ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

Кино бар, тик татарча түгел...


Ниһаять, Татарстан кинематографиясе аякка басып килә.
Ник дигәндә, яшь режиссерлар да, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә көчле картиналар иҗат итәләр. Без моңа тагын бер кат X халыкара Казан мөселман кино­фестивалендә инаначакбыз.


Бу фикер фестиваль уңаен­­нан оештырылган брифингта яңгырады. Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина әйтүенчә, фестиваль  Татарстан режис­серларының уңышын ассызыклады. Ул: “Тулы метражлы документаль фильмнардан кала, бөтен номинациядә дә Татарстанда эшләнгән кар­тиналар бар”, – диде.


Халыкара мөселман кинофестивале 5-11 сен­тябрь­дә була. Быел анда 56 илдән 500 картина тәкъдим  ител­гән. Бразилия һәм Аргентина әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша икән. Шулай булса да, Бразилия фильмы камиллеге ягыннан аерым атап үтелде. Сүз уңаеннан, фестивальгә кабул ителгән  картиналарда үтереш, көч­ләү һәм сексуаль күренешләр юк. Алар барыннан да бигрәк мәдәниятләр аралашуы аша аралашу әдәбенә дигән шигарьгә туры китерелгән. Шулай итеп жюриның җиз иләгеннән 20 илнең 50 картинасы үткән. Шунысы да бар: боларның 90 проценты беренче тапкыр экранга чыга икән.


Кинофестиваль ике төп чарага – Россия һәм Татарстан күләмендә Мәдәният елы һәм Казанның төрки илләр мәдәни мәркәзе дип игълан ителүенә багышлана. Шулай ук быел Татарстан кинопрокатына 90 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Бу вакыйгалар барысы да фестиваль эчтәлегендә чагылыш табачак. Министр урынбасары әйтүенчә, бигрәк тә конкурстан тыш фильмнар номинациясе бай булырга ох­шаган. Монда яшь иҗат­чылар өчен махсус программа да бар. Анда иң күп картиналар – Татарстан режиссерларыныкы. Шулай ук Гыйрак фильмнары программасы, Бөекбритания картиналары да бар.


Журналистларның, соң­гы вакыттагы сәяси вакыйгалар фестивальгә чит ил кино белгечләрен җәлеп итүдә кыенлыклар тудырмадымы, дигән соравы да җавапсыз калмады. Оештыручылар, гуманлык принципларын алга сөрүче чарага сәяси вакый­галарның тәэсире булмаска тиеш, дип белдерде.
Юбилей фестивалендә элек җиңү яулаган картиналар күрсәтеләчәк, элеккеге жюри рәисләре дә чакырулы. Сүз уңаеннан, быел жюри рәисе – Төрекмәнстан режи­с­серы  Ходжакули Нарлиев. Аның популяр картина­лары­ның берсе – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча тө­ше­релгән “Маңкорт” фильмы.  Колачы киң, әмма бюджеты элеккечә фести­валь­нең: уз­ган елдагы кебек үк 15 миллионны тәш­кил итә.


Фестиваль  штабы элек­ке­чә үк “Родина” кинотеатрында кала. Шулай ук кайбер программалар “Мир”, “Киномакс”, “Киномечта” кинотеатрларында, ТР Халык­лар дуслыгы йортында узачак.


Шунысы бар, Татарстаннан тәкъдим ителгән 15 кар­тинаның берсе дә татар те­лендә түгел. Юкса дөнья­кү­ләм танылган режиссер Юрий Фетинг    “Бибинур” фильмын татар телендә тө­шерде. Кино дәвамында русча һәм инглизчә субтитр­лар баргач, бернинди дә аңла­шылмаучылык тумады. Киресенчә, татарча  аһәң картинаны баетты, милли рух бирде, дигән бәя алды. “Бибинур” әле дә төрле фестивальләрдә җиңүләр яулавын дәвам итә. Матур һәм уңышлы мисал бар, әмма аңа иярүчеләр генә табылмаган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 125, 27.08.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!