ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

//

Капучиноны үзебез әзерлик

 

Каһвәгә исе китмәүчеләр дә хуш исле капучиноны үз итә. Өй шартларында капучиноны ничек әзерләргә? Күпләр әлеге эчемлекне бары тик махсус җайланмада гына ясап була дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Итальянчадан тәрҗемә ит­кән­дә, капучино сөтле каһвә дигәнне аңлата. Сөттән күбек ясап салу нәкъ менә каһвәгә үзгә тәм кертә. Бу эчемлекнең сере дә әнә шунда. Беренче тапкыр ясаганда ул килеп чыкмаска да мөмкин. Моның өчен тәҗрибә кирәк. Капучино ясау өч өлештән тора.

ss2
Каһвә ясау


Иң беренче эш итеп каһвә ясарга кирәк. Моның өчен сулы туркага каһвә салып кайнатырга. Гадәттә, бер өлеш өчен 2 бал кашыгы төелгән каһвә бөртеге салына. Аны сүрән утта кайнаталар. Бу вакытта плитә яныннан китәргә ярамый, чөнки кайный башлавын белдерүче күбек күтәрелә башлау белән, турканы плитә өстеннән алырга кирәк. Күбеге бераз “тынычлангач”, кабат плитә өстенә куеп, шулай өч тапкыр кабатларга туры киләчәк. Әмма кайнатып чыгарырга ярамый.


Күбек әзерләү


Сөттән куе күбек ясау өчен безгә 10 процентлы сөт өсте кирәк булачак. Ә менә махсус җиһаз белән капучино ясаганда сөт тә ярый. Йорт шартларында сөттән күбек ясау бик катлаулы, аны эшләп тә булмый. Бер чокыр каһвә өчен бер чокыр сөт өсте кирәк. Сөт өстен металл савытка салып, плитәгә куярга. Бераз гына җылыткач (кайнатырга ярамый) зур күбекләр бүленеп чыгу туктаганчы миксер белән болгатырга. Ул бер төрле массага килергә тиеш.


Каһвә белән күбек


Капучино ясауның иң әһәмиятле минуты. Каймаклы күбекне нинди савытта ясаган булсагыз, каһвә өстенә шуннан салырга кирәк. Тагын бер мөһим шарт – башта каймагын түгел, ә күбеген салырга. Ә каймагын чокырның урта бер җиреннән салырга. Болай эшләгәндә ул чокырны күбек белән тулысынча каплаячак.


Күпме салырга?


Яңа гына кайнап чыккан каһвә чокырның 1/3 өлешен алып торырга тиеш. Ә калган 2/3 өлештә каймак белән күбек булуы шарт. Әгәр дә сез капучиноны ясарга өйрәнеп кенә киләсез икән, башта аның каймагын, аннан соң кашык белән күбеген салырга да була. Бу вакытта ак гөмбәз барлыкка киләчәк. Капучино күбегенә какао порошогы да сибәргә мөмкин. Бу рәвешле аның сыйфатын да белеп була. Сибелгән корица белән какао төпкә китми икән, димәк, сез менә дигән капучино ясагансыз.


Капучиноны бары тик фарфор чокырга гына салырга кирәк. Мондый савытта ул тиз генә суынмый. Шикәр комы да кушарга була. Әгәр дә күбеге тиешенчә болгатыла икән, капучино шикәр комыннан башка да бик тәмле килеп чыга. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 205, 31.12.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!