ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

“Тантана”: үпкәсез күңелле туй


Халыкара театр көнендә Казанда “Тантана” премиясе тапшырылды. Аның тарихы әле кечкенә, бары тик дүртенче тапкыр гына уздырыла, ә аңа игътибар арта бара. Чираттагы “Тантана” кемгә бирелер дигән сорау артистларның үзен дә, театрга мөкиббән киткән тамашачыны да кытыклап тора.

2-1  
Премия – иҗатка югары бәя ул  


Бу премияне Камал театры уйлап чыгарган иде. Башланган эш ярты юлда тукталып калмады, киресен­чә, аб­руе үсә генә бара. Шуңа күрә тамашага эләгәм димә, зал шыгрым тулы була. “Танта­на”ны театр әһелләре өчен чын-чынлап матур бәй­рәм буларак оештырырга тырышалар, быел да ул күтә­ренке кәеф белән, җылы атмосферадагы кичә буларак узды.


Быел премияне алуга өмет итеп 81 гариза тапшырылган, катнашучылар саны – 112, “Ел вакыйгасы” номи­на­ция­сенә 9 иҗат проекты тәкъдим ител­гән. Премияне алырга теләү­челәр күп булганга кү­рә, хөкемдарларга да эш өелгән, сайлап алу ике турда узган.


Хөкемдарлар составында булган “Сәхнә” журналы мөхәррире Земфира Гыйлметдинова соңгы елларда театрларның уңай якка үсе­ше күзәтелә, дип әйтә.


“Ел дәвамында респуб­ликаның барлык театрларына барып, аларның спек­такльләрен карыйбыз. Башка шәһәрләрдәге иҗат коллективларына “провинциаль театрлар” итеп карау тамырдан дөрес түгел. Алар Казан үзе көнләшерлек тамашалар куеп ята! Шуңа күрә “Бу нинди Минзәлә театры тагын?!” дигән төрткеле сүз­тезмә кулланыштан төшеп калырга тиеш. Театрлар үсештә, бу премияне булдыру да үз эшен башкаргандыр, үзара ярыш сизелә, яңачарак эшләргә омтылыш бар. Мә­сәлән, яшь режиссерларны эшкә җәлеп итәләр, ниндидер экспериментлар ясарга курыкмыйлар, заманча әдә­биятка да игътибар арта”, – ди Земфира.


Җиңүчеләрне билгеләү интригасын соңга кадәр сак­ладылар, аны төрле ишек­тән керә алган каләм ияләре дә белмәде, кемнең нинди номинациядә җиңгәне кичә вакытында билгеле булды.


“Ел вакыйгасы” номинациясе иң абруйлы дип санала, быел моңа М. Җәлил исе­мендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының сәхнә­сендә дөнья күргән “Алтын Урда” балеты лаек булды. Тел-теш тидерерлек түгел, чыннан да, искиткеч тамаша бу. Театр узган ел да “Муса Җәлил” операсы өчен бу номинациядә җиңүче иде.


“Намус һәм тугрылык” номинациясендә дә кем бү­ләкләнер икән дигән кызыксыну бар. Быел Татарстанның халык артисты Ирек Баһма­нов бүләкләнде. Яраткан артистыбыз, өлкән яшендә булуга карамастан, әле дә сәхнәдә уйный. Сәхнәгә Ирек абый, таягына таянып, бик ипләп кенә күтәрелде, зал аны аягүрә басып алкышлап каршы алды.


Моннан тыш камаллылар башка бүләкләргә дә сөенде. “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” номинациясендә   Г.Камал пьесасы буенча куелган “Банкрот” спектаклен­дә­ге Сираҗетдин роле өчен Радик Бариев бүләкләнде. Ис­кән­дәр Хәйруллинның бу әсәр­дәге Гарәфи роле, башкарган эше югары бәяләнде, ул “Иң яхшы эпизодик рольне башкаручы” дип танылды.


К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры да зур бүләккә ия булды. Театр “Гамлет” спектак­лен куеп, зур уңышка иреште. Эшләрен күрә белделәр: Гамлет ролен башкаручы Артем Пискунов “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңде.


“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендәге бүләк А.Баталов исемендәге Бө­гелмә дәүләт рус драма теат­ры артисткасы Наталья Бородинага тапшырылды. “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә җиңүгә Чаллы дәү­ләт татар драма театры лаек булды. “Дебют” номина­ция­сендәге бүләк­ләрне Качалов театры артистлары Виктор Шестаков белән Алена Козлова, Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театрыннан Гү­зәл Ягъфә­ровага тапшырдылар. Курчак театрының иң яхшы актеры дип Чаллы дәүләт курчак театры артисты Егор Митрофановны игълан иттеләр.


Җырчы Салават Фәтхет­диновның мәрхүм Шамил Закиров исемендәге премия оештыруы күбесе өчен кө­телмә­гәнрәк булды. Җырчы үзе юк иде, гастрольгә чыгып киткән, ләкин видеоязмада ул: “Бу премия татар театрына тугры булган, олы йөрәкле кешенең исеменә бәйле. Быел аңа 67 яшь булыр иде... Премиянең күләме дә аның яшенә туры килә”, – дип әйтте. Аңа Камал театрында озак еллар дәва­мында тегү цехы мөдире булып эшләүче Роза Байбикова лаек булды.


Гадәттә, премия тирә­сен­дә туган-тумачалык, дус-иш булу зур роль уйный, нәрсә яшереп торырга, әшнәлек юк түгел. Кайчак толерантлыкны яраткан республикада теге яки бу милләт вә­килләре үпкәләмәсен, татар яки рус төшеп калмасын, дип баланс саклап эш итү гадәте бар. “Тантана”да андый караш сизелми. Һәрхәлдә хө­кемдарларның объективлыкны сакларга тырышканы сизелә. Театр коллективы яки артист премиягә лаек икән, аның кайсы милләттән, нинди телдә уйнаган театр икәненә карамыйлар. Шулай булырга тиеш тә, күз буяу өчен премия тапшыру кемгә кирәк? Гап-гади күңел ачу өчен кичә ясаумы, әллә театр тамашалары, артистлар хез­мәте сыйфатының үсеше мөһим­ме? Икенчесе кадер­лерәк. Моны оештыручылар да, театрлар да яхшы аңлый дип ышанасы килә.


Номинацияләрдә җиңү­чегә тапшырылган премия күләме 50 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, премиянең күләме зур түгел. Ләкин моңа берсенең дә күңеле кырылганы турында ише­тергә дә, канәгатьсезлек белдергән кешене очратырга да туры килмәде. Ничек диләр әле, кәҗәсе түгел, мәзәге кызык. Күпләргә иҗатын вакытында күреп, югары бәяли белү дә кадерле. Хәер, оештыручылар “Тантана”га киләчәктә ига­нәчеләрне дә кызыктырып карамакчылар. Әлегә аны уздыру тулысынча дәү­ләт хисабына эшләнә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 45, 29.03.2014/)


Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр