ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

//

Бу хәлгә аптыраган инде

 

Балтачта яшәүче кечкенә Ниязның тормышы, 2 айлык вакытыннан башлап, Балтач, Казан, Мәскәү хастаханәләре белән бәйләнгән. Сау-сәламәт, икенче бала булып туган сабыйның көннәрдән беркөнне ярсый-ярсый елый башлавы әти-әнисен куркуга сала. Шул көннән алар хастаханә юлларын таптый башлыйлар. Тик шунысы аяныч: күпме генә тикшер­сәләр дә, балаларына хәзер­гә ка­дәр дөрес диагноз куючы табиб очрамаган. Кулларында килеш күзләренә карап сула баручы балалары белән кемнәргә генә мөрә­җәгать итеп карамаган алар.

 17-3
– 2 ай булгач, баланың температурасы күтәрелде, уң як култык астындагы лимфа төене шеште. Балтач хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә баргач, безне ДРКБга җибәрделәр. Хирургия бүлегендә ике атна дәваландык, – дип сөйли әнисе Гөлгенә. – Ләкин шуннан соң бала тән авырлыгы җыймый башлады. Биш айда ул нибары 5 кг авырлыкта гына иде. Ә аннары баланың сулыш алуы бик нык авырлашты, йөт­керде. Аппетиты булмагач, ашаганын косып барды. Балабыз көннән-көн начарланды, хәлсезләнде, температурасы күтәрелде. Бернинди дә алга китеш булмаган килеш өйгә кайттык”, – ди Гөлгенә.

 
Шуннан соң алар, баланың ни өчен авырганын белергә теләп, табибларга күренә башлыйлар. ФГДС ясаганнан соң баланың  ашказанында  кандидоз булуы ачык­лана.

 
– Баламның кан анализлары гел начар булды, иммун статусны тикшергәч, безгә сорау тамгасы белән генә  “беренчел иммунодефицит” диагнозы куйдылар. Барлык документларны Мәскәүгә юлладылар, – ди әнисе. – Аннары ДРКБга килеп дәваланып карадык. Тик нәтиҗә булмагач, 2 ай ятканнан соң безне кайтарып җибәр­де­ләр. Ләкин 4  атнага 1 тапкыр больницага ятып, иммуноглобулин системасы алырга мәҗбүр булдык. Бала шулай  ук гәүдә  авырлыгын  начар җыйды. Мәскәү хастахан­ә­сен­дә дә дәваланып карадык. Тик алар да төгәл генә диагноз куя алмады. Аптыраган инде бу хәлгә.

 
Фран­циядә эшләүче тәҗрибә­ле табибә, якташыбыз Норма авылы кызы Светлана Хөрмәтулловна белән сөйләшкәч, алар шунда барып карарга була. Табибә: “Анти­биотик­ларның да бик көчлесен эчкәнсез. Дөрес диагноз билгеле булмый торып, андый дарулар кабул итүдән организмга зыян күб­рәк килә”, –  дип аңлаткан.

 
“Шуның өчен дә балабызның диагнозын тизрәк ачыклыйсыбыз килә. Бәлки аңа бу системалар, дарулар бөтенләй кирәкмидер, бү­тән төрле дәвалау кирәктер?.. Чөн­ки кан анализлары бүген дә начар, лейкоцитлар әле дә югары”, – ди Гөлгенә.


 Кечкенә Ниязга диагноз кую өчен зур суммада акча кирәк булачак. Франциягә барып тикшеренү үтәргә кирәк. Ләкин чит илдә бер атна тору да 200 мең сумга тө­шәчәк. Бу суммага әле тагын тү­ләүле анализлар (берсе-берсе 200 евро тора) тапшыру да өстәлә.


Салиховлар гаиләсе инде 2 ел балаларының гомере өчен көрә­шә, туганнары, дуслары, хезмәт­тәшләре, авылдашлары ярдәме белән моңарчы очны-очка ялгый алганнар. Әмма Франциягә бару чыгымнарын, тапшырачак анализ­ларның бәяләрен белгәч, алар бер мәлгә югалып кала. Шуңа да башта газета аша ярдәм сорарга читенсенеп торсалар, хәзер инде башка чаралары калмаган. Алар мәрхә­мәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.

 

Сабыйга ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары:

 

Карта номеры: 5209 3547 6900 1941 (“Ак Барс” банкы)
Салихов  Азат  Данилевич
Номер карты:
5469 6200 1136 1399
Счет:
40817810462001162338
ИНН:  7707083893
БИК:  049205603
Кор/счет: 
30101810600000000603
Код подразделения:
4286100743
Банк: отделение “Банк Татарстан” N8610 ПАО “Сбербанк”, г. Казань.

 

Кәрим тәмле төшләр күрәчәк

 

18 март көнне газетабызда ике яшьлек Кәрим Шәмсетдинов турында “Улыбызны дога коткарды” дигән мәкалә чыккан иде. Нәни малайга өч ай булганда ул авырып китә. Коса, тән температурасы югары күтәрелә, аша­мый-эчми, хәтта кече йомышын да үтәмәскә әйләнә. Хастаханәдә ятканда, Кәримнең менингитның бик авыр төре белән авырганы ачыклана. Хәзер аңа ике яшь, тик чак кына сабыйның гомерен алмаган авыру, үзен әле дә сиздереп тора: бала башка яшьтәш­ләре кебек утыра да, йөри дә, хәтта сөйләшә дә алмый.

17-1
Нәни малайн турында газетабызда укыганнан соң, редакция­безгә “Исполнение мечты” (“Хыялларны тормышка ашыру”) дигән хәйрия фонды мөрәҗәгать итте. Фондтагылар сабыйга махсус орто­педик мендәр бүләк итәргә булганнар. Килешәсездер, йо­кы­ның тынычлыгы мендәрнең нинди булуына да бәйле. Махсус микросфералардан ясалган бу мен­дәр умырткалыкны дөрес хәлдә тотарга булыша икән. Нә­тиҗәдә йоклаган вакытта организмга тиешле дәрәҗәдә кислород килә. 


Тоткарланып калган үсешне “уятырга” булышмасмы дигән өмет белән фонд хезмәткәре, редакция­безгә килеп, әлеге мендәрне Кә­римгә бүләк итте.
Фондка килгәндә, ул үт­кән елның азагында гына оештырылган булса да, инде шактый яхшы гамәлләр кылырга өлгергән. Хә­зер­ге вакытта ул инвалид һәм әти-әнисез калган балаларга, авыр хәлле гаиләләргә булыша.


“Тирә-ягыбызда ярдәмгә мох­таҗ кешеләр күп, алар арасында балалар булу аеруча кызганыч. Моңарчы гаиләбез белән балалар йортларына мөмкин булганча булышырга тырыштык. Тик ярдәм сис­темалы булса, тагын да яхшырак булыр иде дип уйладык та фонд оештырдык. Шөкер, эш­ләре­без бара. Сабыйларга булышырга теләү­че кешеләр, оешмалар шактый”, – дип сөйләде безгә фонд җитәкчесе Эльмира Хисамова.


“Исполнение мечты” фонды төрле проектлар өстендә актив эшли. Мәсәлән, хәзер алар инвалид сабыйларын тернәкләндерү белән шөгыльләнүче әниләр оеш­масына булыша. Алар өчен дәрес­ләр үткәрергә буш бүлмә табып, махсус укытучыларны чакыртып, балаларын аякка бастырырга тырыша. Тик бүлмә тиешле дәрәҗәдә җиһазланды­рыл­маган. Әмма фонд тукталып калмаска, киләчәктә ига­нәчеләр табып, сабыйларга бө­тен кирәк-ярак­лар­ны алырга дип мак­сат куйган. Әле шушы көн­нәрдә генә алар инвалид балаларны сөен­дереп кайтканнар. Әни­ләре бе­лән бергә сабыйларны “Кү­бәләкләр паркы”­на алып барганнар.


Фонд бөтен килгән акчаны исәпли һәм хисап формасында сайтларына элә. Шулай ук анда хезмәткәрләрнең башкарган га­мәл­ләре турында да мәгълүмат урнаштырыла. Оешманың эш­чәнлеге белән танышырга те­ләү­челәр сайт­та (im-fond.ru) бөтен документларны да таба алачак.


“Хәйриячелек белән шөгыль­лән­гән кеше мине аңлар, бер тапкыр булышып карасаң, ярдәмең­нең нәтиҗәсен күрсәң, яңадан элеккеге тормышың белән яши алмыйсың инде. Безнең планнар зурдан, алар тормышка ашса, без бик бәхетле булыр идек”, – ди Эльмира Хисамова.


“Газетада улым турында язма басылып чыккач, акчалата булышучылар да булды. Ә әлеге мен­дәрне үзебез алырга матди мөм­кин­легебез булмас иде. Улыма зур бүләк ясаганнары өчен фонд җитәкчелегенә, редакция коллективына зур рәхмәтемне җит­керәм”, – ди Кәримнең әнисе Раушания Шәмсетдинова.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 61, 22.04.2016/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр