ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

//

Түрәләргә гади халык кирәкми

 

Рафаэль Сальмушевның “Боз кузгалды дип әйтеп булмый” дигән язмасы чыккач, мин дә кулга каләм алдым. Сугышка кадәр безнең гаилә Мари Иле Республикасының Волжск шәһәрендә яшәгән. Сугыш башлангач, әти фронтка киткән. Миңа ул вакытта нибары 7 ай булган, 1940 елның 24 дека­брендә туганмын. Әти киткәч, әни үзенең туган ягына – Мамадыш районы Югары Ушмы авылына әти-әнисе янына кайткан.

 

Бабай да, әби дә өлкән яшьтә булганнар. Әнә шул көннәрдән үк ачлыгы да, ялангачлыгы да башланган. Мин ул вакытта 3-4 яшьләрдә булсам да, кычыткан ашын, алабута күмәчен бик нык хәтерлим. Элмә агачы­ның кайрысын шакмаклап турап, тегер­мәндә тартып, шуны он урынына ашка салалар иде. Кычытканны кар бетәр-бетмәс калкынып чыга башлауга җыйдык. Колхоз басуыннан черек бәрәңге җыеп, кү­мәч пешереп ашый идек. Сабый чакта ук шуларны ашап үскәч, хәзер сәламәтлегебез дә юк. Әтиемнең бер генә хаты килгән һәм ул да югалган. Кабат бернинди хәбәре дә булмаган һәм шуңа күрә хәрби частьның номеры билгеле түгел. Без аны эзләтергә биргәч тә “хәбәрсез югалган” дигән җавап килде һәм шуннан соң әти өчен миңа пособие килә башлады. Ул  акчаның миңа бер тиене дә сарыф ителмәде. Бакча өчен налог – 40 кг ит, 150 йомырка, сарык асрасаң, һәр сарыктан 2 кг йон, 150 кг бәрәңге, 150 литр сөт яки 8 кг сары май, 150 сум заем. Менә шушыларны түли торгач, ул пособие дә җитми иде. Сугыш вакытында әниләргә хезмәт көненә ашлык бирделәр микән, анысын хәтерләмим. Ә менә 5-6 яшь­ләрдәгесе хәтердә калган. Ул вакытта сугыш беткән еллар булгандыр инде. Колхоз хезмәт көненә ашлык бирә дигәч, “уфалла” арбасын тартып, әнигә ияреп, мин дә бардым.

 

Бер хезмәт көненә 50 грамм бодай, 100 грамм арыш бирделәр. Колхоз рәисләре, кладовщиклар, колхоз конторы тирә­сендә йөрүчеләр ачлык күрмәделәр. Без, аларның йортлары яныннан узганда, яңа пешеп чыккан икмәк исен иснәп кенә китә идек. Сталин үлгәч, бераз гына булса да җиңеллек булды. Колхоз рәисебез дә бик юньсез кеше иде. Сугыш бетеп, авылга ирләр кайта башлагач, районга барып артыннан йөри торгач, 10 елга төрмәгә утырттылар. Менә шундый авырлыклар күреп, ачлы-туклы үсә торгач, мин дә 1959 елны урта мәктәпне тәмамладым. Үзебезнең авылда 7 еллык кына иде, 7 чакрым ерак­лыктагы Түбән Ушмы мәктәбенә йөреп укыдым. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга медицина көллиятенә документларымны тапшырдым һәм шул белешмә белән паспорт алдым. Көллияткә имтихан бирергә баргач, документларны кире алырга туры килде. Тулай торак юк, стипендия 18 сум. Минем өстемдә дә елның барлык фасылында кия торган телогрейка, аякта яз-көз кияргә озын кунычлы ямаулы резин итекләр, кышка киез итек. Уку әсбаплары да кирәк, укуның беренче көненнән үк ак халат, ак калфак та кирәк. Боларны алырга миндә акча юк. Казанда әнием­нең сеңлесе данлыклы “Пороховой” бистәсендә яши һәм шул ук заводта эшли иде.

 

Ул анда 1932 нче елларда урнашкан иде. Анда торсам, көллияткә ике транспорт белән йөрергә кирәк. Әни хезмәт көненә эшли, 80 яшьлек әби дә бар. 1949 елны бабам вафат булды. Мең бәлаләр белән апамнарга пропискага кердем, вакытлыча бер елга. Апам мине шул заводның ашханәсенә са­выт-саба юучы итеп эшкә урнаштырды. Бер ел узгач, даими пропис­кага керү өчен заводның тулай торагына күчтем. Шунда эш­ләгәндә кич белән йөреп язу машинкасында эшләргә өйрән­дем. “Хрущев җепшеге” вакыты иде. Өлкән яшьтәге инженер бабай­ның фатиры чардагында 4 ай укыдым, 3әр сум түләп. Аннан соң завод ашханәсеннән киттем, бераз булса да өс-башымны да рәтләгән идем. 1962 елның җәендә Матбугат йортында Татарстанда чыга торган газета-журналлар нәшрияты дирек­торы­ның секретарь-машинист­касы булып эшкә урнаштым. Шунда эшләгәндә, медицина көллияте каршында шәфкать туташлары әзерли торган 2 еллык курслар ачылды. Анда да кич белән укыдым, кичке 7 дән төнге 11 гә кадәр. Шул курсларны тә­мамлагач, үзебезнең авыл еге­тенә тормышка чыктым. Ул армия хезмәтеннән соң авыл хуҗа­лыгы институтының  инженер-механиклар әзерли торган бү­леген бетергән иде. Безне Алабуга районы Морт авылы сельхозтехника бүлегенә эшкә бил­геләделәр. Мин Морт авылы учас­ток хастаханәсендә 33 ел шәфкать туташы булып эшләдем.

 

Үзгәртеп коруның “файдасы” тиде: “Хезмәт ветераны” исеме бирмәделәр. Без эшләгән чорда шактый гына ташламалар да бар иде авыл җирендә эшләгән өчен. Анысы да бетте. Тормыш иптә­шем дә 2005 елда инфаркттан вафат булды. Ул да ятимлекнең ачысын бик нык күреп үскән иде. Аның да әтисе сугышта һәлак булган. Бу хакта моннан 1-2 ел элек кенә эзтабарлар хәбәр итте­. Латвиядә туганнар кабер­легендә җирләнгән. Мин әтине 1972 елдан бирле эзләдем. Ул вакытларда Кызыл Хач җәмгыяте эзли иде. “Всесоюзный розыск”ка бир дип хат килде. 2012 елда менә мин дә, әтине эзләп, По­дольс­киның хәр­би архивына, Мәскәүнең дәүләт хәрби архивларына хат юлладым. Икесеннән дә уңай җавап килмәде. Ярый әле үзебезнең Казаныбызда Бөек Ватан сугы­шының мемориаль-му­зей җитәкчесе Черепанов Михаил Васильевич бар. Аңа хат язгач, ул тапты. Әти 1942 елның фев­ралендә әсир­лектә үлгән. Менә шулай, Рафаэль әфәнде. Рәсәйдә гадел хакимият булмаган, булмады һәм булмаячак та. Әтисез үскәндә дә рәнҗетелгән, хәзер тол булып калдык, барыбер рәнҗетәләр. Безнең әтиләре­без шушы ил өчен гомерләрен бирделәр. Әтиләре исән кайтканнарга барыбер җиңелрәк булды, шәһәргә киткән балаларын фатирлы итте­ләр, аларга машиналар да бир­деләр. Ә безгә 18 яшебез тулганчы пособие бирделәр дә, шуның белән дәүләтнең яр­дәме бетте. Шәхсән мин үзем күрше­ләргә генә кереп йөри алам. 2007 елдан бирле башым әйләнә, дәвалап та карадылар, тик файдасы гына тимәде. Ә 2011 елда йөрәккә операциягә Казанга барырга куштылар “коронарное шунтирование”гә,  түләүсез дип әйттеләр. Ә мин түләүсезнең нинди икәнен бик яхшы беләм. Безнең яшьтәшләрнең бакыйлыкка күчкәннәре дә бик күп шул инде.

Рауза Рафикова.
Алабуга районы,
Морт авылы    
   

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 2, 10.01.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!