ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

//

Балсыз тормыш күңелсез

 

Кибет киштәләрендә шикәрне алмаштыра торган нинди генә продукция юк. Химиялесе дә, табигые да. Элегрәк аларны шикәр чире белән авыручылар, диетада утыручылар еш кулланса, бүген сау-сәламәт кешеләрнең дә күбесе гади шикәр урынына, әйтик, табигый шикәр алмаштыргычларны алырга тырыша. Сере бик гади: шикәр алмаштыргыч­ларның калориясе азрак, тешләрне саклый һәм тагын бик күп чирләрдән файдалы.

s1
Фруктоза


Киң таралган табигый шикәр алмаштыргыч. Ул татлы җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә һәм балда була. Фруктоза кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләш­терә, балаларда диатез барлыкка килүдән саклый. Гади шикәрдән аермалы буларак, фруктоза гликемия индексы түбән булган уг­леводларга карый, шуңа күрә аны ризыкка кушып ашаганда, канга кинәт инсулин бүленеп чыгу күзәтелми. Аның шушы үзен­чәлеге шикәр чиреннән интегү­челәр өчен мөһим дә инде. Шулай ук фруктоза каннан бик тиз юкка чыга. Аны тәүлегенә 35-45 грамм күләмендә кулланырга ярый.

Сорбит (Е420)


Алма, өрек, миләш кебек җи­мешләрдән алына. Тәүлегенә 30 грамм кулланырга ярый. Ул үт кудыру үзлегенә ия. Соңгы тикше­ренүләрдән күренгәнчә, сорбит организмга кирәкле булган В1, В6 витаминнарын һәм биотин мат­дәсен “янга калдырырга” булыша, эчәклек микрофлорасын яхшырта, әлеге витаминнарны синтезлый. Әмма сорбит шикәргә караганда калориялерәк, димәк, ябыгырга теләүчеләргә ул ярамый. Күп кулланган очракта эч күперү, косасы килү кебек күре­нешләрне китереп чыгара.

Ксилит (Е967)


Кукуруз чәкәненнән һәм мамык орлыгы кабыгыннан алына. Ксилит тешләрнең торышын яхшырта, шуңа аны күп кенә теш пасталарына һәм сагызларга кушалар. Әмма күпкә китсә, бу матдә эч китүгә сәбәп булырга мөмкин. Тәүлеклек норманы 40-50 граммнан арттырмаска киңәш ителә.

Бал


Аның составында фруктоза, глюкоза, мальтоза, галактоза, лактоза, триптофан һәм алитам дигән баллаткычлар бар.

Алтын урталык булсын

Наталья Калинченко, та­биб-эндокринолог, медицина фән­нә­ре кандидаты:


– Даими кулланган очракта, шикәр алмаштыргычлар онкологик кебек күп кенә чирләрне барлыкка китерә икән, дигән имеш-мимешләр йөри. Әмма бу – фән­ни яктан расланмаган фи­керләр. Ас­партам шикәр алмаштыргычын кулланганда, саграк эш итәргә киңәш итәр идем. Ул фенилкетонурияле (акылга зә­гыйфь) кеше­ләр өчен зарарлы. Шулай ук аның составында метанол бар. Ул, организмга эләк­кәч, формальдегидка – агулы матдәгә әверелә һәм нерв системасына тискәре йогынты ясый. Әмма билгеләнгән куллану нормасын бозмаганда, борчылырлык урын юк.
Файдалырак булуына да карамастан, бөтенләй дә балсыз тормыш күңелсез инде ул. Иң яхшысы – һәрнәрсәдә чама хисен белү. Ул чакта шикәрнең дә, шикәр алмаштыргычларның да зыяны юк.

 

Этикетканы укыйбыз


Минем беркайчан да шикәр алмаштыргыч кулланганым булмады, диючеләр ялгыша. Азык-төлектә аның табигый булмаганнары, ягъни химия юлы белән алынганнары да булырга мөм­кин. Шуның өчен сатып алганчы, ризыкның язуын җентекләп укырга кирәк.

Е 420 Сорбит
Е 950 Ацесульфам
Е 951 Аспартам
Е 952 Цикламат
Е 953 Изомальтит
Е 954 Сахарин
Е 957 Тауматин
Е 958 Глициризин
Е 959 Неогесперидин (цитроза)
Е 965 Мальтит
Е 967 Ксилит

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 14, 31.01.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!