпләнде. Бәрәңге чүп­ләгән Бактачыда бердәнбер затлы ризык иде шул миләш кайнатмасы, әмма авылымдагысыныкын ашап караганнан соң, баш­каларының тәме онытылды.


Мин һәр елны миләштә чәчәк тәлгәшләре ясалуын түземсезлек белән көтә торганга әйләндем. Бу ел кысыр калмаса гына ярар иде, дип, көнаралаш тәрәзәгә озаклап бага торган булдым, һәркемне һәр елны әтием миләше белән сыйларга тырышам.


– Нинди мин белмәгән җимеш бу? – дип гаҗәпләнде берчак үзе дә күптән мәрхүм галим. Өстәл әйләнә йөреп, яңадан алдыма килгән савытта һични калмаган иде.


– Әти миләше ул, – дидем мин, горурланып, бөтен кешене тагын бер кат гаҗәпләндереп.


– Кызык, миләштә дә шундый тәм була алыр икән! – диде Һәнүз ага, савытны кат-кат әйләндереп. Айлар узгач, без аның белән тагын очраштык. – Андый тәмле миләш башка юк икән бит, – диде ул миңа.


Әти миләше, тәмле телле, затлы нәселле, нечкә күңелле әтием ми­лә­ше иде шул ул. Уңышсыз калган елларда да, һич югы, күңе­лемне кү­рерлек җимеш китерә торган агач...


Әле балачакта ишегалды­быз­ның башка бер төшендә үскән икен­че агачныкыннан кабып карагач:


– Әти, ә нигә безнең теге ми­ләш тәмлерәк икән? – дип сораганым бар.
Аның күңеле тулып киткәндәй булды, тик сиздермәде.


– Әтинең миләше булганга ул, кызым, – диде, минем шикелле үк итеп. – Бабадан – атага, атадан улга күчә торган ядкәр. Урамны, йортны алмаштырганда бергә күчә торган нигез агачы. Яңа урынга истәлек калдырыр, бәхет китерер өчен тамыр җәя бит ул. Бабагызның атасы шушы урамдагы карт җиңгәң пуҗымында яшәгән. Анда да үсә бу миләш. Яңа урамдагы бабаң бакчасында да. Каберлекләр өстендә дә...


Менә ни өчен әти кадерләп җыя, саклый, суыкта балланган җимеше белән кышларын безне дә сыйлый икән! Ул көткән бит бу сорауны, көткән...
Әтием япь-яшь килеш туфракка аш булып ятты. Мин дә көттем. Абый аның каберенә нәрсә утыртыр икән дип көттем, һәм әле кызыллыгы да җуелмаган балчыкка төртелгән миләш үсентесен кү­реп, эчкә җылы йөгерде. Минем абый шул ул! Әти улы!


Зират киңәеп, элеккерәк еллардан калган калкулыклар эчтә калды. Эре кәүсәле агачлар мине көт­кән, мине сагынган миләшне дә каплады. Әмма беләм: гомере изге­лек­тә генә узган әтием иң матур, иң күрекле кошларны зәм­һәрир суыкларда ачлыктан саклап яшәгән миләше өчен сөенә, безгә рәхмәт укый.


Абый бүтән нигез корып ята. Мин тагын көтәм. Үзенә әйтми генә көтәм: бакчасына әти милә­шен утыртырмы?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 75, 26.06.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр