ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Урман сәнәгате өчен яңа эра башлана

 

/Чулпан  Хәйруллина/

Урман хуҗалыгы тармагын уңышлы итү өчен, бу юнәлештәге берничә проблеманы хәл итү мөһим. Беренчедән, урманнарның мәйданын киңәйтергә. Икенчедән, җиңел булмаган бу эшкә кадрларны җәлеп итәргә. Өченчедән, урман продукциясе белән эш итүне җайларга, чөнки бу тармак та үзенең табышын китерергә тиеш. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев фикеренчә, соңгысы буенча Татарстан лидерлар рәтенә чыгачак әле, бу вакыт мәсьәләсе генә.


“Сез безне дә уздыргансыз!”

Бер караганда, нәрсәсе бар инде: агачны утырттың да ул үсеп китә. Тора-бара шуннан урман хасил була. Шулай булгач, утырт та утырт. Әмма барысы да алай җиңел генә түгел икән шул. Ачык һавага утыртылган үсентеләрнең бары берничә проценты гына тышкы факторларга яраклашып, үсеп китәргә сәләтле. Ә кайбер кыйммәтле агач төрләрен саклап калу өчен орлык җиткерү проблемасы да юк түгел.


Саба җирлегендә сафка баскан орлыкчылык комплексы бу проблемаларның барысын да хәл итте дисәк, ялгыш булмас. Илдәге иң зур комплексларның берсе ул бүген. Үсентеләрне ябык тамыр системасы белән өлгертәләр. Ул очракта алар өч тапкырга тизрәк тә, 94-96 процент очракта тышкы факторларга яраклы булып та җитешәләр. Шул рәвешле ел саен җитештереләчәк 12 миллион үсенте әкренләп булса да урманнарыбызны баету мөмкинлеген бирер, дип ышандыралар. Ә орлык кына җитмәгән очракта, агачны чын мәгънәсендә клонлаштыру процессы читтән килгән галимнәрне дә гаҗәпләндерә. Бу бит швед системасына корылган үзәк. Ул ачылганнан соң аны карарга килгән Швеция галимнәре татарстанлыларга: “Сез хәтта безне дә уздыргансыз!” – дип әйтәләр.


Бөтен эшне автомат башкаруга корылган бу комплекс урман хуҗалыгы тармагын, алга киткән Европа илләре белән беррәттән, иң заманча технологияләр тармагына күчерде. Лесхоз бистәсендә булып узган урманчылар очрашуында Мәскәү, Йошкар-Ола, Петербург урман хуҗалыгы университетлары, Казан авыл хуҗалыгы университеты, КФУ галимнәренә чагыштырмача әле яңа старт алган бу тармакның инде беренче нәтиҗәләре белән танышырга да мөмкин булды: республика шул рәвешле 24 миллион үсентене җитештерергә өлгерде инде.


Гомумән алганда, республикада урманнарны теләсә нинди агач утыртып кына түгел, ә ныклы, авыруларга бирешми торган кыйммәтле агач төрләре белән баетырга уйлыйлар. Мисал өчен, имән агачын гына алыйк. Элек-электән татар халык җырларында мактап телгә алынган бу агачның файдасы һәм үзкыйммәте турында байтак сөйләргә була. Ә хуҗалыктагы әһәмиятенә карата тиңнәр юк. Озакламый Кайбычта “Кайбицкие дубравы” дигән фәнни-тикшеренү үзәге булачак. Анда бары тик имәннәрне үрчетү белән генә шөгыльләнәчәкләр. Шулай итеп, республикада урман тармагын ныгытуның яңадан-яңа юнәлешләрен эзлиләр.


Кимчелексез түгел

2010 елдагы корылык урманчыларга чын мәгънәсендә зур сабак та, алга таба эшне ни рәвешле оештырырга кирәклеген аңлатучы бер ысул да булды. 2011 елдан башлап республикадагы урманнарны янгыннан саклау өчен республикада өченче типлы биш янгын-химия станциясе төзелде. Өченче тип – иң көчле, андый-мондый янгын килеп чыга калса, каян да булса янгын машинасы чакыртмыйча гына афәт белән көрәшә алучы станция дигәнне аңлата. Станция хезмәткәрләре тәүлек буе урманнарда кизү тора, махсус рация ярдәмендә хәбәр ирештерәләр. Шундый оешкан төстә эшләү нәтиҗәсендә, 2011 елда да, 2012 елда да, быелның 1 августына кадәр дә урманнарыбыз нинди корылыкларда да янгыннан имин калды.

1-1

Республикада урманнарны авыруларга бирешми торган кыйммәтле агач төрләре белән баетырга уйлыйлар


Әмма бу өстенлекләр арасында тармакның кимчелекле яклары да юк түгел. Бу исә урманнарыбызның артык картайган булуына бәйле.


– Урманга утыртылган һәр агачның үз яше бар. Мисал өчен, каен 40 елдан, ә нарат 100 елдан соң киселергә тиеш. Карт агачның экологиягә бернинди дә файдасы юк. Әйләнә-тирә мохит торышын кайгыртканда урманны утырту гына түгел, ә вакытында кисү дә мөһим, – ди урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев.


Дөрес, бу юнәлештә эш бара. Моның өчен заманча техника җәлеп ителә. Тик тагын бер проблема килеп баса: киселгән агачны кая куярга? Әйтик, тал, каен, юкә, тупыл, усак кебек йомшак яфраклы агачларның хуҗалыкларга күптәннән кирәге калмады. Аларны элек утын итеп яга идек. Бу агачлар бик тиз үсеш ала, әмма авыруларга да иң еш бирешәләр.


– Без бу агачлардан мебель җитештерәчәкбез, – ди министр. – Ел азагында Алабуганың махсус икътисадый зонасында яңа завод сафка басачак. Аның төзелешенә 200 миллион евро сарыф итү каралган. Без анда елына 1 миллион куб күләмендә агач илтәчәкбез. Бүген Татарстандагы мебельнең 92 проценты читтән кертелә. Ә 2015 елга кадәр без заводка елына 3 миллион куб агач бирүне максат итеп куябыз. Шулай итеп, урман сәнәгате өчен яңа эра башлана: Татарстан мебель җитештерү буенча да лидерлыкка чыгачак, – ди Наил Мәһдиев.


Заводның Алабуганың махсус икътисадый зонасында урын алуы юкка түгел. Монда сәнәгать өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Беренчедән, әзер мәйдан. Икенчедән, бу мәйдан аша тимер юллар үтә. Салым буенча да үзенчәлекле режим каралган. Инфраструктурасы да җайлы. Төзүчеләр шул рәвешле заводны төзегәндә үк 500 миллионны янга калдырган.


– Безгә урманнарны кисәчәксез икән, дип лаф органнарны ишетергә туры килә. Урманнар киселергә, алар урынына яңалары утыртылырга тиеш. Бары тик шул очракта гына без экологиягә ярдәм итә алабыз, – ди урман хуҗалыгы министры.


Кисү дигәннән, бүген Сабадагы урман эшкәртү заводын да телгә алып китәргә кирәк. Әле бөтен цехлары да сафка басарга өлгермәсә дә, аның функцияләре күп булырга охшаган. Район урманнарыннан китерелгән агачлардан биредә агач кирәк-яраклары, мичкә ягу өчен брикетлар – пилетлар эшләячәкләр. Шулай итеп, урман хуҗалыгы тармагы калдыксыз эшләү режимына күчә. Заводның инде сафка баскан урман кисү цехы мастеры Вадим Кузьмин сөйләгәннәрдән аңлашылганча, заводта бөтен нәрсә шулай ук автоматлаштырылган. Төркия, Германия, Испания илләреннән китерелгән заманча җайланмаларда заводның ярты эшен бары бер оператор гына да башкара ала.


Безгә шул да җитә

Бүген урман хуҗалыгы тармагын тиешле кадрлар белән, нигездә, ике генә уку йорты тәэмин итә. Аның беренчесе – Лубян урман хуҗалыгы техникумы, икенчесе – Авыл хуҗалыгы университетындагы урман хуҗалыгы факультеты.


Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин сөйләвенчә, урманны кадрлар белән тәэмин итү икенче югарылыкка күтәрелде дип әйтергә җирлек бар. Бу мәсьәләне хәл итү белән министр шәхсән үзе шөгыльләнә. Нәтиҗәсе исә күз алдында: бүген урман хуҗалыгы факультетына тапшырылган гаризаларның күләме медицина факультетына тапшырылган гаризалар белән бер дәрәҗәдә.


– Студентлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу мөмкинлегебез дә бар, – ди Харис Мусин. – Аларның күпчелеге урманчылар нәселеннән. Кайсысының әтисе, бабасы, кайсысының туганнары урман системасында эшли. Укып бетергәннәрнең 50-60 проценты үз юнәлешен дәвам иттерә. Безгә бу кадәресе дә җитә.


Бүген участок урманчысының уртача хезмәт хакы – 20 мең сум. Җитәкче структурасында эшләүчеләр 30 мең сум ала.


– 2007 елга кадәр урман хуҗалыгы өлкәсендә ун меңнән артык кеше эшләгән. Бүген без кайдадыр ике меңләп кенә кеше эшлибез. Әмма башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанның үзенчәлекле ягы бар: урманнарыбызда урман структурасын саклап кала алдык. Ягъни дәүләт бюджет учреждениесе буларак яшибез. Россиянең башка төбәкләрендә дә бу эшнең асылын аңлый башладылар. Урман кодексына үзгәрешләр кертәләр. Чөнки болай эшләүнең төп максаты – бу өлкәдә бары тик үз эшенең осталары һәм белгечләре генә эшләргә тиеш дигәнне аңлата. Ниндидер җаваплылыгы чикләнгән оешмаларны бу тармакка кертү дөрес түгел, – ди Харис Мусин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 10.08.2013/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!