ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

//

Тымызык кына Ык ага

 

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы-публицист, Са­җидә Сөләйманова премиясе лауреаты Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов) белән оч­рашу узды. 2011 елда язучының “Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте” китабы күрмәүчеләр өчен “тавышлы” итеп язылды һәм тиз арада әдәбият сөючеләр күңелен яулады. Менә хәзер авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге туды.


– Күрү мөмкинлеге чик­лән­гән кешенең халәтен мин бик яхшы аңлыйм. Операция ясатканнан соң күпмедер вакыт күзләрне бәйләп йөрер­гә туры килде, ягъни сукыр кеше хәлендә идем. Менә шул вакытта Ходай тарафыннан бирелгән күрү сәләтенең никадәр зур байлык икәнен аңладым, – диде Мирсәй Гариф.


Азнакай районы Зур Сукаеш авылында дөньяга килгән, башта Ютазы районы Кызылъяр мәктәбендә, аннары Баулы урта мәктә­бен­дә белем алган егетне язмыш җилләре Себер якларына ташлый. 1965 –1970 елларда Томск шәһә­рендә төзүче-инженерлар институтында укый һәм архитектура кафедрасында эшкә кала. Соңрак Новосибирск төзүче-ин­же­нерлар институтында аспирантурада укый. Томск, Баш­корт­стан­ның Октябрьск шәһәр­лә­рендә өлкән, баш архитектор вазыйфаларын башкарып, үзен талантлы архитектор итеп күрсәтә. Башкортстанда Мирсәй Гариф татар-башкорт халык­лары­ның киләчәге өчен җан атучы милләтпәрвәр җәмгыять эшлеклесе буларак ачыла. Республикада беренче­ләр­дән булып татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра, Бөтентатар милли мәҗлесе (өченче чакырылыш) депутаты итеп сайлана.


Язучының табигый мохитебез, табигатебез киләчәге­нә битараф булмаган экологик белгеч буларак эшчән­леге дә зур ихтирамга лаек. 1990 нчы еллардан башлап “Экология” фәнни техник үзәгендә өлкән фәнни-хез­мәткәр вазыйфасын башкарып, Ык елгасы бассейнында 17 экологик экспедиция оештыра, елганың экологик хәленә багышланган очерк­ларын район, республика газеталарында бастыра. “Ты­мызык кына Ык ага” ди­гән китап чыгара. Ул – ха­лык­ара социаль-экология бер­ле­ге­нең региональ бү­леге рәисе.
Публицистик әсәрләре 1970 нче еллардан бирле Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкә матбугатында даими басылып, “Крас­ное знамя” газетасында штаттан тыш хәбәрче булып торса да, Мирсәй Гариф тулаем иҗат эшенә лаеклы ялга чыккач кына күчә. Бүген ул – ун­биштән артык китап авторы. Китапларының күбе­се татар һәм башкорт  халкы­ның кү­ренекле шәхеслә­ре­нең тормыш һәм иҗат юлына, Татарстан һәм Башкорт­станның шәһәр-авыллары тарихына багышланган. Язу­чының әле­ге өлкәләрдәге эзтабарлык хезмәте һәм тарихи ядкәр­ләребезне киң катлау укучыларга таныту буенча алып барган эшчәнлеге күр­мәү­челәрне аеруча сок­ландыр­ды. Очрашуда катнашучылар бу китаплар китап­ханәләргә дә килеп җитеп, күрмәүчеләр өчен махсус форматларда да басылсын иде дигән теләк белдер­де­ләр.


Ә инде “Мәңгелек мә­хәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте” әсәре хакында сөй­ләшә башлагач, кичә тагы да җанланып китте. Бу китапта Тукайның моңарчы укучыларга чагыштырмача аз мәгъ­­лүм булган яшерен мәхәббәте тасвирлана. Автор китапның язылу тарихына кагылышлы вакыйгаларга тукталды, китап битлә­реннән өзекләр укып китте. Ә очрашуда катнашучылар исә үз­ләренең әсәр турындагы фикерләрен әйттеләр.

Гөлүсә Закирова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 82, 07.06.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!