ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Ирек яулаган азатлык мәйданы

 

Узган гасырның 90 нчы еллары башы. Чаллы кала­сының шаулап-гөрләп торган мәле. Милли хәрәкәт казанында кайныйбыз. Ул чактагы ТИҮ җитәкчеләренең берсе Зиннур Әһлиуллинның кала радиосыннан Башкортстандагы хәлләр турында чыгыш ясарга тәкъдим итүе бераз аптырашта калдырды. Тик вәгъдә биреп өлгергән идем инде: тиз арада ике битлек язма әзерләп, радио редакциясе урнашкан кала хакимияте бинасына киттем.

3-2

Баш редактор Ирек Диндаров һәм әдәби хезмәткәр Гамир Гайфетдинов ачык йөз белән каршыладылар, язмага күз йөртеп чыктылар да, мик­рофон каршына утырттылар. Ирек әфәнде белән танышуым шуннан башланды.


Нурлат районының Биккол авылы егете, гаять дә­рәҗәдә милли җанлы. Үз принципларына тугры. Шактый бай тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхес. Казан дәүләт университетын тәмамлаган журналист 7 елдан артыграк Тукай районының “Якты юл” газетасында корреспондент булып эшли, аннары районда – халык контроле инспекторы, КамАЗның двигатель­ләр заводында партком сек­ретаре урынбасары вазыйфаларын башкара. 1989 елда бүген халык күңе­лендә “Диндаров радиосы” исеме белән сакланучы Чаллы радиосын оештыра һәм 4 ел буена радиотапшырулар редакция­сенең баш редакторы булып тора. Ул дүрт ел дигәнең кырык елга торырлык гомергә тиң булгандыр, мөгаен. Андый хөр­лек оясын хәтерләтүче радио кемнәр­нең генә тешенә тимәгәндер дә, кемнәр генә әләк язып хаки­мият бинасы бусагасын таптамагандыр. Милли хәрә­кәт­кә арты белән тормаган Чаллы мэры Рәф­кать Алтынбаевка да җиңел булмагандыр ул елларда. Шартлатып ябып куяр иде, татар милли хәрә­кәтенең тау-таш актарырдай көчле чагы. Әмма әмәлен табалар тәки: “чын хакимият радио­сы”н ачалар, редактор вазыйфасына ла­ек­лы дип саналган кешесе дә табыла. Тик менә Алтынбаев – булдыклы кадрлар­ның кадерен белә торган җитәкче, Ирек Диндаровны кала ха­кимия­тендә җәмәгат­ь­челек белән элемтә буенча ида­рәнең баш белгече итеп тә­гаенли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда хез­мәт куя фидакарь җан.


Бу көздә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, өч китап авторы, күренекле журналист Ирек Диндаровка 60 яшь тулган булыр иде. Шул дата уңаеннан авылдашлары кичә оештырганнар. Килгән кунакларны әүвәл Биккол тарихына, аның кешеләренә багышланган музей белән таныштырдылар. Анда күрше Әхмәт авылында туган һәм Биккол мәктәбенә йөреп белем алган, 14 яшеннән урын өстендә булуына карамастан, карандашын авызына кабып, илһамланып шигырь­ләр язган, рәсемнәр ясаган Гакыйл Сәгыйров һәм Ирек Дин­даровның да зәвык белән эшләнгән почмаклары бар.


Кичәдә күршедәге Фома мәктәбенә йөреп укучы Биккол балалары да актив катнашты – чыгышлары Ирек абыйларының шигы­рьләрен укып иреш­терүләре, моңлы җырлары белән сөен­дерү­ләре күңел­ләрдә уелып калды. Ирекнең бертуган абыйсы Илдус Динда­ровның Нурлаттан кайт­кан оныгы Илмира Нургатина да яшь­тәш­ләреннән калышмады, курайда татар халкының “Туган тел” һәм “Су буйлап” җырла­рын уйнап ирештерде. Гому­мән, талантларга гаять бай икән Биккол авылы.


Ә инде ерак араларны якын итеп, Чаллыдан ук кил­гән язучылар Факил Сафин белән Әлфия Ситдый­ко­ва­ның, җирле язучы Фәүзия Мөхәммәтованың һәм Нурлаттан кайткан абыйсы Ил­дусның чыгышлары Ирек Диндаровның тормыш юлын, иҗатын тагы да тулырак кү­заллау мөмкинлеге бирде. Абыйсы искәрткәнчә, Татарстан китап нәш­ри­ятында Ирекнең 60 еллыгы уңаеннан китап басылып ята икән. Шулай ук үзе төзегән һәм киләсе елда дөнья күрә­чәк энциклопедик хез­мәттә дә энесе турында биографик белеш­мә булачак. Факил Сафин, моннан ун ел элек каләм­дәшенең 50 еллык юбилее уңаеннан Бикколда булуларын искә төшереп кенә калмыйча, кайбер проблемаларны да күтәреп:
– Ул чакта Гакыйл Сә­гыйров та килгән иде, мәк­тәптә 25 бала укыганы да хәтердә калган. Әмма мондый авылның киләчәге бар. Әдәбиятның иң катлаулы жанры – нәсерне үз итүче язучы, журналист, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Ирек Диндаров иҗатын өйрәнү, аны халыкка җит­керү буенча күп эшләнә бү­ген. Ирек әдәбиятка нык­лап кереп барган мәлендә, бик иртә арабыздан китте. Планнары гаять зур иде аның. Хакимият белән милли хәрәкәт арасындагы мөнәсә­бәтләр­не чагылдырган “Азатлык мәйданы” дигән китап яза башлаганын да белә идем. 1998 елда Казанга барып, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителеп кайтканын да яхшы хәтерлим әле. Без аны Чаллыда җыелышып котлаган, иҗади уңышлар теләгән идек. Тик, ни аяныч, татар әдипләре тупланган ике томлык “Әдипләребез” ди­гән җыентыкта Чаллыда иҗат иткән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Ирек Диндаровның, Хәниф Хөс­нуллинның һәм Заһидә Го­мәрованың исемнәре юк. Озакка сузмыйча, шул хатаны төзәтергә кирәк, – дип әйткән сүзләре киләчәккә бурыч буларак та кабул ителде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!