ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Фазылның нигезе бетсә дә, чишмәсе бар әле

 

Җырларда җырланган Фазыл чишмәсенең кайда икәнен беләсезме? Теләче районының Югары Мәтәскә авылында ул. Ләкин җырларда җырланганча матур итеп акмый инде ул бүген.

4-2  
Фазыл чишмәсе менә шундый хәлдә  


Бу чишмәнең кайчан барлыкка килүен авыл халкы тәгаен генә белми. Әмма җыр тарихын бераз булса да белүчеләр бар әле. Гармунчы Рокыя Ибра­һимова Югары Мәтәскә авылына кунакка кайта. Ул чорда авыл яшьләре кичке уенга табигать кочагына чыга торган була. Рокыя да кызлар бе­лән шунда бара. Кичә барышында Зин­нәтулла исемле гармунчы егет Рокыяга таныш булмаган бик матур бер көй уйный. Гармунчы кызны әлеге көй җәлеп итә һәм ул аның турында кызыксына башлый. Яшьләр аңа, яңа көй, дип җа­вап бирә. Фазыл чишмәсе янын­да ишетеп алган көй Рокыяга тынгылык бирми. Җыр сүзләре булырга тиеш дип, Сибгат Хәкимгә килә. Җырның исеме “Фазыл чишмәсе” булсын, дигән фикерне дә җит­керә.


“Фазыл чишмәсе”н өлкән буын да, яшьләр дә җырлый. Интернет челтәрендә яңа язмалар белән беррәттән, Зифа Басыйрова башкаруындагысы да бар. 1938 елда ук яздырылган әлеге җырны Зифа ханым баянчы Рокыя Ибраһимовага кушылып башкарган.


Җырларда җырланган Фазыл кем ул? Авыл кешеләре аны хәтерлиме? Өлкәннәр арасында да Фазылның язмышын белү­челәр сирәк. Фазыл бабайның нигезе дә калмаган инде. Хәтта ул яшәгән урам да сакланмаган.
– Алар нәселеннән авылда беркем калмады инде, – ди авыл аксакалы Габдерәүф ага Каюмов. – Хәтерем бетеп бара шул, төгәл итеп җавап та бирә алмыйм. Балалары булган дип беләм. Оныклары турында да берни әйтә алмыйм. Бик авыр заманнар иде бит. Чишмә сугышка кадәр ук булган, ул борынгы чишмәләрдән санала. Фазыл­ларның нигезе без­дән ерак түгел. Ул урында баштарак басу иде, хәзер агач утырттылар.


– Аларның нигезе Мәрьям­бикә апа Билало­валар­ның бакча артында иде, – дип, үткәннәрне искә төшерә Флера апа Зин­нәтова. – Рокыя Ибра­һимова Фатыйма апаларга кунакка кил­гән була. Ә Зиннә­тулла исемле егетне безнең авылга укытучы итеп җибәргән булганнар. Ул гармунда бик матур итеп уйнаган. Рокыя ул уйнаган көйне отып ала да, Казанга кайткач, “Фазыл чишмәсе” дигән җыр яздыра. Кызганыч, гармунчы егет Зин­нәтулланың гомере кыска була. Сугышка китә, ә үлгән хәбәре безнең авылга килә.
Фазыл бабайның дүрт баласы булган. Флера апа әйтүенчә, бер оныгы Мәгъфрүзә исемлесе белән алар бер яшьтә булырга тиеш. Ул хәзер Казанда яши булса кирәк. Баштарак авылга да кайтып йөргән.


– Аларның нәселе, бер сынык ипи эзләп, авылдан чыгып китте. Бик авыр заманнарда яшәдек бит. Каһәр суккан сугыш аркасында күпме кеше язмышы җимерелде. Туган авылымда яшәп, илемне югалтмыйча, үз җиремдә яшәвем белән мин үземне бәхетле хис итәм, шуңа сөенәм, – дип, яшьле күзләрен сөртеп алды ул.


...Еллар уза. Кичке уеннар онытыла. Хәзер авылда Сабантуй да башка урында уза икән инде. Элек аны чишмә янындагы мәйданда шаулап-гөрләп уздыра торган булганнар. Халык әлеге җырларда җырланган урынны да оныта башлаган. Элек кешеләр чишмә улагында кер чайкаган булса, бүген суын алучылар да сирәк. Улагы да юк, бары бер торба гына сузылган. Анысын да чишмә өчен йөрәге әрнүчеләр эшләп куйган. Шуннан талгын гына су агып ята.


– Бу чишмәнең шундый хәлгә калуына үзебезнең дә күңел сык­рый, – ди җирлек башлыгы Мин­нәхмәт Вәлиуллин. – Моңа кадәр аны карарга финанс мөмкинлеге булмады. Быел үзара салым акчасына 1921 елгы ачлык вакытында барлыкка килгән зират коймасын һәм шул чишмәне төзекләндерергә дип сөйләштек. Иганәчеләрне дә тартырга уйлыйбыз. Авылда чиш­мәләр бик күп. Авыл халкы белән берлектә акрынлап карап торабыз. Быел ике чишмәне төзек­ләндерү иде максатыбыз.


Нәкъ җырдагыча: чишмәгә төшкән сукмакның читләре – үлән генә. Сукмак әлегә бетмәгән. Бер­ничә кеше суны моннан ала икән. Сукмак булган җирдә тормыш дәвам итә әле.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 22.05.2015/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!