ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

//

Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре

 

Язучы һәм журналист  Мәгъсүм Гәрәйнең “Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. “Күп йөрергә, күпне ишетергә, күпне күрергә хирыс итеп яраткан Ходам мине”, – дип яза ул кереш сүзендә һәм менә шул күргән-белгәннәрен китап итеп туплаган да. Ул китапта бик күпләрнең үзләрен дә очрату ихтималы бар. Автор китабын, “Социалистик Татарстан”да эшләгән елларым истәлеге булсын дип, редакция китапханәсенә дә бүләк итте.Без исә, хөрмәтле укучыларыбыз, кайбер кызык-мызыкларны сезнең хөкемгә тәкъдим итәбез.

 

Әтәч – академикта


И яшь чаклар, яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар.
Саламнан тәртә каерып,
Чикерткә җиккән чаклар.


Балачак хатирәләреннән бу җыр. Без, авыл малайлары, Сабан туйларында “арбалы” чикерткәләр ярыштырып үстек. Ә менә Казан малае Миша, булачак академик, колга башындагы әтәч турында хыялланган. Швейцария бакчасында (хәзерге культура һәм ял паркы) үтә торган Сабан туена әтисе, Казан университеты профессоры Алексей Андреевич белән йөргән. Аның бар теләге биек колга башындагы әтәч янына менеп җитү булган. Елның-елында менеп караган ул кикрикүк янына, әмма колганың яртысыннан уза алмаган. 45 яшендә барыбер ирешкән ул бу теләгенә. Сугыш тәмамланган 1945 елда Мәскәүдән Казанга кайткан. Инде ул – танылган академик-ме­ханик. Багана башына менүчеләр исемлегенә языла. Комиссия аның яшен искә алып, исемлектән сыза. Ул эшнең асылын аңлатып бирә. Галим ботинкаларына икешәр шип куйдырткан икән. Үрмәли әкрен генә. Диктор: “Баганага менүче академик Лаврентьев (Казанда аның исемендә урам бар. – М.Г.)”, – дип белдергәч, бар халык, хәтта көрәш караучылар да, урыннарыннан торып, теге хикмәтле баганага үрмәләүче янына чаба. Әтәч белән тигезләшә бит Михаил Андреевич. Колга башыннан якташларын сәламли, аннары аны алып төшә:
– Балачак хыялымның тормышка ашуына гаять шат мин, – дип, зур кызыл әтәчне күзен колгадан алмый карап торган малайга бирә дөнья күләмендә танылган галим.


Дөнья гүзәле


Мәрхәмәтле батыр егет иномаркада элдертә. Юлда гөберле баканы күреп ала. Машинасын туктата да тегене уч төбенә утырта. Бака бер аягын өскә күтәрә дә телгә килә: “Кызган син мине, игелекле бәндә. Алып кит моннан!”
Егет шәфкатьле. Алып китә баканы машинасында үзе белән рәттән утыртып, өе янына кайтып җитәләр: “Төш!” – ди егет. Гөберле бака тагын ялвара: “Минем икенче исемем – “Йорт бакасы”. Бакчаңда яшәтергә риза булсаң иде!” “Яши бир!” – дип кул селти шофер.
Өенә кереп китә егет. Юынып ала, бакча ягының тәрәзәсен ике якка ачып җибәрә.
Бака тәрәзә төбенә сикереп менә:
– Бүлмәгә керергә мөмкиндер, шәт?
– Ярый, сикер идәнгә.
Бака идәнгә түгел, караватка менеп баса һәм шул мизгелдә дөнья гүзәленә әверелә, үзе яп-ялангач. Егет телсез кала. Шушы чакта өйгә хатыны кайтып керә.


Апай, рәхим ит!


Тын гына бер авылда бабай кечкенә оныгы белән гомер кичереп яткан, ди. Бер кичтә йортның ишеген шакыйлар. Малай йөгереп барып сорый:
– Кем син?
– Бу – мин. Исемем Байлык минем.
– Ачыйк бабай, Байлык бар анда.
– Кирәкми, улым. Мин синең булуың белән бай. Ә син бабай белән бай. Бераздан тагын ишектә кеше бар. Малай тагын сорый:
– Кем буласың син?
– Бәхет, ишегегезне ачыгыз, керим!
– Улым, икебезнең бергә булуыбыз үзе – безнең иң зур бәхет...
Янә ишек кагалар. Малай китә.
– Кем бар анда?
– Мин – хатын-кыз.
Малай бабасы янына килеп әйтә: “Хатын-кыз, безгә ул кирәкме?”
– Улым, бар ач ишекне. Хатын-кыз булган йорт ямьле. Анда байлык та, бәхет тә, мәхәббәт тә бар, – ди акыллы бабай.

Чиләгенә карап


Кайчандыр Казанда телгә тапкыр Рәхми Тылмач дигән кеше яшәгән. Бер мәҗлестә аңардан Ибраһим бай:
– Кабан күленең суы ничә чиләк булыр? – дип сораган.
– Чиләгенә карап, әлбәттә. Әгәр чиләккә күлнең ярты суы сыя икән – ике, чиреге белән тулса, билгеле инде, дүрт чиләк булыр, – дигән Рәхим Тылмач.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 22.11.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!