ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Анда да кеше ясап була

 

Төрмәгә эләккән кешене тәрбияләп буламы? Ни өчен иреккә чыккан кешеләр кабат чәнечкеле чыбык артына кире әйләнеп кайта? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин белән әнә шул сорауга җавап табарга тырышты.

6-1  
Генерал Хәмәдишин фикеренчә, кеше үзе теләсә генә туры юлга баса ала  


– Дөресен әйткәндә, элек мин үзем дә җинаятьчеләр кырыс, начар шартларда тотылырга тиеш, дип уйлый идем, – ди Дәүфит Хәмәдишин. – Әмма андый хәлдә калган кеше шунда батып калырга, бу авырлыклардан мөс­тәк­ыйль рәвештә үзе чыга да алмаска мөмкин бит.


– Бөтенләй өметсез, төзә­теп булмаслык кешегә әвере­ләме?


– Әверелергә мөмкин, әмма андый мөмкинлекне калдырмас­ка тырышырга кирәк. Ә бездәге шартларны алай ук начар димәс идем. Ашау ягы начар түгел, ризык яхшы. Әйбер­ләрен юабыз, үзләрен юындырабыз. Ә бит иреккә чыккач бик күпләргә андый шартлар эләкми. Аларга монда җылы, якты, ак җәймәгә ятып йоклыйлар. Китапханә, мәк­тәп, училище бар. Эшлисең килә икән, эшлә. Алар белән профессиональ психологлар һәм тәрбиячеләр эшли.


– Димәк, төрмәдә дә кешене тәрбияләү мөмкин?


– Мөмкин, иректән мәхрүм ителү тормышны яңадан башлап җибәрү өчен этәргеч була ала. Әмма моның өчен башта кеше­нең үзендә тормышын үз­гәртү теләге булырга тиеш.


– Ә ни өчен, алайса, иреккә чыккач бик күпләр яңадан җинаять кыла һәм сезнең карамакка әйләнеп кайта?


– Кешеләрнең төрлесе бар. Кайберләре хәтта җинаять кылудан ләззәт тә ала. Төрмәдә үзләрен рәхәтрәк хис итүчеләр дә бар. Әгәр ул биш-алты мәр­тәбә җинаять кылган, иректә аның элемтәләре калмаган икән, андыйлар өчен төрмә туган йортына әверелә. Чыга да ике-өч айдан кире әйләнеп кайта. Дөрес, күпчелеге андый түгел. Белә­сезме, кинолардагы кебек төрмә субкультурасы юк инде ул бүген. Андый нәрсәдән бөтенләй үк качып булмый, әлбәттә. Кем әйт­мешли, “тискәре карашлы” ке­шеләр бар анысы. Алар башкаларны да үз артларыннан иярт­мәкче була. Әмма без моңа юл куймаска тиеш.


– Кешене тәрбияләү, туры юлга бастыру өчен кирәк булган төп шарт нәрсә ул?


– Әйткәнемчә, иң башта ул моны үзе теләргә тиеш. Әлмәткә баргач, андагы колониядә бер егет белән аралашырга туры килде. Беркайда да эшләми ул, иреккә чыгарга ике ел вакыты калган, сигез ел утырган инде. Һөнәре дә, эше дә юк. “Чыккач нәрсә эшләргә җыенасың?” – дип сорыйм аннан. “Менә берәр нәр­сә эшләрбез әле”, – дип җавап бирде ул. Әлбәттә, берәр нәрсә эшләячәкләр. Әмма анда бер­кемгә дә кирәк түгел ул. Сигез ел утырган, һаман эше юк. Кемдер йогынтысы астына эләккән булырга мөмкин. Ә үзе киләчәк турында уйлап та карамый.


– Соңгы елларда дин рә­шәткә артына да үтеп керде, тәрбия эшендә йогынтысы сизеләме?


– Күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә. Дин тотучыларның үз­ләренә дә җиңел, тормышның мәгънәсен эзли башлыйлар. Бар кешене дә бер калыпка салып булмый, әлбәттә. Әмма мәчет яки чиркәүгә йөрүчеләр арасында тәртип бозучылар азрак. Андыйлар иреккә чыккач та җинаять кылмый диярлек. Әмма бу мәсьәләгә аерым зур игътибар бирергә кирәк. Төзәтү уч­реждениеләрендә экстремистлар да утыра. Башка ке­шеләрне алардан читтәрәк тотарга тырышабыз.


– “Хезмәт белән тәрбия­ләү” дигән төшенчә искер­мә­деме әле? Гомумән, сездә эш бармы?


– Барысын да саклап калырга тырыштык. Элегрәк төзелеш эш­ләре киң җәелгән иде. Әйтик, “Оргсинтез”ны төзегәндә төр­мәдә утыручыларның өлеше керде, Түбән Кама, Менделеевскидагы колонияләр заводларны төзү өчен барлыкка килде. Халыкны әнә шунда ташыйлар иде. Хәзер төзелеш объектлары юк. Бүген елына бер миллиард сумнан артык суммага товар җи­тештерәбез. Читтәге пред­прия­тиеләр генә түгел, үзебез өчен дә барлыгы 300 төрле товар җитеш­терәбез. Ме­нә быел яшел­чә белән үзебезне тулысынча тәэмин иттек. Ит һәм сөтнең дә 70 проценты үзебездә җитеш­терелә.


– Ә төрмәдә утыручылар эшләргә телиме соң?


– Хезмәт кодексы төзәтү учреждениеләрендә дә эшли. Беркемне дә мәҗбүр итә алмыйбыз. Безгә килеп эләккән кеше­ләр арасында бернинди һөнәре булмаган, гомерендә бер көн дә эшләп карамаганнары да бар. Аларны йә профессиональ училищеда укытабыз, йә эш урынында һөнәргә өйрә­нәләр. Әмма бөтенләй эшләргә телә­мәгәннәре дә очрый. Андыйлар арасында аңлату һәм тәрбия эшләре алып барабыз. Төп максатыбыз – теләгән кешене эш белән тәэмин итү. Әмма бу катлаулы мәсьәлә. Чөнки базарны да үзебез эзлибез, ирек­тәге предприятиеләр белән көндәш­лек итү дә җиңел түгел.


– Соңгы елларда аеруча күп бәхәс уяткан сорауны бир­ми булдыра алмыйм. Бу очракта сезнең шәхси фикерегез кызыксындыра. Үлем җә­засына мөнәсәбәтегез ничек?


– Мин үлем җәзасы бирү ягында. Бөтенләй беткән, бернинди рухи кыйммәтләрне дә танымый торган кешене асрап ятудан нинди мәгънә бар? Кеше түгел, җанвар бит алар. Ә без аларны гомер буе дәүләт хисабына асрап ятабыз. Ул анда сигез-ун кешене үтерә, ә без аның хокуклары өчен көрә­шәбез. Миңа калса, бу дөрес түгел һәм алар иң кырыс җәзага лаек.  

– Ә суд хаталары белән нәрсә эшләргә? Андый очрак­лар да юк түгел бит.


– Кызганыч, андый очраклар да бар. Мин суд карарларына аңлатма бирә алмыйм, әмма күптән түгел булган бер очрак турында сөйлисем килә. Кабул итү вакытында олыгаеп баручы бер ир-кеше белән очраштым. Гаиләсе дә, беркеме дә юк. Терлекчелек белән шө­гыльләнгән бер оешмада эшлә­гән. Ферма мөдире дә булган, зоотехник та, сакчы да, хәтта яшәү урыны да үзе эшләгән фермада булган. Хуҗалары исә кредит алып әҗәткә баткач, ике йөз илле сыерны аның өстенә яздыртып куйган. Ахыр чиктә, әнә шул кеше гаепле булып калган. “Минем бу кадәр малны беркая да куя алмаячагым турында беркем дә уйлап карамады”, – ди ул. Аны дүрт елга утыртып куйганнар. Андый очраклар туксанынчы елларда да күп булды. Әнә шул юл белән көндәшләр бер-бер­сеннән үч алды. Кешене нәрсә­дәдер гаепләп кулга алалар, ә иреккә чыкканда берние дә калмаган була инде.


–  Хөкем ителгән кеше­ләр­не төрмәдә генә туры юлга бас­тырып булмаслыгы белән үзегез дә килешәсездер. Әле бит аларны иректә ни көтә? Ресоциализация, ягъни утырып чыккан кешене гадәти тормыш шартларына ияләш­терү эше тормышка ашырыламы?


– Бу гади генә мәсьәлә түгел. Ул комплекслы рәвештә һәм дәүләт дәрәҗәсендә хәл ите­лергә тиеш. Бу юнәлештә махсус программа да бар, әмма аны тормышка ашыру өчен акча һәм белгечләр кирәк. Ә бүген төр­мәдән чыгучылар беркемгә дә кирәкми. Полициягә дә кирәкми, социаль хезмәткәрләр җитәрлек түгел. Европадагы кебек пробация хезмәте булдыру турында сүз алып барабыз. без ул тәҗри­бәне чит илгә барып өйрәндек. Кеше әле утырганда ук аның белән шөгыльләнә, иреккә чыгаруга әзерли башлыйлар. Туганнары һәм якыннары белән аралашып торуын күзә­тәләр. Элеккеге эш урыны белән элемтә коралар. Кеше төрмәдән чыкканда кая һәм кем янына барасын белә. Ә бездә ничек? Башта иреккә чыгуны бәй­рәм итә. Берничә көннән дуслар юкка чыга, ул туганнарына да кирәк түгел. Ә аннары нишләргә? Тормыш алып барыр өчен акча кирәк. Шулай итеп, кабат безгә килеп эләгәләр. Менә шундый тоташ боҗра. Бездә бу эш белән шөгыльләнүче иҗ­тимагый оешмалар бар-ба­рын. Тик алар күп түгел. Әлбәттә, җинаятьчелек бетмәя­чәк. Әмма мондый хез­мәт­ләр барлыкка килсә, аның күләме сизелерлек кимер иде. Менә монысына инде тамчы да шиклән­мим.


– Беркая да бара алмаганга махсус рәвештә төрмәгә элә­гү­­челәр бар дигән сүзләр дөресме, әллә уйлап чыгарылган нәрсә генәме?


– Бар. Үзләре үк әйтеп тора: минем барыр урыным юк. Без бит кешене төрмәдә тота алмыйбыз. Вакыты җиткәч, ул иреккә чыгарга тиеш. Әнә шуңа күрә пробация хезмәте булырга тиеш тә инде. Андый проблема СССР вакытында да бар иде. Тик аны ул вакытта да хәл итә алмадык. Полиция хәл итәргә тиеш, диләр. Ә полициягә нәрсәгә соң алар? Бу кешеләргә карата кешечә мө­нә­сәбәт күрсәтерлек бел­гечләр кирәк.


– Берничә ел элек социаль лифт дигән төшенчә барлыкка килде. ул система эшлиме?


– Эшли. Шунысын әйтергә кирәк, бик күпләрнең максаты, өмете барлыкка килде. Комиссия даими рәвештә җыелып тора, кешенең тәртибен тикше­рәләр. Лифт эшли, әмма ул ике якка хәрәкәт итә. Тәртибе яхшы булганнар җиңелрәк шартларга эләгә. Инде тәртип бозучыларны лифт аскарак төшерә.


– Соңгы елларда социаль алдау очраклары дигән күре­неш барлыкка килде. Кешегә шалтыратып якыннарының авыр хәлгә эләгүен, аннан котылу өчен акча түләргә кирәк­леген әйтә­ләр. Шалтыратучылар исә төрмәдә утыра. Бу проблеманы хәл итү өчен нәрсә эшләнә?


– Андый шалтыратуларның күбесе күрше төбәкләрдән – Самара һәм Ульян якларыннан килә. Әмма бездә дә юк түгел. Идарәнең оператив хезмәтләре тарафыннан әнә шундый бер­ничә җинаять очрагы фаш ителде. Гаеплеләр яңадан хөкем ителде. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Эчке эшләр министрлыгы белән махсус эш төркеме булдырылган.


– Сезгә бит әле төрмәдә утыручылар гына түгел, алар белән эшләүче хезмәткәр­ләр­не дә кайгыртырга кирәк. Ә аларга бер дә җиңел түгел.


– Эшләре җиңел түгел, әл­бәттә. Шуңа күрә һәрберсе чыдый да алмый. Төрмәдә утыручылар белән иртәдән кичкә кадәр эшләве бик авыр. Анда утыручылар хезмәткәрләрне үз ягына да аудармакчы була. Бездә бит еш кына төп мәсьәлә буларак хөкем ителгәннәрнең хокукларын кайгырту телгә алына. Ә хезмәт­кәрләр турында онытып та җибәрәбез. Кешедән нидер таләп иткәнче, башта аңа шартлар булдырырга кирәк. Аңа ял итәргә кирәк. Эшли торган хезмәткәр­ләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә әле күптән түгел генә хәл ителә башлады. Торак сертификаты кеше пенсиягә киткәндә генә бирелә иде. Соңгы вакытта вәзгыять үзгәрә. Хезмәт­кәр­ләр­нең социаль гарантия­ләре турында закон кабул ителде, хезмәт хакы һәм пенсия күләме сизелерлек артты. Шартлар да яхшырсын өчен тырышабыз. Безгә эшкә эләгер өчен чират торалар. 


– Дәүфит Закирович, ки­ләсе елда сезне зур вакыйгалар көтә. Сезнең система­ның 135 еллыгы билгеләп үтелә­чәк. Гому­мән, яңа елдан ниләр өмет итәсез?


– Татарстан һәрвакыт яхшылар исәбендә булды, шулай булып калсын, дибез. Бурычыбыз җиңел түгел, чөнки җәзаларны үтәтүдән тыш, өстәмә вазыйфалар белән дә шөгыльләнәбез. Төзибез, төзекләндерәбез, җи­тештерәбез, авыл хуҗалыгы тармагы бар. Без бодай үстереп, он тарттырабыз. Аннары ипи пе­шерәбез. Хөкем ителгәннәргә дә, хезмәткәрләргә дә киемне үзебез тегәбез. Шуңа күрә бурычларыбыз күп. Аларны үтәргә, хәтта арттырып та үтәргә кирәк. Билгеләнгән планнар күп – тырышырга кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 227, 31.12.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!