ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Җир астында ниләр бар?

 

/Илнар Хөснуллин/

 

“Җир астында юллар булмас, җир астында юллар юк”. Мәгълүм бер җырда әнә шундый сүзләр бар. Ә чынлыкта җир астында юллар бар. Белгечләр республиканың кайбер районнарында тарихи мәгарәләр барлыгын әйтә. Әнә шуларның берсенә – Сарман районында урнашканына “Ватаным Татарстан” журналистлары да кереп карады. Район анда туристларны да җәлеп итү турында хыяллана.

 

Сарманда швед эзе

 

Журналист халкының каядыр баргач, әлбәттә, ниндидер үзенчә­лек эзләп табасы килә. Сарманда да булды андый хәл. Район башлыгы Нәфис Закиров белән сөй­ләшеп утырганда, би­ре­дә тарихи бакыр мәгарә­ләре турында сүз чыкты. Сарманда яшәүчеләр өчен гадәти хәл бу. Районда аны “Бакыр базы” дип атыйлар. Без исә зур ачыш ясаган кебек булдык. Баксаң, моннан берничә гасыр элек рес­публиканың көнчыгы­шында зур күләмдә бакыр чыгарганнар икән. Мәгарәләр дә күп булган. Ә менә бүгенгә кадәр алар­ның бик азы гына сакланып калган. Белгечләр аңла­туынча, моның сәбәбе элеккеге вакытта кулланылган технология­ләргә бәйле. Сармандагы рудникларда җир асты юлларын гөм­бәзсыман итеп казыганнар. Почмаклап казылганнарын исә күп очракта агач белән терәткәннәр. Вакыт узгач, агач черегән һәм мәга­рәләр ишелә барган. Ә менә Сар­ман­дагыларының үзен­чәле­ге аларны бүгенге көнгә кадәр саклап калган.

в5-2
в5-3
Алда үзеңне ни көтәсен белмәгән килеш, тау эченә керү бер дә рәхәт түгел икән

 

Чаллы спелеологы, географ Алексей Гунько әйтүенчә, бу райондагы бакыр базлары ХVIII-ХIХ гасырлардан калган, тикшерелгән һәм әле дә сакланган иң иске рудниклардан санала. Аның гомуми озынлыгы ике чакрымнан артып китә. Дөрес, Сарманның бакыр чыгарылган рудниклар турында тарихи мәгълүматлар артык күп түгел. Шулай да анда чыгарылган казылма байлыкларның Чулман буендагы Сарайлы заводына бәй­ле булуы билгеле. Анда исә сугышта әсир төшкән шведларның эшлә­гәне мәгълүм. Сарман тирәсендә берничә урында рудник булган эзләр бар. Ә кайбер мәгълү­матларга ышансаң, аларда кайчандыр Пугачев гаскәрләре дә яшәп яткан булырга мөмкин. Галимнәр бу мәгарәләрнең тарихы тагын да тирәнрәк булу ихтималын кире какмый. Чөнки бакыр гомер-гомергә иң кирәкле казылма байлыклардан саналган. Эш коралы, сугыш кирәк-ярак­лары, акча – болар барысы да бакырдан ясалган бит.

 

Сармандагы мәгарәләрне тикшерер­гә чит ил белгечләре дә килеп киткән. “Мин бу эш белән инде 40 еллап шө­гыльләнәм. Әмма Сарманда күргәннәрем аеруча зур тәэсир калдырды, – дип сөйләгән моннан берничә ел элек Италиянең Турин университеты профессоры Ивон Джовани. – Бу рудникка бару туристлар өчен кызыклы сәяхәтнең бер өлеше булырга мөмкин”.

 

Туристларга да кирәк, галимнәргә дә 

 

Мәгарәгә без – фәкыйрьлә­регез дә кереп карады. Кечкенә генә тишектән эчкә узу өчен бераз тырышырга туры килә. 15-20 метр ара узгач, керү юлы киңәя һәм анда басып йөрергә мөмкин. Алда үзеңне ни көтәсен белмәгән килеш, тау эченә керү бер дә рәхәт түгел икән. Әмма барыбер ниндидер серлелек ымсындыра. Сарманнар әнә шул серлелектән файдаланырга тели дә инде. Хыяллары – бирегә туристларны җәлеп итү. Дөрес, бер мәгарә белән генә туристларны кызыктырып булмаслыгын үз­ләре дә аңлый. Аның каравы, Сармандагы тарихи рудникларны туристик маршрутның бер өлеше итеп тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде. “Кунакларга күрсәтерлек башка урыннарыбыз да бар”, – ди райондагылар.

 

Биредә ниндидер комплекс ачып җибәрү белгечләргә дә кирәк. Алар үзләре дә бу мәга­рәләрне тикшереп бетермәгән. Алар фикеренчә, элек бакыр чыгарылган урында музей оештыру, анда туристларны җәлеп итү тарих өчен дә файдалы, икътисадый яктан да отышлы булыр иде. Әмма моның өчен инвесторлар, акча кирәк. Чит ил­ләрдә булган укучыларыбыз яхшы белә: андагылар әллә ни әһәмияте булмаган урыннан да “кәнфит” ясый. Элеккеге корылмаларны теге яки бу тарихи вакыйга белән бәйләп, туристларны җәлеп итәләр. Сарманда да әнә шул хакта хыялланалар. Сер түгел, бездә бизнес әһелләре тарих һәм туризм белән бәйле эшкә алынырга ашкынып тормый. Чөнки табыш килсен өчен шактый сабырлык кирәк. Шулай да өмет бар. Болгар һәм Свияжск, Казандагы Иске татар бис­тә­сендә башланган эшләр бәлки бизнес әһелләре өчен районнарга игътибар бирергә этәргеч булыр. Әлегә исә без чит илдәге корылмаларга шаккатып, андагы риваять-миф­ларга ышанып яшибез.

 

(«Ватаным Татарстан», № 85, 7 июнь 2013 ел)

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 85, 07.06.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!