ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Мәскәү зыялылары нигә берләшкән?

 

1998 ел. Татарстанга икътисадый мөстәкыйльлек даулап йөргән шанлы чор. Күңелендә милләт язмышы өчен борчылу тойган һәркем ул хыялны тормышка ашыру өчен үзен­нән өлеш кертергә омтыла. Әдәбият, сәнгать әһелләренә ярдәм итү һәм яшь буынны иҗади тәрбияләү өчен “Татнефть” оештырган “Рухият” фонды бу юнәлештә нәрсә эшли ала соң?

5-1  
Нәзифә Кәримова (уртада) Сәетгәрәевләр гаиләсе белән  


Фонд хезмәткәрләре, бер кыйбла буларак, катлаулы заманда халкыбызның рухын ныгытырлык шигырьләр тудыручы ша­гыйрь­­ләребезнең иҗатын барларга булды. Без кызыл тышлы “Шигърият” сериясен һич шөб­һәсез көрәшче-шагыйрь Рә­шит Әхмәтҗанов ачарга тиеш дигән карарга килдек. Ул бит Чупай ташыннан нефтьчеләр башкаласын төзеп, үзе дә шигърият күгенә таштай атылган шәхес.


Шагыйрьнең азатлыкка “томырылып чапкан” шигырьләрен­нән тупланган китап басмаханә табасыннан төшүгә, Мәскәүдән хә­бәр килеп иреште: “Татар зыялылары клубы”нда Рәшит Әхмәт­җанов иҗатына багышлап кичә үткәрергә җыеналар икән. Йөрә­геннән савылган шигырь юллары арасында яна-көя якты дөнья белән хушлашырга өлгергән ша­гыйрьнең хатыны – Луиза ханым җитәкчелегендә егермеләп иҗат­чы – шагыйрьләр, артистлар, журналистлар – “Татарстан” поездында юлга кузгалдык. Кунак­ларны Гадәттән тыш хәлләр мини­стрлыгының конференция­ләр залында “Азатлык” радиостанциясе хәбәрчесе Нәзифә Кәримова каршы алды. Клубның директоры – мөхтәрәм шагыйребез Мостай Кәримнең килене, язучы, тәрҗе­мәче Илгиз Кәри­мовның хәләл җефете, үзе дә язучы һәм журналист вә бик тә чибәр ханым Нәзифә белән шулай таныштык. Бәйрәмгә зал тутырып милләттәшләребез килгән иде. Ул кичтә Мәскәүнең төрле диалектларда һәм рус акценты белән сөйләшүче татарлары Рә­шит Әхмәт­җановның дөнья гаме белән сугарылган шигъри тәл­гәш­ләрен тын да алмый тыңлады, дисәк, арттыру булыр. Җыр кирәк иде мәскәүлеләргә, җыр! Менә анысына инде ул алкышларны кызганмады.


– Мәскәүдә тамашачы үзгә икән, – дидем мин Нәзифәгә. – Шигърият телен төшенеп бетми диимме?
– Мәскәүгә әллә нигә бер килгән концерт, спектакльләр белән генә шигъри зәвык та, рухи тирәнлек тә тәрбияләп булмый. Аралашмый яшәлгән, милли тартылу какшаган. “Зыялылар клубы” менә шул өзеклекне ялгау өчен оешты да инде, – диде ул.


Ә аның барлыкка килүенә баш­калада яшәүче эшмәкәр Рә­шит Ахунов этәргеч биргән. 1992 елда Казанда узган Бөтен­дөнья татар конгрессында, чит илләр­дән торып татарның милли аңын уятуга хезмәт иткән Надыйр Дәүләт, Фәрит Иделле кебек шә­хесләр белән очрашу милләт­тәшләрнең, рухын канатландырган мәлдә, Рәшит: “Әйдәгез, Мәс­кәүдә “кече “конгресс” оештырабыз, – дигән. – Ул милләт­тәш­лә­ребез өчен очрашу урыны гына түгел, милли гореф-гадәт­ләрне, телне саклауга булышырлык бер оешма булсын”. Күре­некле язучыбыз Гариф аганың улы һәм үзе дә тәрҗемәче буларак, иҗат кеше­ләренең мохтаҗлыгын ти­рәннән белгәнгә күрә, Рәшит әфәнде туачак берләшмәгә үзе­нең офисыннан урын биргән, финанс ярдәме күрсәткән һәм хәтта документлар әзерләүдә дә булышкан. Ул табып биргән гольф клубы уставын нигез итеп, белемле һәм федераль дәрәҗәдә абруйлы мил­ләт­тәш­ләребез бе­лән берлектә, тиешле документлар эшләнгәннән соң да әле “Татар зыялылары клубы”н (рәсми исеме – “Клуб интеллектуал”, төрле сәяси киртәләр аша үтеп, Юстиция министрлыгында тер­кәү өчен бер еллап вакыт киткән.
 – Бу эшнең башында академик Роберт Нигъмәтуллин, Югары суд рәисе урынбасары Ренат Смаков, Тышкы эшләр министрлыгыннан Фәрит Мөхәмитшин, Россия телевидениесе хезмәткә­ре Рифат Сабитов, фән докторлары Рәиф Вәсилов, Зөфәр Фәхрет­динов, язучы Ренат Мөхәммәдиев – җәмгысы унлап кеше торды, – дигән иде ул чакта Нәзифә ханым. – Унбиш миллионлы Мәс­кәүдә халкым дип җан атучы татарларны бөртекләп җыю бер дә җиңел эш булып чыкмады.


Беренче очрашуга йөздән артык кеше – милләтебезнең йөзек кашы булырлык шәхесләр кил­гән: армия генералы Мәхмүт Гә­рәев, генерал-полковник Рә­сим Акчурин, атаклы кардиолог Ренат Акчурин, галимнәр Әгъдәс Бор­һанов, Шамил Мөхәммәдъя­ров, Заһидулла һәм Рәшит Сюня­евләр, Равил Гайнуллин, композитор Алмаз Монасыйпов, морзалар нәсе­леннән Ренат Кудашев...
Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты бе­лән танышудан соң очрашуның җыр-бию, ашау-эчү белән дәвам иткән икенче өлешенә күчкәч, клуб директоры:
– Шул үзәкнең күпчелеге бү­генге бәйрәмдә дә катнаша. Тик җыелу урыныбыз гына үзгәрде. Хәзер безне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авиация өчен җаваплы милләттәшебез генерал Рафаэль Закиров үз канаты астына сыендырды, – дип, милләт вәкилләренең уртак мәнфәгать­ләрдәге бердәмлеге белән го­рур­­лануын сиздереп куйды.


Әлеге вакыйгадан соң унбиш ел вакыт узгач, Нәзифә Кәримова белән яңадан, бусында инде Мәскәүнең Язучылар йортында шагыйрь Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә очраштык.
– Күрерсең, бәйрәмгә безнең “Зыялылар клубы” әгъзалары тон бирәчәк, диде Нәзифә, җиде-сигез йөз кешелек залның әкрен­ләп тула баруын күзәткән җайга. – Әнә ирле-хатынлы Нигъмәтул­линнар килде, элеккеге Дәүләт Думасы депутаты Дания Кәримо­ва кереп урнашты, адвокат Ренат Мәхмү­товны, табибә Алия Капкаеваны күрәм...


Оешманың егерме ел дәва­мында, безнең халыкка хас булганча, каршылыклар кичермичә һәм таралмыйча яшәү сәбәбе монда зыялылар туплануда гына түгел икән. Аның уставында рәс­ми документларга хас булмаган бер таләп бар: клуб әгъзасы әй­бәт кеше булырга тиеш, диелгән анда. Билгеле инде, яхшы кеше­ләр дә якты дөньяга мәңгегә килми. Бакыйлыкка күчкән академик Әдһәм Тенишев, галимнәр Шамил Мөхәм­мәдъяров, Заһидулла Сюняев, композитор Алмаз Монасыйпов, рәссам Равил Вәлиев кебек мәшһүр затлар урынына клуб әгъзаларының тәкъдиме бе­лән яңалар килә. Бу берләшмәнең тарту көче кичәләрне фәкать ана телендә үткәрүдә генә түгел, билгеле. Марсель Әх­мәт­җанов, Флера Баязитова, Гомәр Саттаров һәм башка галимнәр катнашында узган татар шәҗәрә­лә­ренә, исем­нәренә, тарихына багышланган кичәләр аларны “Без кем идек һәм кем булдык?” дип уйланырга мәҗбүр иткән. Мәскәү татарларының сәхнәдән: “Мин – татармын, татар булуым белән горурланам”,– дип сөйли башлауларын “Зыялылар клубы” алып барган эшчәнлекнең бер нәтиҗә­се дип карарга була. “Клуб мил­ләттәшләргә җан берлеге, рухи якынлык табу урыны булды. Зыя­лыларның бербөтен булып туп­лана алуы милләтнең бердәм­легенә нигез ул”, – дип таный Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин.


Егерме ел – кеше өчен яшьлек кенә булса да, оешма инде бу вакыт аралыгында эчке үзгәреш, яңарышлар белән генә канәгать­ләнә алмый. “Зыялылар клубы” да күзгә күренерлек яшь тармак­лар җибәрә алган.
– Ата-аналарның күбесе баштан ук без үткәргән чараларга балалары белән йөрде. Кайберләре шунда үзара танышып, гаилә кордылар, кызыл һәм бәби туйлары уздырдык, – дип, Нәзифә бу хакта да сөйләп алды. – Хәзер инде яшьләрнең “Аргамак”, “Кар­дәш­лек”, “Максат”, “Бердәмлек” кебек үз оешмалары барлыкка килде.


Зыялыларны, барлык бу казанышлардан да бигрәк, өченче буын – оныкларның, милли мәдә­ният, әдәбият казанында кайнап, милләтпәрвәр булып үсүләре сө­ендерә. Шундый урыннарның берсе Ренат Галиев җитәкче­легендәге балалар ансамбле булса, икенчесе – “Энҗе бөртек­лә­ре” фестивале. Бүген Россиядә генә түгел, дөньяда танылу алган аккордеончы Айдар Гайнуллин, пианист Рэм Урасинның шушы фестиваль аша узган беренче энҗеләре икәнен күпләр белмидер әле. Аларны югары музыкаль уку йортларыннан, татар балалар укый һәм тәрбияләнә торган мәктәп һәм балалар бакчаларыннан эзләп табу белән җырчы Роза Хәбибуллина, җырчы һәм композитор Наилә Фатехова, баянчы Илдар Сәлахов, композитор Ренат Ганиевтән торган иҗат төр­кеме шөгыльләнә.


Инде килеп, Нәзифәгә күңел­не тырнап торган соңгы сорауны да бирмичә булмый. Бу кадәр колачлы эшчәнлекнең финанс ягын кем көйли соң? Клуб директоры көлә.
– Башта, клуб әгъзаларыннан тыш, сезнең яшәешне кем ярдәме тотрыклы итә, дип сора син, – ди ул. – Мин сиңа: “Татарстан Хөкү­мәте һәм Татарстанның Мәскәү­дәге Вәкаләтле вәкиллеге”, – дип җавап бирермен. Клуб әгъзалары булган табиблар Ренат Акчурин, Шамил Гайнуллин, Ренат Сәетгә­рәевкә “Татарстанның атказанган табибы”, Наилә Хәбибул­лина, Наилә Фатеховага “Татар­стан­ның атказанган артисты” исеме, СУПР берләшмәсе генераль директоры Азат Вәлиевкә һәм “Зыялылар клубы”ның совет рәисе Назыйф Мирихановка шулай ук мактаулы исемнәр бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алу үземнең дә күңелемне тутырды. Ә акча мәсьәләсенә килсәк, фәкать иганә­челәр һәм үзебезнең кертемнәр (взнослар) хисабына яшибез. Милләт мәнфә­гате дигәндә, биг­рәк тә балалар өчен Равил хәзрәт Гайнетдин дә, Татарстан сәүдә йорты директоры Әхмәт Нуриев та иганәдән баш тартканнары юк. Эшмәкәр Мозаффаровлар гаиләсе ярдәм кулы сузарга гына тора.


Димәк, бу мәсьәләдә дә Мәс­кәүдәге милләттәшләребез та­тар­ның гомерлек гореф-гадәтен дәвам итә – милләт чыгымнарын үз өсләренә ала икән.
Минем үземне соңгы очрашуда аеруча тетрәткән нәрсә – ул да булса Язучылар йортына килгән тамашачының әдәби зәвыгы булды. Алар халык шагыйре Равил Фәйзуллинның милләт язмышына багышланган, милли патриотик рухтагы шигырьләрен автор үзе  һәм артист Илдус Әхмәт­җа­нов укыганда шул кадәр кул чаптылар ки, бу гөрелтедә азат заманнарыбыздагы аргамаклар чабышы яң­гырагандай булды. Бәй­рәм соңын­да Мәскәү янындагы Пушкино шәһәрендә оешкан “Вазыйфа” хәй­рия җәмгыятен җи­тәкләү­че Хәмдия Рамаеваның үзе җыеп килгән ахирәтләренә:
– Мин сезгә, шигърият ки­чәләре концертлардан шәбрәк ул, дип әйттем бит, – дип сөйләп торуын ишеткәч, Нәзифә ханым җиңемнән тартты:
 – Менә синең унбиш ел элек Рәшит Әхмәтҗанов кичәсендә Мәскәү татарларының татар поэ­зиясенә мөнәсәбәте уңаеннан биргән төшенке бәяңә җавап!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 202, 29.11.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!