ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

“Сөембикә” белән үзгәрәм

 

Йөз еллык тарихлы “Сөем­бикә” журналы татар ха­тын-кызы язмышының көзгесе дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ди­мәк, журнал татар хатын-кызы образын формалаштыруда турыдан-туры катнаша. Бу көзгедән нинди хатын-кыз­ны күрәбез? Җәмәгатьче­лек, бигрәк тә гүзәл затлар ул сурәттән канәгатьме? “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова белән әңгәмә әнә шул хакта барды.

4-1

– Концепциясен Якуб Хәлили эшлә­гән, төрки халыклар дөньясында икенче, республикада беренче ха­тын-кызлар журналы бү­ген кыйбласына тугры калдымы?


– Әлбәттә, ул бүген дә ха­тын-кызга бу тормышта урынын табарга, эшлекле дөнья­да, бала тәрбияләүдә киңәш бирүне дәвам итә. Ул хатын-кызны тагын да булдыклырак, тагын да мәгърифәтлерәк, мә­дәният­лерәк итү юнәле­шендә эшли.


– Шул ук вакытта “Сөем­бикә” заман белән бергә үзгәрә. Һәм хатын-кыз образы да танымаслык булып үзгәрде. Шул нисбәттән сорау: бүгенге хатын-кыз нин­ди ул?


– Татар хатын-кызы илгә авыр чакта алга чыга, гаиләгә авырлык килгәндә дилбегәне үз кулына ала. Ир-ат күтәрә алмаган йөкне дә үз җилкә­се­н­дә күтәргән. Шул ук вакытта хатын-кыз назлылыгын, нәза­кәтьле­ген җуймый, хатын-кыз булып кала белә. Аларның ме­нә шушы сыйфатларына сок­ланабыз да инде. Ана булу, хатын булу, әти-әнисенә хөрмәт­ле бала булу дигән мактаулы дәрәҗә­ләрне иҗтима­гый йөк тарту, бетмәс-төкәнмәс эш­ләр дә төшерә алмый.


– Чыннан да, бизнесвуменнар, җитәкче хатын-кыз­лар журналда калку күрсәтелә. Хатын-кыз бәхе­те өчен ирләр белән тиңлә­шү, җәмәгать­че­лек­­тә ниндидер дәрәҗәләргә ире­шергә кирәкме?


– Без үрнәк ханым-туташ­ларның язмышы аша уңышка ирешү серләрен чишәбез. Ә бу ханымнарның берсен дә гаиләдә бәхетсез дип әйтеп булмый. Чөнки алар хатын-кыз сыйфатларын җуймаган. Алар­ның бәхет серләре, мө­гаен, шундадыр. Чөнки алар эштә булдыклы, аш-суга оста, баласы өчен менә дигән ана. Татар хатын-кызы барысына да вакытын җиткерә ала.


– Менә шундый булдык­лы ханымнарга нинди сәхи­фәләр аша ярдәм итәсез?


– Журнал тарихи миссия­сенә тугры калып, биш юнә­лештә эшләүне дәвам итә. “Хатын-кыз галәме” сәхифә­сендә аш-су, кул эшләренә өйрәтсәк, “Заман һәм без” – замана проблемаларын чишү юлларын эзләүгә багышланган. Бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребез өчен “Татар дөньясы”нда мәйдан бир­сәк, “Мәдәни тормыш”, “Яшә­еш” сәхифәләренең эчтә­леге исеменнән үк аңлашы­ладыр. Эчтәлек шундый итеп корыла, ул укучыларыбызның төр­ле даирәсенә – авыл кеше­сенә дә, кала кызына да, эш­мәкәргә дә, сыер савучыга да – кызыклы, файдалы булырдай, гаилә белән укый торган басмага әверелә. Укучыны дәрәҗәсе, яше, хәтта җенесе ягыннан да аермыйбыз.


– Заманында бу басма белән хатын-кызлар да, ир-атлар да идарә иткән.


– Бу журналны чыгарган мөхәррирләрнең берсенә дә җиңел булмаган дип уйлыйм. Аның бит заманалары нинди булган! Кыек дип табылган сүз өчен репрессияләнгән мөхәр­рирләр дә бар. Аннан килеп бу басмага салынган җаваплылык та зур. Безнең бурыч, иң беренче чиратта, милләт анасын тәрбияләү. Аның иҗтимагый аңын күтә­рү, тормышта, сәясәттә юнә­леш бирү – катлаулы эш. Икенчедән, бу басма күп еллар буена бөтен татар дөнья­сын берләштереп торучы матбугат чарасы булган. Совет заманында аның тиражы 487 меңгә җиткән! Менә шундый берләштереп торучы матбага чарасының куәтен без бүген дә киметә алмыйбыз. Яңа басмалар бүгенге заманга тиз җайлаша, теләгән якка борыла, ни тели, шуны яза. Ә без алай эшли алмыйбыз. Безнең тарихыбыз, үзе­без сайлаган юлыбыз бар, шул эздән тайпылырга ярамый. Тикмәгә генә бер мө­хәррир: “Сөембикәнең үз язмышы да авыр булган, шуңа күрә бу журнал мөхәррир­лә­ренә дә бер дә җиңел түгел”, – дип әйтмәгән бит инде. Монда җаны-тәне белән шушы эшкә бирелгән фидакарьләр генә эшли ала. Эшебез, чыннан да, җиңел түгел. Гаиләң, балаң булу өстенә, дөнья буйлап сибелгән татарларның хәлен белү, ел әйләнә командировкаларда йөрү, укучыларыбыз, язмаларыбыз геройлары белән очрашыр өчен, бернигә карамый, чакрымнар узу, алар язмышларын кү­ңелдән үткәрү – журнал менә шулай чыга. Йөрәктән чыкканга укучы йөрәгенә барып җитә торгандыр, дип уйлыйм. Эшеңнең әҗерен күрү – сез­нең журнал иң зур бүләк булды (бәйрәм­нәрдә якын кеше­ләренә ”Сөембикә” журналын бүләк итүне күпләр гадәт итте инде) дип язылган хатларны уку, теләсә нинди авырлык­ларны оныттыра.


– Укучы дигәннән, ул күбрәк кайда яши, авылдамы, каладамы?


– Без алай бүләргә тырышмыйбыз. Әмма яшерен-баты­рын түгел, газета-журнал укучы, ана телен саклаучы кеше бүген авылда яши. Бу – хакыйкать. Гәрчә, соңгы елларда калага йөз тотыгыз, заманчалашыгыз дигән тәкъдимнәр яң­гыраса да, сала кешесеннән беркайчан да читләшмибез. Аннан соң калада да авылдан укырга килеп төпләнеп калучылар бик күп. Хәзер бер генә буын да түгел инде алар. Шуңа күрә андый бүленеш булырга да тиеш түгелдер, миңа калса.


– Шулай да, матбугат формалаштырган хатын-кыз образына күз салсак, ул – Европача киенгән, европача фикер йөрт­кән, финанс ягыннан бәйсез. Әле бит дини яктан белемле булу да зарур. Милләт анасы тәрбия­либез дибез икән, беренче чиратта аның рухи дөнья­сын баетырга ки­рәктер.


– Хатын-кызның эчке дөньясын менә бусы дин, бусы мәдәният өлеше дип бүлмибез. Эчке дөнья – ул бербөтен. Хатын-кыз үзенең халәтенә туры китереп, нинди мәгълүмат кирәк – шуны журналдан таба ала.


– Сез бит үзегез дә иҗат кешесе. Хәтерлим әле, “Кирелегем” дигән китабыгыз әдәбият дөньясында зур кызыксыну уятты. Ә хәзер җитәкчелек эше иҗат өле­ше­нә дә кермиме?


– Иҗатка вакыт бик аз кала. Ләкин мин зарланмыйм. Чөнки “Сөембикә” белән үзем дә үзгәрәм. Мин калада, рус мохитендә үскән бала. Әти-әни, әлбәттә, милли җанлы булырга өйрәттеләр, шул юнәлештә тәрбия бирделәр. Әмма мохит барыбер үзе­некен эшли. Рус мәктәбе, университетта рус бүлеге, беренче эшем... Кыскасы, гамьнәр, борчулар башкарак иде. Ә “Сөембикә”гә килгәннән бирле уйларым башка юнәлеш алды. Миллә­тебез, басмабыз өчен борчылу, аны яшәтер өчен көрәшү, халыкны янә чын – матди булмаган – кыйм­мәтләргә йөз белән бору... Бер мин генә түгел, коллективтагы һәр кеше шул уйлар белән яши.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 224, 28.12.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!